Бергәләп мәгълүмати технологияләр дөньясына чумабыз! кире кайтырга

Вместе погрузимся в мир информационных технологий!

22-26 июль көннәрендә Биләр музей-тыюлыгында X Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының бишенче сменасы – IT БИЛӘР ФОРУМ узачак.

IT БИЛӘР ФОРУМ мәгълүмати технологияләр кеше тормышының бөтен өлкәләрендә дә мөһим роль уйнавына ышанучыларны берләштерә. Форумның төп юнәлешләре: IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнес. Смена вакытында аларга кагылышлы профильле остаханәләр һәм мәгълүмати мәйданчыклар оештырылачак.

Белгечләр катнашында узачак дискуссия мәйданчыклары катнашучыларны мавыктыргыч цифралы дөнья белән генә түгел, эшмәкәрлек юнәлеше белән дә таныштырачак.

Форум катнашучылары – төбәк Сәләт клублары лидерлары, Татарстан Республикасының мәктәп яки район активистлары, башка төбәкләрдә үткән фән олимпиадалары һәм конференцияләрнең призлы урын ияләре яки Сәләт оешмасының профильле сменаларының берсенә сайлап алу этабын узган укучылар. 

Форумда мәгълүматны нәтиҗәле эзләү һәм эшкәртүнең актуаль инструментларына, инновацияле продуктларны тормышка ашыру һәм ясалма интеллект тудыруга багышланган профильле остаханәләр һәм уку-укыту мәйданчыклары эшләячәк.

Сменага спикер буларак чакырылган кунаклар арасында Татарстанның топ-блогеры, блогосфера һәм шәхси бренд буенча спикер, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Алинә Гималтдинова, продюсер, телевизион программалар режиссеры белгечлеге буенча Мәскәүнең телевидение мәктәбен тәмамлаучы Надежда Болдова, SkySmart онлайн-мәктәбе укытучыларын адаптацияләү бүлеге җитәкчесе, продукт-менеджер Дарья Бондарева, программалаштыручы, үз юнәлеше буенча Чикагоның Иллинойс университеты грантын отучы (University of Illinois at Chicago) Дарья Сабирова, видеомейкер Артем Пронин, Ozon мәгълүмат системаларын уйлап табучы Дмитрий Холодов, Мәскәү политехника университеты мөгаллимнәре бар. 

Форумда уку-укыту юнәлешеннән кала, спорт һәм мәдәни чаралар да үткәрелә. Смена барышында «Нәрсә? Кайда?  Кайчан?» интеллектуаль турниры узачак. Аны «Нәрсә? Кайда?  Кайчан?» телевизион уенында Бәллүр ябалак иясе Денис Галиәкбәров алып барачак. 

Быел Сәләт мохитенә өйдән чыкмыйча гына да чумарга мөмкин. «SeletLive» проекты форумдагы вакыйгаларны карап барырга, онлайн-режимда яңалыклар белән танышырга мөмкинлек бирә. Трансляцияләр форумның рәсми аккаунтларында: Инстаграм, ВКонтакте һәм YouTube видеохостингында алып барыла. IT БИЛӘР ФОРУМ дәвамында һәр көн 18:30да туры эфирга кушылырга мөмкин.