Сәләт Йортында кызу дебатлар! Кем җиңү яулады? кире кайтырга

Жаркие дебаты в Доме Сәләт! Кто победил?
Пластик продукцияне куллану тыелырга тиешме? Профессиональ күнекмәләрне устерү өчен курслар үтү генә җитәме? Эшсезлек мәсьәләсен хәл итүдә яшьләр оешмалары нинди роль уйный?

Шушы һәм башка сорауларга ике караш: уңай һәм тискәре. Кем хаклы? Кем фикерен үтемлерәк җиткерә алыр?

«Безнең фикер» татар телендәге дебатлар лигасы кысаларындагы ICYF-ERC Беренче дебатлар чемпионатының финалы узды! 26-27 нче апрельдә командалар ярымфиналда көч сынашты. Катнашучылар бирелгән тема буенча ике позициягә аргументлар әзерләргә тиеш иде. Команданың һәрбер әгъзасына чыгыш өчен 2,5 минут вакыт бирелә. 

3 нче апрельдә дебатларның финалы узды. Җиңүчеләр белән таныш булыйк!

1 нче урын — «Саба, Сарман, Теләче һәм Чирмешән районнары җыелма командасы». 
 
2 нче урын — «Sabibo» командасы. 
 
3 нче урын — «Раушан тавышы» командасы.

Моннан тыш, иң шәп спикерларыбызны да билгеләдек. Алар: Хәбил Сәхәбиев, Айгөл Шакирова, Әдилә Шакирова, Гөлүсә Арикеева. Алар Сәләтне дебатларның халыкара этабында тәкъдим итәчәкләр. 

Котлыйбыз сезне!