«Сәләт активы мәктәбе» сине көтә! кире кайтырга

«Школа актива Сәләт» ждет тебя!

18 - 22 ноябрь көннәрендә «Йолдызлы» базасында «Сәләт активы мәктәбе» узачак. Анда актив студентлар һәм мәктәп укучылары ел дәвамында уздырылучы «Сәләт» проектлары белән якыннанрак танышып, хәрәкәткә кушыла алачак.

«Сәләт активы мәктәбе» талантлы студентларның инициативаларын ачыклау һәм хуплау, төрле эшчәнлек төрләрендә сәләтләрен һәм мәнфәгатьләрен үстерүне тәэмин итү, ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру, Сәләт хәрәкәте кысаларында яшьләрне берләштерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Актив мәктәбе һәр уку елы башында тормышка ашырыла, ул инде эшләп килүче «Сәләт» Клубы проектларын башлап җибәрү белән туры килә. Күчмә мәктәп кысаларында җәйге аланнар, форум, фестивальләр, «Сәләт» берләшмәсе тарафыннан оештырылучы проектларга, чараларга катнашучылар туплана. Актив мәктәбе «Сәләт» Клубы кысаларында проектлаштыруда һәм актив эшчәнлек алып баруда кызыксынган студентлар өчен белем бирү характерына ия. Күчмә мәктәпнең нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар «Сәләт» Клубы кысаларында үз эшчәнлеген башлап җибәрә.

«Сәләт активы мәктәбе» - үз проектыңны булдыру, гамәлдәгеләренә кушылу өчен уникаль мөмкинлек!

Сылтама аша теркәл һәм иң текә оештыручылар командасына кушыл!