«Фәнсар» мәктәбенең фәнни-гамәли конференциясе сәләтле яшь галимнәрне үстерә! кире кайтырга

Научно-практическая конференция школы «Фәнсар» растит талантливых молодых ученых!

30 апрель көнне Сәләт йортында М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең Х Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә II этапка сайлап алынган иң яхшы фәнни эшләр тәкъдим ителде, катнашучылар өчен файдалы очрашулар уздырылды, хөрмәтле эксперт советы хисаплары нигезендә нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләр һәм лауреатлар бүләкләнде!

Конференциягә фәнни эшләр түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителде:

1.  Галәм, Җир шары һәм табигатькә караган фәннәр (физика, химия, биология, экология)

2. Кеше һәм җәмгыять турындагы фәннәр (икътисад, социология, педагогика,  психология, татар теле, татар әдәбияты, тарих)                               

3. Тасвирлау,  модельләштерү фәннәре  һәм гамәли фәннәр (семиотика, математика, информатика). 

Быел М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе конференциясенә Татарстан Республикасы районнарыннан һәм күрше регионнардан 90 нан артык эш кабул ителде, аларның 62 се киләсе этапка узды, 15 се җиңүче исеменә лаек булды.

Республикабызның мәшһүр галимнәре катнашучыларның эшләренә бәя бирде, конференциянең җиңүчеләрен билгеләде, яшь галимнәргә үз киңәшләрен җиткерде.  Җиңүчеләргә дипломнар, партнерларыбыздан истәлекле бүләкләр, аларның фәнни җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.

М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең Х Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләре исемлеге.

Афәрин! Зур җиңүегез белән барыгызны да котлыйбыз, барлык катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.