«Сәләтле җәй»гә рәхим ит! кире кайтырга

Добро пожаловать в «Сәләтле җәй»!

Сәлкешләр һәм аларның әти-әниләре бигрәк тә зарыгып көткән яңалык: «Сәләтле җәй - 2025» ял итү кампаниясе үз эшчәнлеген башлап җибәрде!

Һәр баланың үзенә ошаган профильле аланны сайлау һәм шушы юнәлешне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге бар. Җәйге аланнарның исемлеге белән Сәләтнең рәсми сайтында танышырга мөмкин, гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә.

«Сәләтле җәй – 2025» ял итү кампаниясе кысаларында, гадәттәгечә, профильле сменалар, төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланы, XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы һәм «Иске Казан» җыены планлаштырыла.

2024 елның җәендә Сәләт берләшмәсе тарафыннан Татарстан, Чувашия, Башкортстан һәм Кырым Республикаларында 30 профильле алан уңышлы уздырылды. Бу вакыт эчендә Сәләт аланнары һәм Форумнарында 14000 нән артык кеше ял итте, алар белән 500 дән артык әйдаман эшләде. Шулай ук, халкыбызның тарихын өйрәнү, туган телне саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар уздырылды.

«Сәләтле җәй» ял итү кампаниясенә әзерлекле кадрлар җәлеп ителәчәк. Сәләт бу эшне ел әйләнәсе алып бара. Кадрлар әзерләү максатында «Әйдаманнар мәктәбе», «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Укытучылар мәктәбе» уздырыла. Аларның эшчәнлегендә 700 дән артык кеше катнаша. Барлык Сәләт аланнарында, проектларында катнашырга теләүче әйдаманнар өчен махсус онлайн- һәм офлайн-дәресләр оештырыла. «Башҗитәкләр мәктәбе» кысаларында методистлар өчен уку-укыту программасы уздырыла, шулай ук медиа-белгечләр өчен «Медиа мәктәбе» үткәрелә. Аланнар өчен сыйфатлы программа әзерләү көздән үк башланды.

Бу җәйне Сәләттә бергә үткәрик!