Татар Википедиясе – Сәләт йортында кире кайтырга

Сәләт о и для Татарской Википедии

Википедия ул – эченә һәркем яза һәм куллана ала торган ирекле интернет-энциклопедия. Анын татар бүлеге дә бар. Биредә теләгән кеше үзенең фәнни язмасын калдыра, аудио-, медиа-файллар йөкли ала. Мәкаләләр саны буенча Татар Википедиясе Уэльс, Албания, Исландия телләре белән бер рәттә тора.

Бик тиздән Сәләт йортында (Островский ур., 23) яңа проект эшли башлаячак: яшь википедистларны үзләренең фәнни язмаларын башкалар белән дә бүлешергә өйрәтәчәкбез! Проектны үзе дә элеккеге сәлкеш, бүгенге көндә исә Сәләт ветераны Фәрхәт Фәтхуллин һәм аның командасы алып бара.

Кичә, ягъни 27-нче сентябрь көнне, Сәләт йорты хезмәткәрләре өчен беренче дәрес-лекция уздырылды. Аны Фәрхәд абый үзе һәм аның ярдәмчесе, ТИСБИ студенты Абдулла Хәмидуллин алып барды. Алар Сәләтлеләргә үзләренең эшчәнлекләре хакында сөйләделәр, яшь фәнчеләрне белемнәре белән уртаклашырга өндәделәр.

«Википедиянең максаты да дөньяның теләсә кайсы почмагындагы кешегә үзенә уңайлы телдә мәгълүмат бирүгә кайтып кала. Татар Википедиясе дигәндә, Википедиянең татар телле бүлеге күздә тотыла. Ул 2003-нче елның 15 сентябрендә теркәлү узды, ягъни, рәсми мөхиткә чыкты. Башта латин графикасы белән язылып бара иде, 2010-нчы елларда кириллица белән языла башлады. Бүгенгә биредә 70 меңгә якын татар телле мәкалә табарга була. Мин үземне википедист-китапханәче дип атыйм», - дип белдерде Фәрхәд Фәткуллин.

«Википедиядә һәр кеше үзенең яраткан темасын яктырта ала. Шәхсән миңа биология, техника, төрле илләр, география кебек темалар кызыклы», - дип дәвам итте сүзне Абдулла Хәмидуллин. Биредә «Сайланган мәкаләләр», «Бик яхшы мәкаләләр» һәм хәтта «Әкиятләр» бүлеге дә бар икән. Инглиз, төрек, гарәп һәм рус телләреннән тәрҗемәләр дә эленә.

«Мин үзем япон теленнән дә тәрҗемә итәм. Дәүләт телебез – рус теле бик зур бүлек булса да, барлык мәгълүмати спектрны да колачламый, шулай ук тәрҗемәләр таләп итә. Минем өчен Википедия язу яраткан шөгылем булып тора. Википедиягә очраклы рәвештә генә килеп эләктем. Биредә администратор дигән вазифа бар, алар башлап җибәрүчеләргә бик нык ярдәм итәләр. Мин дә алар ярдәме белән башлап җибәрдем. Монда язу җиңел дип әйтер идем, махсус катлаулы программалар белү дә кирәк түгел. Укучылар, кулланучылар саны буенча статистика да алып барыла. Киләчәктә җыр сәнгате хакында язасым килә», - дип планнары белән дә уртаклашты Абдулла.

Шулай ук бу турыда ТНВ каналы «Татарлар» тапшыруының киләсе чыгарылышларында карый аласыз. Әлеге проектта ничек катнашырга, ник катнашырга икәнлеге хакында киләчәктә әле сөйләрбез. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!