Иҗат Биләр Форум катнашучылары кире кайтырга

Участники Иҗат Биләр Форум

Җәйнең иң креатив һәм иҗади сменасына читтəн торып сайлап алу этабын узган яшьләр исемлеге әзер!

Экспертлар комиссиясе форумга тапшырылган гариза, анда күрсәтелгән казанышлар həм видеоязмалар нигезендə форумда катнашу өчен иң сәләтле балаларны сайлап алды. Алда аларны тренинглар, иҗади очрашулар, түгəрəк өстəллəр, белем бирү остаханәләре, иҗади лабораториялəрдә катнашуны үз эченә алган XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы көтә.

Форумда төрле юнәлешләр буенча иҗади лабораторияләр булачак. Аларда катнашучылар остазлар белән бергә өр-яңа иҗади номерлар әзерләячәк.

Программа үз эченә заманча белем бирү форматларын, мәдәни чараларны һәм ТР һәм РФ экспертлары белән тематик лабораторияләрне ала. Форум кысаларында катнашучыларның җитәкчеләре өчен дә уку-укыту программасы каралган.

Сайлап алу этабын узучыларны котлыйбыз һәм Биләрдә көтеп калабыз. Форумда сезне онытылмаслык, иҗат тулы җәй һәм башка беркайда да булмаган Сәләт мохите көтә! Рәхим итегез!