Башҗитәкләр сәлкешләргә 92 бәхетле көн бүләк итәргә әзер! кире кайтырга

Завершилась «Школа руководителей» Сәләт!

Быелгы җәйдә профильле Сәләт аланнарын оештырачак башҗитәкләр 26 – 28 гыйнвар көннәрендә «Йолдызлы» Сәләтле балалар һәм яшьләр ял итү һәм уку үзәгендә «Башҗитәкләр мәктәбе»нең күчмә сессиясендә катнашты.

Сәләт берләшмәсенең иң мөһим проектларының берсе булган «Башҗитәкләр мәктәбе» үз өстенә җәйге профильле сменаларга команда әзерләүне ала.

Сәләтнең җәйге сменаларына башҗитәкләр командасын туплау максатыннан оештырылучы әлеге проектта катнашучылар ел дәвамында төрле юнәлештә эш алып баралар: сәләтле балалар белән эшли белү, командада үзеңне күрсәтү, Сәләт традицияләрен өйрәнү, принципларын белү, сәләтлеләр өчен төрле чаралар уйлап табу һәм уздыру, норматив-хокукый базаны өйрәнү.

«Башҗитәкләр мәктәбе» кысаларында уздырылучы уку-укыту программасының сыйфаты елдан-ел арта, быелгы күчмә сессиядәгесенеке дә искәрмә булмады. Директорлар, өлкән әйдаманнар һәм методистлар идарә итү, команда белән эшләү буенча тренингларда катнашты, сменага әзерләнү картасы, башҗитәк портреты, Сәләт платформасы белән танышты, педагогик очракларны чишәргә өйрәнде, алан программасын төзү нигезләрен үзләштерде, ачылу, ябылу тантаналары, турытаяклар һәм җыелышлар уздыру регламентлары, план-сетка төзү үзенчәлекләре, документлар, психолог белән эшләү, әти-әниләр белән аралашу, аланның мәдәни һәм уку-укыту программасын төзү, педагогик дизайн нечкәлекләренә төшенде.

Моннан тыш, башҗитәкләр үзара аланнарда эшләү тәҗрибәләре белән уртаклашты, быелгы җәйдә үзләрен бу рольдә тәүге тапкыр сынап караучыларга файдалы киңәшләрен бирде.

Башҗитәкләрнең бар игътибары Сәләтле җәйгә юнәлтелгән. Алар, һәр тренинг һәм остаханәдән максималь файда туплап, сәлкешләргә 92 бәхетле көн әзерләргә кереште. Шушы җаваплы эшләрендә уңышлар телибез!