X Халыкара Сәләт уку-укыту форумының бишенче сменасы башланды кире кайтырга

В Билярске открылась пятая смена «Сәләт» – IT БИЛӘР ФОРУМ

22 июльдә Биләр музей-тыюлыгында X Халыкара Сәләт уку-укыту форумының бишенче сменасы башланды. Мәгълүмати технологияләр дөньясына багышланган IT БИЛӘР ФОРУМ 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк.   

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сүзләренә караганда, IT юнәлеше белән кызыксынган балалар өчен монда яңа мөмкинлекләр ачыла.

«Мәгълүмати технологиләр тормышның һәр өлкәсендә дә актуаль. 1994 елда беренче «Санак» аланын да IT юнәлешендә башлаган идек. Әлегә кадәр бу тема безнең форумнарда кызыл җеп булып сузыла. Балалар өчен ясалма интеллект технологияләре, ITның бизнес өлкәсендә, мәгарифтә чагылышы белән таныштыра торган остаханәләр, очраулар һәм дәресләр әзерләнә. Әлбәттә, бу кыска вакыт эчендә тулы мәгълүматны биреп бетереп булмый. Иң мөһиме – балаларда кызыксыну уяту. Сәләт – мөмкинлекләр мохите, дибез, һәм сәлкешләргә шул мөмкинлекләрне күрсәтү – төп максатыбыз».

IT БИЛӘР ФОРУМ мәгълүмати технологияләр кеше тормышының бөтен өлкәләрендә дә мөһим роль уйнавына ышанучыларны берләштерә. Форумның төп юнәлешләре: IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнес.

Белгечләр катнашында узачак дискуссия мәйданчыклары катнашучыларны мавыктыргыч цифралы дөнья белән генә түгел, эшмәкәрлек юнәлеше белән дә таныштырачак.

Форум катнашучылары – төбәк Сәләт клублары лидерлары, Татарстан Республикасының мәктәп яки район активистлары, башка төбәкләрдә үткән фән олимпиадалары һәм конференцияләрнең призлы урын ияләре яки Сәләтнең профильле сменаларына сайлап алу этабын узган укучылар. 

Форумда мәгълүматны нәтиҗәле эзләү һәм эшкәртүнең актуаль инструментларына, инновацияле продуктларны тормышка ашыру һәм ясалма интеллект тудыруга багышланган профильле остаханәләр һәм уку-укыту мәйданчыклары эшли.

Сменага спикер буларак чакырылган кунаклар арасында Татарстанның топ-блогеры, блогосфера һәм шәхси бренд буенча спикер, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Алинә Гималтдинова, продюсер, телевизион программалар режиссеры белгечлеге буенча Мәскәүнең телевидение мәктәбен тәмамлаучы Надежда Болдова, SkySmart онлайн-мәктәбе укытучыларын адаптацияләү бүлеге җитәкчесе, продукт-менеджер Дарья Бондарева, программалаштыручы, үз юнәлеше буенча Чикагоның Иллинойс университеты грантын отучы (University of Illinois at Chicago) Дарья Сабирова, видеомейкер Артем Пронин, Ozon мәгълүмат системаларын уйлап табучы Дмитрий Холодов, Мәскәү политехника университеты мөгаллимнәре бар. 

Форумда уку-укыту юнәлешеннән кала, спорт һәм мәдәни чаралар да үткәрелә. Смена барышында «Нәрсә? Кайда?  Кайчан?» интеллектуаль турниры узачак. Аны «Нәрсә? Кайда?  Кайчан?» телевизион уенында Бәллүр ябалак иясе Денис Галиәкбәров алып барачак.