Март турында кыскача! кире кайтырга

Коротко о марте!

Язның беренче ае җылы кояш нурлары белән бергә истәлекле чаралар һәм шатлыклы мизгелләр алып килде! Әйдәгез, март аен янәдән искә төшереп, нәтиҗәләр ясыйк!

·   «Сәләтле җәй - 2025» гаризалар кабул итү кампаниясе старты

Сәлкешләр һәм аларның әти-әниләре бу яңалыкны бигрәк тә зарыгып көтте! «Сәләтле җәй - 2025» ял итү кампаниясе үз эшчәнлеген башлап җибәрде! Җәйге аланнарның исемлеге белән Сәләтнең рәсми сайтында танышырга мөмкин, гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә. Бу җәйне Сәләттә бергә үткәрик!

·    «Тамырлар» музыкаль концерты

3 март көнне К.Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә гаҗәеп «Тамырлар» музыкаль концерты узды! Бу кичәдә безнең яраткан шагыйребез Сөләйманның шигырьләренә Сәләт фестивале җырының авторы, композитор Роза Мөхетдинова иҗат иткән «Тамырлар» кантатасы күренекле артистлар һәм «La Primavera» оркестры башкаруында яңгырады. Әлбәттә, барлык сәләтлеләр бу истәлекле чарадан читтә калмады. Музыкаль вакыйга һәрбер тамашачының күңелендә якты тирән эз калдырды.

·   Төбәк «Сәләт» клублары өчен ХXI гамәли уку-укыту семинары

17- 21 март көннәрендә «Йолдызлы»да Төбәк «Сәләт» клублары өчен ХXI гамәли уку-укыту семинары узды. Язгы гамәли уку-укыту семинары – ул клубларның аерым бер вакыт эчендә башкарган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясау, хисаплар әзерләү, алга таба уздырырга планлаштырылган проектларын тәкъдим итү мәйданчыгы. 4 көн дәвамында катнашучылар башка клублар белән бергәләшеп, бер-берсенең тәҗрибәсен үзләштереп, командаларда эшләделәр. Чакырылган экспертлар һәм клуб кураторлар тарафыннан әзерләнгән лекцияләр, тренинглар, остаханәләрдә катнаштылар.

·   М.И.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе һәм «Олимп» аланының язгы сменасы

Иң сәләтле балалар язгы каникулларында Сәләт аланнарына җыелды! Күңелле һәм яңа белемнәргә бай каникуллар «Олимп» аланында һәм «Фәнсар» мәктәбенең язгы күчмә сессиясендә башланып китте. «Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе фән олимпиадаларында һәм конференцияләрдә актив катнашучы 8-11 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелсә, «Олимп» аланының язгы сменасы 1-11 сыйныф укучыларын язгы каникуллар вакытында олимпиадалар һәм имтиханнарга әзерләү белән беррәттән күңелле ял иттерде. Имтиханнарга һәм олимпиадаларга нәтиҗәле әзерлек, рухландыргыч остаханәләрдә яңа күнекмәләр үзләштерү, күңелле чаралар – бу сүзләр нәкь «Фәнсар» һәм «Олимп» турында!

·   Яз – яңа мөмкинлекләр, яңа үрләр яулау вакыты!

Март ае җитү белән Флүс Латыйфи исемендәге Республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсына, М. И. Мəхмүтов исемендəге «Фəнсар» мəктəбенең Х Республикакүлəм фəнни-гамəли конференциясенә һәм «Санак» уку-укыту лабораториясенең язгы күчмә сессиясенә гаризалар кабул ителә башлады! Нигезләмәләр белән «Сәләт»нең рәсми сайтында таныша аласың. Гаризаңны тизрәк тутырып җибәр!

·   «Фәнсар – Алмагач» фәнни-гамәли проект конференциясе

«Алмагач» мәктәбендә оештырылган фәнни-гамәли проект конференциясе чын мәгънәсендә фән бәйрәменә әверелде! Конференциядә төрле юнәлешләрдә бик кызыклы һәм фәһемле чыгышлар тәкъдим ителде. Һәр чыгыш - яңа белем, яңа ачыш! Компетентлы жюри әгъзалары эшләргә карата фикерләре һәм киңәшләре белән дә бүлеште. «Алмагач» мәктәбе укучыларының тырышлыгы, әзләнүләре һәм иҗади якын килүләре сокландыргыч иде!

·   «Сәләтле җәй» марафоны

«Сәләтле җәй - 2025» ял итү кампаниясенә әзерлек кысаларында «Сәләтле җәй» марафоны үз эшчәнлеген актив алып бара. Ай дәвамында Сәләт йортында аланнар төрле чаралар оештырды: «Мирах» интеллектуаль клубы «Рухият» аланы белән берлектә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены, «Тел» аланы - «Кичке тел» музыкаль квизы, «Азнакай» аланы - «Азнакай» фатирнигы, «Раушан» аланы остаханәсе , «Җисем» аланы - «Җисемле сәяхәт» кичәсе. Шулай ук Сәләт аланнары «Алмагач» мәктәбе белән шактый күп очрашулар уздырды, укучыларны Сәләт дөньясы белән якынрак таныштырып, аларга күңелле остаханәләр оештырды. Сәләтлеләр шулай ук «ТНВ» телеканалы тапшыруларында, «Болгар» һәм «Саф» радиоларының эфирларында «Сәләтле җәй - 2025» турында сөйләде.

·    «Яшь йөрәкләр» театр лабораториясе дәресләре (ай дәвамында)

Театр сәнгате белән кызыксынучылар өчен лаборатория дәресләре үз эшчәнлеген дәвам итте. Катнашучылар «Луиза…» дип исемләнгән мәхәббәт тарихына нигезләнгән спектакль әзерләде. Йомгаклау спектакленең премьерасы 2 апрель көнне 18:00 сәгатьтә Шәрык клубында узачак. Безнең белән бер дулкында бул!