Татарско-русский новый переводчик: Пушкина и Абсалямова знает, а что такое "кош теле" - пока нет
Узган атнада Казанда татарча-урысча һәм урысча-татарча өр-яңа интернет-тәрҗемәчене тәкъдим иттеләр. Проектны тормышка ашырган Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре әйтүенчә, «Татсофт» дип аталган әлеге сервис – әлегә дөньяда сыйфаты буенча иң яхшы урысча-татарча һәм татарча-урысча тәрҗемәче.
Рәсми рәвештә узган атнада гына тәкъдим ителсә дә, чынлыкта бу тәрҗемәче җәй көне үк эшли башлаган иде инде. Аны аерым сүзләрне тәрҗемә итү өчен кулланып та караганым булды. Тик ул вакытта белеп бетерми идем әле: «Татсофт» (translate.tatar) нейрочелтәрләр технологиясе нигезендә эшли икән, ягъни бер телдән икенче телгә компьютер программасы ярдәмендә тәрҗемә итә, машина тәрҗемәчесе булып санала. Машина тәрҗемәчесе – сүзлек түгел. Ул аерым сүзләрне түгел, ә җөмләләрне, тулы бер текстны тәрҗемә итү өчен көйләнгән. Сүзнең берничә мәгънәсе булырга мөмкин бит. Машина аны контекстка карап тәрҗемә итә. Эзләү системасына кертелгән барлык җөмләләр дә машинаның «хәтере»ндә саклана: яңа җөмләнең тәрҗемәсен эзләгәндә, машина шул «хәтере»ндәге сүзләрне барлый һәм үзе истә калдырганча тәрҗемә итеп бирә. Татарча-урысча аерым сүзлекләр байтак булса да, тулы җөмләләрне тәрҗемә итә торган программаларыбыз белән әллә ни мактана алмый идек әле. Машина тәрҗемәчесе булып санала торган бер «Яндекс. Тәрҗемәче» генә бар иде. Анысының да татар телен «белүе» ташка үлчим дәрәҗәсендә генә – бу хезмәттән файдаланып караганнар белә инде. Хәзер менә бер генә түгел, ике машина тәрҗемәчесе бар, дип сөйли алабыз.
«Татсофт»ны гамәлгә ашыру рәсми рәвештә 2014нче елда башланса да, ТР Фәннәр академиясе академигы, техник фәннәр докторы, профессор Җәүдәт Сөләйманов: «Әлеге тәрҗемәчене ясауга 30 елга якын вакыт китте», – диде. Шулай булгандыр да. Ә инде сөйләшүдән эшкә күчү 2014нче елда – Татарстан казнасыннан акча бүлеп бирелгәч башланган. «2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырылган проект ул «Татсофт». Димәк, эш кушылган, акчасы бирелгән, эш эшләнгән. Ә хәзер, республика тарафыннан финанслау тукталгач, проект «катып калмасмы» соң? Бу сорауны Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Хөсәеновка бирдем. Тәрҗемәче «катып калмасын» дисәң, аны актив рәвештә кулланырга кирәк, ди. Кулланучы булса, тәрҗемәченең кирәге булачак. Ә кирәккә акча да табыла.
Айдар Хөсәенов әйтүенчә, хәзергә «Татсофт» 1 миллионлап пар җөмләне «белә», ягъни машина хәтерендә шуның хәтле җөмлә бар. Дөнья күләмендә караганда, бу бик кечкенә сан. Гадәттә, актив кулланыла торган машина тәрҗемәчесе 10-15 миллионлап пар җөмлә белергә тиеш. «Татсофт»ның сүзлек запасын баету өчен, сервистан файдаланырга кирәк – шул гына.
Тәрҗемә итү өчен, translate.tatar сайтына кереп, җөмләне язарга һәм «тәрҗемә ит» дигәнгә басарга кирәк. Шунда ук җөмләне тыңлап та карарга мөмкин. Татарча тәрҗемәне Камал театры артисты Рамил Вәҗиев укуын танып була. Урысча тәрҗемә хатын-кыз тавышы белән «сөйләшә». Әгәр тәрҗемә сезгә ошамый яисә аны дөрес түгел дип саныйсыз икән, «дизлайк», ягъни аска карап торган баш бармак рәсеменә басарга кирәк. Шуннан соң бу җөмлә махсус базага эләгә. Белгечләр аны тикшерә һәм, җөмлә дөрес тәрҗемә ителмәгән дип тапсалар, машинага дөрес тәрҗемәне «өйрәтә». Шул рәвешле тәрҗемәче камилләшә барачак дигән сүз. Әгәр тәрҗемә варианты ошый икән, «лайк»ка (өскә карап торган баш бармагы) басасы.
Киләчәктә тәрҗемәче сөйләмне язмача текстка әйләндерә алачак, дип ышандырды проект авторлары. Монысына журналистлар бигрәк тә сөенде. Интервью алганда күпчелек очракта урысча сөйлиләр бит. Башта диктофоннан тыңлап урысчасын язабыз, аннары татарчага тәрҗемә итәбез – татар журналистикасында язмалар шулай туа. Ә «Татсофт» сөйләмне язмача текстка әйләндерергә «өйрәнсә», безнең дә эшебез җиңеләер иде.
«Татсофт» җөмләләрне исендә калдыра, дидек. Пушкинның «Я помню чудное мгновенье…» дигән шигырен «белә» икән инде – урысчадан татарчага дөрес тәрҗемә итте. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләре»н дә «белә» булып чыкты. Ә менә «Мин кош теле яратам» дигәнне «Я люблю птичий язык» дип тәрҗемә итте. «Дизлайк»ка бастык, якын арада белгечләр машинага кош теленең нәрсә икәнен аңлатыр, дип өметләник. Гомумән, машинаны фразеологик әйтелмәләр, мәкальләр, турыдан-туры тәрҗемә ителми торган сүзтезмәләр белән таныштырырга кирәк әле.
Үзебез дә берничә шигырьне тәрҗемә итеп карадык. Чагыштыру өчен, «Татсофт»та гына түгел, «Яндекс. Тәрҗемәче»дә дә тәрҗемә иттек.
Уңыш җыелды,
Аккошлар китте.
Матур көз ае –
Октябрь җитте.
«Яндекс. Тәрҗемәче» яхшыра башлаган. Менә болай дип тәрҗемә итте:
Уборка урожая,
Лебеди ушли.
Красивая осень –
Конец октября.
Грамматик хаталар булса да, сүзләре дөрес тәрҗемә ителгән. Тик менә «октябрь җитте» дигәне генә никтер «конец октября»га әйләнгән. Аннары шушы ук шигырьне яңа тәрҗемәче «Татсофт»та язып карадык. Менә нәрсә килеп чыкты:
Жалко удачи.
Лебеди ушли.
Красивая осень –
Наступил октябрь.
Машина «уңыш» дигәнне автоматик рәвештә «удачи» дип тәрҗемә итте, ә «жалко» дигәнне каян табып чыгаргандыр – анысы аңлашылмый. Тәрҗемә ошамый дип, «дизлайк»ка бастык. Лингвистлар моны күреп алып, машинага дөрес тәрҗемәне «өйрәтер» дип ышанабыз. Ә «октябрь җитте» дигәнне бу тәрҗемәче дөрес аңлаган үзе.
Урысчадан татарчага да тәрҗемә итеп карадык. Бу очракта да гади генә шигырьне алдык:
Осень наступила,
Высохли цветы,
И глядят уныло
Голые кусты.
«Яндекс. Тәрҗемәче» бик үк тулы булмаган, төгәлләнеп бетмәгән тәрҗемә чыгарды:
Көз җитте,
Чәчәкләр кипте,
Һәм карый моң
Куаклар.
Ә менә «Татсофт»ның тәрҗемәсе бу очракта камилрәк булып чыкты:
Көз җитте.
Чәчәкләр кипкән,
Һәм моңсу карыйлар
Шәрә куаклар.
Кыскасы, оештыручылар «Татсофт»ны «дөньядагы иң сыйфатлы урысча-татарча тәрҗемәче» дисә дә, программасын камилләштереп бетерергә кирәк әле. Ә бу безнең үз кулыбызда. Һәрберебез translate.tatar сайтына кереп, бер генә җөмлә тәрҗемә итеп карасак та, ул җөмлә машинаның «хәтере»ндә сакланачак, димәк, «Татсофт»ның сүзлек запасы да артачак дигән сүз. Телне саклауны дәүләткә, законнарга, митингларга гына ышанып калдырмыйча, актив куллануга ышансак, дөресрәк булыр иде.
Фәнзилә МОСТАФИНА
«Безнең гәҗит»