«Сәләт» клубы
Сәләт клубы – төрле буын сәлкеш, әйдаман, башҗитәкләрне берләштерә торган даирә. Сәләт дөньясындагы һәр кеше – мәктәп укучысымы ул, Сәләт ветеранымы — Сәләт клубы әгъзасы булып санала. Клубның үз уставы, җитәкчелек органы (Корылтай) һәм җитәкчесе (Президенты) бар. Клуб үз эшчәнлеген «Фән» һәм «Дәрт» юнәлешләре кысаларында оештыра.
Проектның максаты – традицияләрне саклаган хәлдә яңалыклар кертеп, Сәләт оешмасының барлык катнашучыларын берләштерү.
Клуб үти торган бурычларга килгәндә, алар:
- Сәләт кешеләре өчен даими аралашу мәйданы булдыру, аларны берләштерү;
- Сәләт җәмгыятен агымдагы проектлар һәм программалар белән таныштырып бару;
- Сәләт дәүләтендә буынара бәйләнешләрне ныгыту.
Клуб 1995-нче елдан бирле ел әйләнәсе эшли. Сәләт дәүләтендәге һәр кеше Сәләт клубы әгъзасы санала. Татарстан территориясендә һәм Самара шәһәрендә Сәләт клубының берничә филиалы бар.
«Клублар» бүлеге

Җитәкчелек