БЕЛЕМ ДӨНЬЯСЫНА БЕРЕНЧЕ АДЫМ! кире кайтырга

В ПЕРВЫЙ РАЗ В ПЕРВЫЙ КЛАСС!

1 сентябрь – Белем көне – Сәләт өчен икеләтә бәйрәм! Бүген «Асылташ» мәктәбенең 1 нче «Ә» сыйныфына укырга 20 бала керде! 

Мәктәп бусагасы аша тәүге адымнарын ясаучыларны котларга Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге мөдире Энҗе Гыйззәтуллина, Казан шәһәре башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйхана Баһавиева, «Сәләт» Фондының Попечительләр советы әгъзасы, «Сәләт-Батыр» коммерциячел булмаган оешма директоры Җәлил Сөләйманов килде. 

«Бүген хис-кичерешләр тулы бәйрәм: бер яктан сөенеч, шатлык кичерсәк, икенче яктан бу көн безнең өчен бик дулкынландыргыч! Беренчеләр алдында бүген өр-яңа зур дөнья ачыла», – дип башлады Тимур абый Сөләйманов сүзен. Сәләт һәм 51 нче номерлы мәктәп арасындагы дуслык укучылар өчен зур мөмкинлекләр барлыкка китерүен искәртеп узды ул. «Шушы барлык булдырылган мөмкинлекләрне кулланыгыз. Белемгә, яңалыкка омтылыгыз, кызыксынучан булыгыз!» дигән теләкләрен җиткерде. 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге мөдире Энҗе Гыйззәтуллина асылташларга зур өметләр баглавы турында әйтте. «Безнең милләтебезгә чын мәгънәсендә зыялылар, белгечләр, галимнәр бик кирәк. Һәм сез аларның сафларын тулыландырырсыз дип ышанам. Сез – безнең киләчәгебез, өметебез» – диде ул үз чыгышында.

1 нче «Ә»нең сыйныф җитәкчесе Алинә Гатиятуллина балалар белән инде җәй тәмамланганчы ук танышырга өлгергән. «Укучылар бик актив, шат күңелле, яңалыкка ачык, шуңа да уртак телне бик тиз таптык, – ди ул. – Уку елына планнар зур. Беренче чиратта, алдыбызда балаларга яңа мәктәп тормышына җайлашырга ярдәм итү бурычы тора. Моның өчен Сәләт командасы үз эшләренең остасы булган һәм, иң мөһиме, балаларны яратучы педагогларны сайлап алды. Укучылар өчен кызыклы дәресләр, төрле юнәлешләр буенча остаханәләр булачак».

Шулай ук ел дәвамында әйдаманнар, «Асылташ» тьюторлары балалар белән бергә башка бик күп төрле чаралар да үткәрергә җыена. Укучылар һәм әти-әниләр өчен күчмә белем бирү сессияләре, театрларга, музейларга барулар булачак. Алар Сәләт берләшмәсенең төрле проектларында һәм чараларында катнашачаклар, шул рәвешле белемнәрен тирәнәйтеп, яңа тәҗрибә туплаячак.

Бәйрәм турытаягы иҗади номерлар белән дәвам итте. Беренче карлыгачлар – хәзерге 2 нче «Ә» сыйныфы укучылары әти-әни һәм укытучыларны «Асылташ» гимны белән сәламләде. Беренчеләр дә бу дулкынландыргыч көнгә әзерләнеп килгән. Алып баручы Ислам абый Валеев белән берлектә алар музыкаль битка үзләренең сөрәннәрен сөйләп күрсәтте. 

Укучылар өчен интерактив уеннар да әзерләнгән иде. Ә Сәләтнең дусты – Илназ абый Сафиуллин бәйрәм уңаеннан укучылар, әти-әни һәм укытучыларга җыр бүләк итте.