Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы

Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы беренче тапкыр 1997-нче елда 120 бала катнашында уздырылган иде. Форум Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә (Казаннан 150 км), Татарстанның барлык районнарыннан, Рәсәйнең дистәләгән төбәгеннән, ерак һәм якын чит илләрдән килгән балалар һәм яшьләр катнашында үтә.

2014-нче елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов теләктәшлеге һәм Татарстан Республикасы Хакимияте ярдәме белән Форум үз кысаларында 5 меңнән артык сәләтле балаларны, актив яшьләрне, танылган фән, мәдәният, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләрен үз кочагына җыя.

Инде традициягә әверелгәнчә, ел саен форумның төп кунагы булып Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тора.

 «Сәләт – интеллектуаль үзәк, ул үзендә республикабыз һәм Рәсәйның сәләтле лидерларын туплый. Сез – илебезнең нигезе һәм киләчәге!» – дип Рөстәм Нургали улы.

Форумның идеясе үстерү мохит булдыруга барып тоташа, ул үзендә интеллектуаль иҗат белән кызыксынучы, мәдәни һәм рухи яктан баерга теләүче яшьләрне берләштерә. Форум – татар һәм рус телләре мохите, уку-укыту һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә һәм идеяләр уртаклашу платформасы.

Форум – инновацияләр һәм гореф-гадәтләр территориясе

Идел буе территориясендә яшәүче халыклар һәм татар халкы мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышу, өйрәнү; сәләтле шәхес тәрбияләү өчен мәгълүмати технологияләрне эшкә җигү, балаларны шәхес буларак тәрбияләү. Программада традицион чаралар белән беррәттән, мәдәни, ял итү, спорт һәм уку-укыту чаралары үрелеп бара. Сәләт Форумы – чын-чынлап татар һәм рус телләре дуслыгы мохите, чаралар ике җелдә дә алып барыла.

Форум – ресурслы аралашу территориясе

Форумда үзара элемтәнең барлык дәрәҗәләрендә дә ресурслы аралашу тудырыла: бу лагерьләр, чаралар, уку-укыту программаларында да чагыла. Программага эшләүнең интерактив формаларын кушу тәҗрибә уртаклашуга китерә, катнашучылар Форумның остаханәләрендә, очрашуларында уртак эш барышында камилләшә.  

Форум – үсеш һәм уңыш территориясе

Форумның программасы үзенә уку-укыту активлыкларының берничә дәрәҗәсен ала (шәхси, төркем, гомумфорум). Һәр дәрәҗә дә, үз чиратында, актив тормыш позициясе һәм уңышка ирешү өчен мотивация булдыруга, катнашучыларның ресурслы һәм шәхси үсешенә китерә. Форумның программасы катнашучы өенә әйләнеп кайткач та үз өстендә эшләргә җирлек калдыра.

2017-нче елда Президентыбыз кушуы буенча Форум 2 сменалык форматта узды.

Ике смена кысаларында да Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә мөмкин булган механизмнар турында фикер алышу, Татарстан Республикасы Һәм Рәсәйнең әйдәп баручы экспертлары, белгечләреннән остаханәләр булды, һөнәр сайлау лабораторияләре (биредә теләк белдерүчеләр JuniorSkills программасы һәм һөнәри компетенцияләр белән таныша алу) эшләде. Форум яшьләрнең интеллектуаль, иҗади һәм рухи потенциалын күрсәтү, кыю инновацион проектларны тәкъдим итү, мәдәниятара, буынара әңгәмә формалаштыру өчен уникаль мәйданчык булып тора.

2017-нче елдагы форумның 2 сменасында да өстәмә тема булып экология һәм тотрыклы үсеш торды.

Җитәкчелек