Эльмаддин Мехтиев: «ИХО илләренең яшь эшмәкәрләр форумы бик кирәкле» кире кайтырга

Эльмаддин Мехтиев: «Форум молодых предпринимателей стран ОИС очень важен»

16-нчы май көнне, югары технологияләр өлкәсендәге «IT-парк» технопаркында, ИХО илләренең II Казан яшь эшмәкәрләр форумының рәсми ачылыш тантанасы булып узды. Биредә  тынычлык һәм килешү Федерациясе советы әгъзасы Павел Красноруцкий, РФнең Дәүләт Думасы Федераль җыелышы депутаты Марат Бариев, ОИК Яшьләр форумы Генераль Сәркатибенең ярдәмчесе Эльмаддин Мехтиев, ТРның Инвестиция үсеше оешмасы җитәкчесе Талия Миңнуллина, югары технологияләр өлкәсендәге «IT-парк» технопаркы директоры Антон Грачев, ТРның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин кебек мөхтәрәм кунаклар да катнашты.

Форумның беренче көне бик күңелле үтте. Быел чарага Ислам хезмәттәшлеген оештыручылар рәтенә кергән 20 илдән катнашучылар җыелды. Яшьләр эшләре буенча «Росмолодежь» Федераль оешмасы җитәкчесе Сергей Поспелов  белән очрашу уздырылды. Катнашучылар Сергей Валерьевичка үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук югары технологияләр шәһәре – Иннополиста булырга өлгерделәр.

Эльмаддин Мехтиев сүзләренчә, ИХО илләренең яшь эшмәкәрләр форумы бик мөһим роль уйный. «Беренчедән, Форум дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыра, икенчедән, үз эшен башларга җыенучы эшмәкәр өчен бер дигән старт булып тора. Өченчедән, катнашучыга проекты өчен кыска вакыт эчендә инвесторлар табарга ярдәм итә», - дип белдерде ул.

Ачылу тантанасыннан һәм берничә «Networking Sessions»-дән соң катнашучылар өчен Александр Еремеевтан «Customer Development» уку-укыту сессиясе башланып китте. Сессия барышында Форум катнашучылары шәхси эшеңне ачып җибәрүнең гади серләрен чишә алдылар. Мисалга, кеше үз эшен ачарга уйлагач, нинди продукт җитештереп булачагын уйлый. Ә бит ул, беренче чиратта, сатып алучыны кайгыртырга тиеш: аларга нәрсә белән кызыксына, нәрсә кирәк? Төп фикер катнашучыларга шуны аңлату иде. Уку-укыту программасыннан соң «Татарстанга рәхим итегез!» исемле мәдәни чара башланып китте. Биредә катнашучылар Татарстан Республикасының тарихы хакында кызыклы мәгълүмат туплый алдылар.

ИХО илләренең II Казан яшь эшмәкәрләр форумының Медиа-үзәге