«Ярышның иң авыр мизгеле – ул үз-үзең белән көрәшү» кире кайтырга

«Әйдаманнар ярышы» проверяет на прочность весь твой опыт и знания»
Җилкәннәр җилдә, ә әйдаманлык осталыгы ярышта сынала!

18-22 ноябрь көннәрендә «Фәнсар»да «Әйдаманнар ярышы» узды. Узган җәйдә Сәләт аланнарында эшләгән, тәҗрибә җыйган 40 абый һәм апа әйдаманлык осталыгын сынады.

Катнашучылар ике лигага бүленде: «Премьер-лига»да 26, «Беренче лига»да 14 әйдаман ярышты. Конкурс дәвамында кызлар һәм егетләр педагогик очракларны чиште, сөрәннәр язды, шәмчекләр үткәрде, тест узды – гомумән, әйдаманнар өчен 20гә якын бирем әзерләнгән иде.

«Өч көн ярыш нәтиҗәсендә һәр лигадан 4 финалист сайланды. Финалда алар сәхнәдән төшмәделәр, дисәк тә була! Шул кыска вакыт эчендә финалистлар 10 төрле бирем үтәде», – дип сөйли Сәләтнең яшьләр белән эшләүче белгече Аяз Ханафин.

Һәр әйдаман өчен дулкынландыргыч мизгел – җиңүче исемен игълан итү. Быел «Беренче лига»да беренчелеккә Алмаз абый Яруллин лаек булды. «Премьер-лига» җиңүчесе дип Лилия апа Гатина табылды!

«Ярышка килү белән курку хисе дә туды. Булдыра алырмынмы? Миңа ышанган кешеләрнең өметләрен аклармынмы? Башта шундый хисләр биләп алды. Ярышның иң авыр мизгеле – ул үз-үзең белән көрәшү. Никадәр кыен булса да, шул мизгелдә көчеңне җыеп, бер адым алга атласаң – җиңүче булачаксың. Ярыштан үткән кеше ярышка кадәргесеннәң күпкә аерыла. Үсешеңне сизәсең», – ди Алмаз абый Яруллин.

Хис-кичерешләре белән «Премьер-лига» җиңүчесе Лилия апа Гатина да уртаклашты.

«Әйдаманнар ярышы»нда катнашып җиңү яулагач, апам (Гөлназ Гатина – «Әйдаманнар ярышы 2019» җиңүчесе) бу конкурсның кабатланмас һәм һәр кеше өчен зур тәҗрибә булуын гел әйтә килде. Үземнең көчемне дә сынап карарга булдым. «Әйдаманнар ярышы», чыннан да, бөтен әзерлегеңне, тәҗрибәңне тикшерә, сәләтеңне бар яклап ачарга мөмкинлек бирә. Сәхнәдән үз исемемне ишеткәч, шундый сөендем! Куелган көч, әзерлекнең нәтиҗәсе булуына ихлас шатлык һәм Сәләткә шушындый мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт хисе иде күңелдә. «Ел әйдаманы» дигән исемне йөртү – иң зур бүләк һәм җаваплылык, миңа калса».

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Ә бүләкләү инде тиздән, VII «Сәмрух» Ел премиясендә булачак.