«Әнвәр Хәйри укулары» конференциясенең гаризалар кампаниясе эшчәнлеген башлап җибәрде! ← кире кайтырга
IX Республикакүләм «Әнвәр Хәйри укулары» яшьләр фәнни-гамәли конференциясенә гаризалар кабул итү башланды! Яшьләргә һәм мәктәп укучыларына тарихи-археологик өлкәгә кагылышлы фәнни-практик эшләрендә ярдәм итү, Биләр каласы тарихын фәнни өйрәнүгә һәм Биләрне дөньяга танытуга зур өлеш кертүче, татар дөньясы тарихында җуелмас эз калдыручы галим, сәлкешләрнең дусты һәм остазы Әнвәр Хәйри исемен мәңгеләштерү максатыннан оештырылучы конференциянең программасы үз эченә киләсе темаларны ала:
-
«Бөек Биләр каласы: тарих, бүген һәм киләчәк»;
-
«Бөек Биләр тирәсендәге авыллар тарихы» (тарихи язмалар, истәлекләр, риваятьләр);
-
«Әнвәр Хәйри мирасы»;
-
«Мин яратам сине, туган җирем» (мәктәп тарихы, авыл тарихы, урам тарихы һ.б.);
-
«Гаиләм тарихы» (шәҗәрә, гаилә белән бәйле булган истәлекләр);
-
Әнвәр Хайринең «Шәһре Бану – Шәрбән кыйссасы» исемле китабы нигезендә язылган докладлар.
Конференция эше 2 секция буенча оештырылган:
1. фәнни-гамәли секция:
- проблемалы-тикшеренү;
- проблемалы-рефератив;
- проблемалы-эзләү эшләре.
2. иҗади-гамәли секция:
- видеоролик (интервью, репортаж, видеоклип);
- үзең иҗат иткән шигырь;
- эссе.
Тулырак мәгълүмат проектның нигезләмәсендә.