Х «Сәмрух» ел премиясенә гаризалар кабул итү башланды! ← кире кайтырга
«Сәмрух» премиясе 2015 елдан башлап, Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, Сәләт проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү максатыннан оештырыла. Республикакүләм «Сәмрух» ел премиясе түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- «Ел алан укытучысы»
- «Ел форум башҗитәге»
- «Ел клуб кураторы»
- «Ел клуб җитәкчесе»
Премия дүрт этапта уздырыла:
1 этап – «Гаризалар кабул итү».
Катнашучылар гаризаны расланган формада www.selet.biz сайтында тутыралар һәм портфолиоларын Оештыру комитетына җибәрәләр. Вакыты – 2024 елның 20 ноябренә кадәр.
2 этап – «Катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы».
Катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу. Премиянең Оештыру комитеты катнашучының гаризасын карый һәм аны түбәндә билгеләнгән критерийлар нигезендә бәяли. Катнашучының киләсе этапка узу-узмавы җыелган баллар санына карап билгеләнә. Игътибар! Барлык номинацияләрдә дә катнашучыларның соңгы ике елда ирешкән уңышларына бәя бирелә. Вакыты – 2024 ел, 24 ноябрь - 4 декабрь.
3 этап – «Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу».
Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә, аның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу. Катнашучының чыгышы нәтиҗәләре буенча экспертлар составы баллар куя. Алар беренче этап баллары белән кушыла. Биремнәрнең формасын һәм эчтәлеген экспертлар билгели. Экспертлар, нәтиҗә ясаганда, катнашучыларның читтән торып сайлап алу этабында туплаган балларын да исәпкә алырга хокуклы.
Конкурс уздырылуга 5 көн кала, уздырылу урыны, вакыты һәм конкурсның эчтәлеге хакында хәбәр ителә. Вакыты – 2024 елның 5 декабреннән 2025 елның 16 гыйнварына кадәр.
4 этап – «Тантаналы рәвештә премияне тапшыру».
2025 ел, февраль – лауреатларны һәм премиянең җиңүчеләрен бүләкләү. Тантананы үткәрү датасы һәм вакыты Оештыру комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә хәбәр ителә. Көтелмәгән шартлар килеп чыккан очракта, Оештыру комитеты премиянең уздыру этапларын үзгәртергә мөмкин.
Премия Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.
Тулырак мәгълүмат нигезләмәдә.
Гаризаларыгызны көтеп калабыз!