«Әйдаманнар ярышы 2017»: бәйге һәм катнашучылар турында кире кайтырга

«Әйдаманнар ярышы 2017»: ход конкурса, победители

20-нче - 23- нче октябрь аралыгында Биләр каласының «Фәнсар» үзәгендә «Әйдаманнар мәктәбе» проекты кысаларында, «Әйдаманнар ярышы» бәйгесе узды. Әлеге бәйге әйдаманнарның  җәйге сменаларда гына түгел, ә ел дәвамында актив эшчәнлек алып барулары хакында сөйли.

Берничә көн дәвамында конкурсантлар үз кураторлары белән «Беренче лига» һәм «Премьер-лига»ларга бүленеп бик актив эш алып бардылар.

Бәйгеләр беренче көнне үк башланып китте: аланнарда уен, үзеңне тәкъдим итү һ.б. Әйдаманнар үзләре хакында һәм Сәләт мохите турында бик кызыклы итеп сөйләделәр.

Беренче көн традицион шәмчек белән тәмамланды. Шуны искәртеп узабыз, шәмчек – бәйгенең бер өлеше булып торды.

Бәйгенең икенче көне исә «Топ-спикер» белән башланып китте. Монда катнашучыларның ораторлык осталыклары бәяләнде. Җәйге сменаларда төрле ситуацияләр вакытында үзеңне һәм командаңны дөрес бәяләү кебек мәсьәләләр күтәрелгән иде.

Көннең икенче өлеше катнашучылар өчен аеруча җаваплы иде. Алар «Педагогик ситуация»ләрдән чыгу юлларын эзләделәр. Һәрбер катнашучы «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов каршында имтихан тотты.

Программа кысаларында интеллектуаль яктан да сәләтләрен ачу максатыннан эссе яза белүләрен тикшерделәр. Моның өчен Казаннан махсус жюри да чакыртылган иде. 

Быел «Топ-спикер» бәйгесенең темалары бик үзенчәлекле икәнен дә әйтеп узарга кирәк. «Беренче лига» темалары: «Тылсым килә! Каршы ал!», «Әйдә..! », «Show must go on», «Беренче тапкыр булса да курыкмыйм». «Премьер-лига» темалары: «SOS», «Мизгелдән дә кыйммәтрәк...».

«Бәхетле мизгел»дә исә 1 минут эчендә үз талантыңны ачып күрсәтергә кирәк иде.

Конкурста катнашучылар 22-нче октябрь көнне  «Фәнсар» үзәгендә Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир белән дә очраштылар.

«Әлеге бәйге әйдаманнар бәйгесе дә түгел, аланнарда эшләү дә түгел, бу – сезнең тормышыгызда тагын бер баскыч. Сезгә карап сокланам һәм горурланам. Сез Сәләт дөньясын тулысы белән белгән кешеләр. Сезнең һәрберегез җиңүче! Һәрберегез үзенчә сәләтле, талантыгыз белән  уртаклашыгыз. Без бердәм, без көчле!» Теләгем шул: һәр очрашудан файда алыгыз. Яңа үрләр яулагыз. Безнең команда көчле, Сәләт көннән-көн үсә. Сезнең кебек көчле яшьләр безгә киләчәктә дә кирәк» - дип фикерен белдерде Әдип Әлмир.

Очрашу сорау-җавап форматында дәвам итте.

«Мин дә сезнең кебек актив идем. Лидерлык сыйфаты, минемчә, туганнан ук  күренә. 20 яшемдә мин отряд командиры булып, 40 кеше белән идарә иттем. Без төзелеш белән шөгыльләнә идек. Шул вакытта мин Сәләт яшьләр оешмасы төзермен дип бер дә уйламаган идем. Бүгенге көндә мин Сәләттә яшим! Һәр алан, һәр смена – үзе бер гаилә. Идеяләре ташып торган яшьләрнең уртасында торасым килә», – дип горурланып сүзен тәмамлады Әдип Әлмир.

 

«Әйдаманнар ярышы» бәйгесенең финалы 22-нче октябрь көнне үткәрелде. Сайлап алу этабыннан менә кемнәр узды: «Беренче лига» – Айзирә Кәримуллина, Фәйрүзә Латифуллина, Рушан Закиров, Гүзәл Сабирҗанова.  «Премьер-лига»да исә Айгөл Вәлиуллина, Ләйсән Сафина, Гөлия Имамова, Миляүшә Сираҗиева, Илюзә Шәвәлиева һәм Алмаз Габделбаров көч сынаштылар.

Һәр бәйгедә катнашучылар креатив идеяләрен тәкъдим иттеләр. Кемдер җыр иҗат итте һәм гитарага кушылып җырлады, кемдер үз исеменең беренче хәрефенә  тормышы хакында сөйләп узды.

 «Проект төзү» этабы быел җиңелләрдән түгел иде.  Һәркем алан программасын тәкъдим итәргә тиеш иде.

 Өч көн сизелмичә узып китте. «Әйдаманнар ярышы» проекты ахырында катнашучыларга сертификатлар һәм дипломнар тапшырылды.

 «Топ-спикер»да Айзирә Кәримуллина («Беренче лига»), Ләйсән Сафина («Премьер-лига») җиңүче булды.

«Шәмчек» номинациясендә яң яхшылар булып  Нияз Мурзаханов («Беренче лига) һәм Айгөл Вәлиуллина («Премьер-лига) табылды.

«Әйдаманнар ярышы»ның җиңүчеләре менә алар: Айзирә Кәлимуллина («Беренче лига») һәм Айгөл Вәлиуллина («Премьер-лига»). Премьер-лига призерлары исә Ләйсән Сафина (2-нче урын) һәм Миляүшә Сираҗиева (3-нче урын).

Котлыйбыз! Афәрин!

Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Лия Мифтахетдинова