Йөрәкләрдә яңгыраган моң! ← кире кайтырга

3 март көнне К.Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә гаҗәеп «Тамырлар» музыкаль концерты узды! Бу кичәдә безнең яраткан шагыйребез Сөләйманның шигырьләренә Сәләт фестивале җырының авторы, композитор Роза Мөхетдинова иҗат иткән «Тамырлар» кантатасы күренекле артистлар һәм «La Primavera» оркестры башкаруында яңгырады.
«Тамырлар» – ул тарихыбызны хөрмәтләү, бүгенгебезне кадерләү һәм киләчәгебезгә өмет белән карау! «Тамырлар» кантатасы - татар халкы язмышы турында музыкаль-шигъри уйлану ул.
Кантатаның нигезенә шагыйрь Сөләйманның шул исемле поэмасы салынган. Кантата сәнгать осталарының тулы бер буыны башкаруында яңгырады. Алар арасында-La Primavera Казан дәүләт камера оркестры, Әлфия Җаппарова җитәкчелегендәге «Хыял» камера хоры, И.Әүхәдиев исемендәге Музыка көллияте хоры, солистлар Резедә Галимова, Идрис Газиев, Фәридә-Алсу дуэты. Шигырьләрне нәфис сүз осталары Фәнис Җиһаншин, Роберт Ибәтуллин һәм Гөлзада Сафиуллина укыдылар.
Әлбәттә, барлык сәләтлеләр бу истәлекле чарадан читтә калмады. Музыкаль вакыйга һәрбер тамашачының күңелендә якты тирән эз калдырды.