Әзербайҗанда ИХО яшьләр форумының Евразия төбәк үзәге идарә советы утырышы узды кире кайтырга

В Азербайджане состоялось заседание борда правления Евразийского центра ОИС

22-23 гыйнварда Бакуда ИХО яшьләр форумының Евразия төбәк үзәге идарә советы утырышы узды. Анда «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова да катнашты. Сүз уңаеннан, ул оешмага нигез салынган 2018 елдан бирле идарә әгъзасы булып тора.

ИХО яшьләр форумының Евразия төбәк үзәге идарә советы утырышында узган елга йомгак ясалды һәм 2024 елга планнар корылды. Моннан тыш, 9-10 февральдә Истанбулда узачак ИХО яшьләр форумының генераль ассамблеясына әзерлек планы төзелде.

Сәфәр кысаларында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм Татарстан Республикасының Әзербайҗандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Морад Гаделшинның, шулай ук Әзербайҗанның Nayora яшьләр оешмасы активының эшлекле очрашуы узды, анда Айгөл Габдрахманова «Сәләт» берләшмәсенең тәҗрибәсе турында сөйләде, шулай ук биредә оешмаларның мөмкин булган хезмәттәшлеге турында фикер алышынды.

2007 елдан башлап, Сәләт ИХО яшьләр форумы эшчәнлегендә актив катнаша, 2012 елдан оешманың Россияне тәкъдим итүче рәсми әгъзасы, 2018 елдан - ИХО яшьләр форумының Евразия үзәге идарәсе әгъзасы булып тора, ә 2022 елда Казан - Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы статусына ия булды, аның кысаларында 72 илдән килгән 10 000 артык катнашучыны берләштергән 10 зур масштаблы чара уздырылды. Быел ИХО яшьләр форумына 20 яшь тула, ә Сәләт берләшмәсе үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасының ярдәме һәм ышанычы белән Сәләт, республика тәҗрибәсенә таянып, халыкара чаралар комплексы оештыру буенча актив эшли һәм яшьләрне халыкара яшьләр хезмәттәшлегенә җәлеп итә.