М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе конференциясенең II этап катнашучылары исемлеге әзер! ← кире кайтырга

М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең Х Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясенең II этап катнашучылары исемлеге әзер!
Конференция Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды тарафыннан «Сәләт» яшьләр үзәге дәүләт бюджет учреждениясе белән берлектә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы һәм Казан федераль (Идел буе) университеты катнашында үткәрелә.
Аның төп максаты - Татарстан Республикасы укучыларының фәнни потенциалын ачыклау һәм үстерү.
Конференциянең бурычлары:
- фән юнәлешендә сәләтле укучыларны билгеләү;
- иҗади һәм интеллектуаль ярыш аша укучыларны төрле фән өлкәләренә җәлеп итү, кызыксындыру, активлаштыру;
- интеллектуаль-иҗади эшчәнлекне популярлаштыру, укучылар арасында фундаменталь һәм гамәли фәннәргә кызыксыну тудыру;
- фәнни тикшеренүләргә кызыксыну уяту, катнашучыларны төрле юнәлештәге фәнни мәктәпләргә җәлеп итү (математика, информатика, лингвистика, медицина, икътисад, биология, археология);
- фәнни-тикшеренү институтлары, югары уку йортлары галимнәрен мәктәп укучылары белән фәнни эшләр башкаруга җәлеп итү, үз фәннәренә карата балаларда кызыксыну уяту мөмкинлекләре тудыру;
- мәктәп укучылары башкарган фәнни эшләрнең җитәкчесе яисә консультанты буларак катнашучы укытучыларның фән белән кызыксынуын арттыру һәм фәнни активлыгын үстерү;
- укыту процессында укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлекләренә бәйле мәгариф программаларын һәм методикаларын үстерү;
- татар телен фундаменталь һәм гамәли фәннәр өлкәсендә актив куллану өчен мотивацион шартлар тудыру.
Киләсе этапка узучы яшь галимнәрне 30 апрель көнне Сәләт йортында көтеп калабыз. Уңышлар телибез!