«Асылташ» Сәләт мәктәбе яңа укучыларын кабул итте кире кайтырга

Школа Сәләт «Асылташ» приняла новых учеников

«Асылташ» Сәләт мәктәбе яңа укучыларын кабул итте. 1 сентябрь 1 нче «Ә» сыйныф укучылары өчен тәүге тапкыр, дәрескә чакырып, кыңгырау чыңлады.

Асылташларыбызны Белем көне белән котларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге мөдире Энҗе Гыйззәтуллина, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов килде.

«Бүгенге Татарстанның һәм илебезнең барлык мәктәпләрендә яңгыраган барлык алкышлар Белем көненең төп каһарманнары – укучыларга, бигрәк тә алга, белем дөньясына бик зур адым атлаучы беренче сыйныф укучыларына багышлана!», – дип искәртеп үтте Тимур абый Сөләйманов котлау сүзендә. Укучыларга белем дөньясында булган барлык чиксез зур мөмкинлекләрен тулысы белән кулланырга кирәклеген ассызыклап узды ул һәм котлау сүзләрен җиткерде.

«Сәләт берләшмәсенең уңышлы эшчәнлеге турында безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда беләләр. Шушы уңышлы эшчәнлекнең бер «Асылташ» мәктәбе эчендә генә түгел, ә башка мәктәпләргә дә таралуы тагын да куанычлы» – диде үз чыгышында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге мөдире Энҗе Гыйззәтуллина.

«Сәләт» класслары һәм клублары «Адымнар» мәктәпләре базасында да уңышлы эшләп килә. Шулай ук яңа уку елында Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрендә ачылган мәктәпләрдә дә «Сәләт» класслары ачылды. «Сәләт-Адымнар» сыйныфларының гомуми саны артты.

«Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов «Асылташ» Сәләт мәктәбе укытучыларының бик көчле белгечләр булуын әйтеп үтте. «Өченче ел рәттән «Асылташ» Сәләт мәктәбебезгә беренче сыйныф укучыларын кабул итәбез. Биредә балаларга көчле укытучылар коллективы белем бирә. Укучыларның үсеше өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган» – диде ул үз чыгышында.

Асылташлар ел дәвамында мәктәптә уздырылучы зур чараларда катнаша. Гаиләләрнең бер-берсе белән якыннанрак танышуы, кызыксындырган сорауларына җаваплар табуы өчен күчмә сессияләр, төрле өлкәләрдәге танылган шәхесләр белән очрашулар оештырыла. Укучылар төрле концертларда, экскурсияләрдә, театрларда, музейларда, күргәзмәләрдә булды. Укучылар алга таба да Сәләт берләшмәсенең төрле проектларында һәм чараларында катнашып, белемнәрен тирәнәйтәчәк һәм яңа тәҗрибә туплаячак.

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән укучылар белем дөньясы белән танышуларын башлады инде, 2 нче, 3 нче «Ә» сыйныф укучылары исә, ныклы итеп, яңа уку елына аяк басты. Ул балалар өчен дә, аларның укытучылары һәм әти-әниләре өчен дә уңышлы, гомерлекә истә калырлык матур һәм яхшы булсын иде!