Тимур Сөләйманов: «Сәләтнең миссиясе – татар телен үстерү һәм саклау өчен мохит булдыру» кире кайтырга

Тимур Сулейманов: «Миссия форума «Сәләт» - создать среду для развития и сохранения татарского языка»

Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы быел 11 нче тапкыр узачак. Ул 26 июньнән 8 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә үтә. Форумга әзерлек турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Чарада Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары, «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Игорь Смирнов, ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ сменасының бию юнәлеше җитәкчесе, хореограф Венера Галимова катнашты.

«Форумның төп миссиясе – татар телен үстерү һәм саклау өчен мохит булдыру. Сәләткә килгәч, балаларда татар теленә карата кызыксыну уяна. Алар берләшмәнең җырларын тыңлыйлар, кызыклы шәхесләр белән танышалар, үзара татар телендә аралаша башлыйлар. Форумда балаларда телне өйрәнү мотивациясе барлыкка килә», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

2022 ел республикада Цифралаштыру елы дип игълан ителде. Министр сүзләренчә, балалар мәгълүмати технологияләр дөньясы белән танышачак. Форум кысаларында IT өлкәсен өйрәнү буенча профильле остаханәләр һәм уку-укыту мәйданчыклары планлаштырылган.

Айгөл Габдрахманова һәр катнашучының куркынычсызлыгына, рухи һәм психологик сәламәтлегенә аерым игътибар бирелүен сөйләде.

«Форумны оештыруга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Роспотребнадзор җәлеп ителгән. Без чатырлы лагерьләргә куелган барлык яңа таләпләргә һәм кагыйдәләргә яраклашабыз, – дип билгеләп үтте спикер. – Форум территориясендә катнашучыларның уңайлы һәм куркынычсыз яшәве, укуы һәм ял итүе өчен барлык шартлар да тудырылган. Быел янәдән экскурсияләр оештырылачак, форумда катнашучылар әйдаманнары белән бергә Биләрнең тарихи урыннарына бара алачак».

Айгөл Габдрахманова сөйләвенчә, форум территориясе ябык булачак, чит кешеләргә керү тыела.

«Сменаларда, гадәттәгечә, төрле яшь категорияләрендәге, күп өлкәләрдә уңышларга ирешкән, Татарстан Республикасы районнары, мәктәпләре, Россия төбәкләре укучылары, активистлары, Сәләт берләшмәсенең район мәктәп клублары лидерлары катнашачак», – дип билгеләп үтте «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Игорь Смирнов.

«ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ сменасы кысаларында тематик лабораторияләр оештырылачак, аларда катнашучылар, остазлар белән бергә, яңа иҗади проектлар әзерләячәкләр һәм аларны тәкъдим итәчәк», – дип сөйләде Венера Галимова. –Лабораторияләрдә катнашмаучы балалар өчен тематик мастер-класслар узачак».

Бу елның яңалыгы булып сменада катнашучы коллектив җитәкчеләре өчен махсус белем бирү программасы торачак.

Өченче смена СОЦИАЛЬ КҮНЕКМӘЛӘР БИЛӘР ФОРУМ кысаларында Сәләт «Асылташ» мәктәбе укучылары өчен «Асыл гаилә» проекты оештырылачак.

Быел Биләрдәге форумга Татарстанның атказанган артисты, «Голос» проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина, VKның социаль әһәмиятле проектлары юнәлеше җитәкчесе Денис Петраков, «Алтын битлек» милли театр премиясе иясе Нурбәк Батулла, нәфис гимнастика буенча спорт мастеры Анастасия Фәттахова, Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Ришат Әхмәдуллин, креатив продюсер Валерия Ким, хореограф, «Танцы» проекты катнашучысы Анна Дельцова, Татарстанның атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең гамәлгә куючы режиссеры Марина Ясельская, җәмәгать эшлеклесе һәм блогер Алинә Гималтдинова, режиссёр һәм сценарий авторы Тимофей Шарагин һәм башкалар килүе көтелә.

Һәр теләгән кеше, өеннән чыкмыйча гына, форумның онытылмаслык мохитенә чума алачак. «Җанлы Сәләт» (SeletLive) уникаль проекты Биләр территориясендә барган вакыйгаларны күзәтергә, яңалыклар белән онлайн-режимда танышырга мөмкинлек бирәчәк. Трансляцияләр Сәләтнең «ВКонтакте» һәм YouTubeтагы рәсми аккаунтларында алып барылачак.

Форум – Татарстанның йөзе булган проектларның берсе, Россия территориясендә дә, аның чикләрендә дә киң танылу алган истәлекле вакыйга. Ул белем бирү һәм IT-технологияләр өлкәсендәге тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу, шәхси һәм һөнәри сыйфатларны үстерү, иң әһәмиятле дөньякүләм фәнни-технологик һәм социаль трендлар белән танышу платформасы.

Форумның идеясе – интеллектуаль, иҗат белән кызыксынучы, мәдәни һәм рухи яктан камилләшергә теләүче яшьләрне берләштерүче үсеш мохите булдыру.

Сменаларның үткәрелү вакыты:

ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ –  26.06-30.06

ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ – 03.07-08.07

СОЦИАЛЬ КҮНЕКМӘЛӘР БИЛӘР ФОРУМ – 11.07-16.07

МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ – 20.07-26.07

МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИЛӘР ФОРУМ – 28.07-01.08

ЛИДЕРЛЫК БИЛӘР ФОРУМ – 04.08-08.08