Яңалыклар
Сәләт-Батыр 2014
<p style="text-align: justify;"> Сәләтнең башлангычы кайда дигән сорауга күпләр бик озак җавап эзлиләр. Ләкин кайберәүләр генә Сәләтнең башлангычы Кызыл Чишмә икәнен белә. Кызыл Чишмә ул – картадагы кечкенә генә нокта. Ләкин нәкъ менә әлеге авылда Әдип Әлмир дөньга килә. Кызыл Чишмә Чувашия Республикасының Батыр районында урнашкан кабатланмас бер авыл. Ул башка авыллардан искиткеч матур табигате һәм ярдәмел кешеләре белән аерылып тора. 2013нче елда биредә беренче тапкыр Сәләт-Батыр аланы уздырыла. Әлеге вакыйга биредә булган һәр сәлкешнең күңеленә онытылмаслык хатирә булып кереп кала. </p>
Татарстанда беренче тапкыр “Агыйдел” интеллектуаль иҗади төбәкара яшьләр форумы үтә
<p style="text-align: justify;"> 2014 елның 1 - 9 нчы август көннәрендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында беренче тапкыр “Агыйдел” интеллектуаль иҗади төбәкара яшьләр форумы узачак. Иҗади һәм уку-укыту сменасында Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең биш регионыннан 100 сәләтле укучы катнашыр дип көтелә. Форумның программасы катнашучыларны шәхес буларак тәрбияләү һәм мәктәптән тыш уку-укыту процессын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Форум Агыйдел елгасы буенда палаткалы шәһәрчек форматында үтәчәк. </p>
ТР Президенты «Сәләт» III яшьләр форумында!
<p style="text-align: justify;"> ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» III яшьләр форумында катнашты! </p>