Шахмат – ул уен да, көрәш тә, иҗат та кире кайтырга

Шахматы – это и игра, и борьба, и творчество!

30 март көнне Сәләт йортында Әдип Әлмир кубогына X шахмат турнирының йомгаклау этабы узды. Унынчы тапкыр үткәрелгән әлеге турнир быел янә яшь шахматчыларны бер өстәл артына җыйды.

Турнир тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уенының бүгенге югары технологияләр заманында да популярлыгын югалтмавын исбатлый. Бу уен белән мавыгучылар, турнирда үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Шахматчылар арасында турнирларда ел саен катнашып, зур уңышларга ирешкән яшьләр дә, уйнау осталыкларын әле беренче тапкыр гына күрсәтергә теләүчеләр дә бар иде.

Катнашучылар өчен Татарстан Республикасы Шахмат Федерациясеннән махсус кунак, шахмат буенча халыкара спорт мастеры Илдар Низамов остаханә уздырды.

Агымдагы елда Әдип Әлмир кубогына шахмат турниры 10 еллык күркәм юбилеен билгели. Шушы дәвердә Сәләт мохитендә шахмат уенын популярлаштыру, шахмат уйнауны активлаштыру, яшьләр арасында бу уенга кызыксыну уяту, шахмат казанышларын пропагандалау, уенны гадәткә кертү, күбрәк яшьләрне җәлеп итү, актив, сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм туплау юнәлешләрендә күләмле эш алып барылды.

Турнир ФИДА шахмат уеннары кагыйдәләре буенча үткәрелде. Әдип Әлмир кубогына X шахмат турнирының нәтиҗәләре шундыйрак:

– I кече төркем – һәвәскәр уенчылар (разрядсыз) арасында:

1 урын - Әхмәтшин Тимур

2 урын - Чурекеев Кәрим

3 урын - Васильев Иван


– I олы төркем – һәвәскәр уенчылар (разрядсыз) арасында:

1 урын - Тимеров Ислам

2 урын - Нәбиев Рүзәл 

3 урын - Салихов Әмир


– II кече төркем – разряды булган уенчылар (1-3 разрядлы) арасында:

1 урын - Абдуллин Әмир

2 урын - Хамидуллин Аслан

3 урын - Умаров Самир



– II олы төркем – разряды булган уенчылар (1-3 разрядлы) арасында:

1 урын - Рәхмәтуллин Сәлим

2 урын - Сычев Евгений

3 урын - Әмиров Динар

 

Барлык призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да зуррак җиңүләр телибез!