Гыйнвар турында кыскача! кире кайтырга

Коротко о январе!

Гыйнвар ае ахырына якынлаша, ел башында узган мөһим вакыйгаларны бергәләп искә төшерик!

·       «Санак» уку-укыту лабораториясенең кышкы күчмә сессиясе (02.01-08.01)

«Санак» уку-укыту лабораториясе катнашучылары 2025 елны Сәләттән башлап җибәрде. Алар программалаштыру серләренә төшенде, роботлар җыйды, җырлады, биеде, рәхәтләнеп ял итте.

·       Кышкы «Раушан» профильле Сәләт аланы (03.01-09.01)

Интеллектуаль смена сәлкешләренең ялы шулай ук бик файдалы һәм күңелле үтте, иң шәп егетләр һәм иң шәп кызлар ялларын бер атна дәвамында «Йолдызлы»да, кышкы «Раушан»да үткәрде.

·       Кышкы «Рухият» профильле Сәләт аланы (10.01-16.01)

Иҗади алан сәлкешләре биредә хореография, вокал, театр юнәлешләре буенча бай уку-укыту программасы белән танышты, төрле активлыкларда катнашты һәм рәхәтләнеп ял итте.

·       Сәләт «Алмаз» Бизнес-мәктәбенең гаризалар кабул итү кампаниясенең старты (12.01)

Сәләт «Алмаз» Бизнес-мәктәбе катнашырга теләүчеләрнең гаризаларын кабул итә башлады. Әлеге проектта катнашу – төрле заманча һөнәрләрнең аерылгысыз өлеше булган эшкуарлык күнекмәләренә өйрәнү, тәҗрибәле эшмәкәрләрдән белем алу, «Алмаз» җәйге сменасына бушлай юллама оту мөмкинлеге!

·       Х «Сәмрух» ел премиясенең сайлап алу этаблары: «Ел кулдашлары», «Ел методисты», «Ел аланы» номинацияләре (14.01-16.01) һәм «Сәләт җырлый» (11.01-18.01)

Катнашучылар үз номинацияләре буенча Сәләт йортында үз чыгышларын күрсәтте, алар ел дәвамында ирешкән уңышлары һәм эшчәнлекләренең нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Мәртәбәле жюри әгъзалары финалистларның чыгышларын бәяләде һәм җиңүчеләрне билгеләде. Җиңүчеләрнең исемнәрен исә, 19 февраль көнне, «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасында беләчәкбез.

·       «Җәйне хәтерләтә мизгелләр» фатирнигы (24.01)

Дуслар, гитара, һәр сәләтле яттан белгән җырлар, чынлап та, бу фатирник кәефне күтәрү һәм җәйге көннәрнең җылысын тою өчен иң яхшы чара! Сәләтлеләр күптән күрешәсе килгән дуслары, яраткан әйдаманнары, баәҗитәкләре белән Сәләт йортында очрашты, кичә җылы мизгелләргә бай булып узды.

·       Республикакүләм «Медиа мәктәбе» проектының күчмә сессиясе (24.01-26.01)

«Медиа мәктәбе» сезнең яраткан аланыгызның эшчәнлеген һәм булачак чараларын беренчеләрдән булып сезгә яктыртучы СММ-белгечләр әзерләде. Алар танылган остазлар белән очрашты, мавыктыргыч остаханәләрдә катнашты һәм СММ сферасының серләренә төшенде.

·       Республикакүләм «Башҗитәкләр мәктәбе» проектының күчмә сессиясе (24.01-26.01)

Аланның эшчәнлеге иң беренче башҗитәкләрдән башлана һәм алар инде сезнең онытылмаслык җәй үткәрергә әзер!

·       Республикакүләм «Әйдаманнар мәктәбе» проектының күчмә сессиясе (26.01-31.01)

Һәр елны аерым түземсезлек белән көтеп алынган чараларның берсе ул - «Әйдаманнар мәктәбе»! Бу елны да ул җәйгә бик күп абый-апалар, чын әйдаманнар әзерләде.

·       «Яшь йөрәкләр» театр лабораториясе дәресләре (ай дәвамында)

Театр сәнгате белән кызыксынучылар өчен лаборатория дәресләре үз эшчәнлеген дәвам итте. Катнашучылар махсус дәресләр һәм тренингларда катнашты, театр сәнгатенең үзенчәлекләрен өйрәнде.