Сәләткә нур булган йолдызлар

Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсның максаты – талантлы яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтү.
Конкурс үз алдына түбәндәге бурычларны куя һәм гамәлгә ашыра:
– әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, аларга иҗади яктан камилләшүдә, үсүдә ярдәм күрсәтү;
– балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык һәм әдәби мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү;
– сәләтле яшь язучыларның игътибарын хәзерге заман татар әдәбиятына һәм татар халкының рухи мирасына юнәлдерү;
– талантлы язучы һәм «Сәләт» оешмасы катнашучыларының остазы танылган татар язучысы Флүс Латыйфиның исемен Сәләт мохитендә яңгырату һәм яшәтү;
– сәләтле яшьләрне Сәләт оешмасы проектларына җәлеп итү.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
– шигърият;
– чәчмә әсәр;
– балалар әдәбияты;
– драматургия;
– публицистика;
– әдәби тәнкыйт;
– «Бөек Биләр рухы яши күңелдә» (гаилә исеменнән коллектив гариза бирү рөхсәт ителә торган махсус номинация);
– «Мин горурланам» (Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган махсус номинация).
Конкурсның казыйлар шурасына Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары, танылган шагыйрьләр һәм прозаиклар, күренекле журналистлар һәм мәдәният эшлеклеләре керә. Конкурсның нәтиҗәләре баш казый имзалаган протокол белән раслана.
Конкурста 7 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган сәләтле мәктәп балалары һәм белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала.
⠀
Гаризалар 2 апрельгә кадәр кабул ителә. Конкурсның нигезләмәсе белән монда таныша аласыз.