«Сәләт — Олимп» аланында имтиханнарга һәм олимпиадаларга әзерлән! кире кайтырга

Готовься к экзаменам и олимпиадам на смене «Сәләт — Олимп»!

Уңышлы нәтиҗәләргә ирешү өчен имтиханнарга һәм олимпиадаларга алдан әзерләнә башларга кирәк. Әзерлек файдалы һәм күңелле узсын дисәң, «Сәләт — Олимп» аланына кил! 

30 октябрь - 5 ноябрь көннәрендә «Йолдызлы» базасы яңа белемнәргә омтылучы иң сәләтле 2 - 11 сыйныф укучыларын берләштерәчәк. 

Сменада сәлкешләрнең шәхес буларак үсешенә юнәлдерелгән сыйфатларын: креативлык, иҗтимагый активлык, коммуникатив күнекмәләр һәм позитив фикерләүне үстерүгә аерым игътибар бирелә.

Сменаның юнәлешенә бәйле рәвештә, уку-укыту программасы кысаларында түбәндәге дәресләр уздырыла:


- рус теле;

- математика;

- инглиз теле; 

- әйләнә-тирә дөнья; 

- җәмгыять белеме.

Уку-укыту программасы белән беррәттән, сменада мәдәни программа һәм спорт чаралары да оештырыла. 

«Сәләт — Олимп» аланында сәлкешләрнең үсеше һәм фән олимпиадаларына әзерлеге, тикшеренү, анализ һәм креатив фикерләү күнекмәләрен үзләштерүе өчен барлык шартлар да тудырылган. 

Гаризалар сылтама буенча кабул ителә.