Өр-яңа гимназия, мөхтәрәм кунаклар, беренче кыңгырау чыңлавы: «Асылташ» Сәләт мәктәбендә Белем көне булып узды кире кайтырга

Новая гимназия, почетные гости, первый звонок: в школе Сәләт «Асылташ» прошел День знаний

Быелгы Белем бәйрәме «Асылташ» Сәләт мәктәбе укучылары өчен аеруча истәлекле, чөнки бүгеннән алар өр-яңа «Ачыш» гимназиясендә белем алачаклар.

Биредә балаларның рәхәтләнеп белем алуы, шәхес буларак формалашуы, сәләтләрен үстерүләре өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган: заманча җиһазландырылган сыйныфлар, күпфункцияле актлар залы, спорт залы, спорт мәйданчыклары, бассейннар, иркен ашханә.

Тәүге тапкыр өр-яңа гимназиянең бусагысын атлап керүче укучыларның нинди шартларда белем алачагы белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да танышты.

Булачак журналистлар, инженерлар, тел белгечләре, йөзүчеләр, шахматчылар, музыкантлар мәртәбәле кунакларга «Ачыш» гимназиясендә булдырылган уңайлыклар турында сөйләде.

Мөхтәрәм кунаклар гимназиянең инфраструктурасын бик югары бәяләде. «Бу мәктәп үрнәк булып тора. Ел саен күп мәктәпләр төзелә, ләкин алар һәрберсе бик үзенчәлекле. Безнең бөтен тырышлыгыбыз балаларга уңайлы шартлар тудыру», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм укучыларга уңышлы уку еллары теләде.

Укучыларга котлау сүзләрен Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да җиткерде: «Яңа уку елы уңышлы, бәхетле, тыныч булсын, балалар безне сөендереп кенә торсыннар! Биредә аларның укуы, үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган».

ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов гимназиянең бар яклап та килгән булуын билгеләп үтте. «Алдынгылар» хәрәкәте, «Сәләт» хәрәкәте «Ачыш» мәктәбе укучыларына уку дәверендә дә, дәресләрдән тыш та үз-үзләрен ачарга, күрсәтергә, үсәргә ярдәм итәчәк. Сезнең һәрберегез сәләтле, үзенчәлекле! Сезнең шушы сәләтегезне ачу - «Ачыш» мәктәбенең төп максаты», - дип ассызыклады ул.

«Сәләт» сыйныфлары һәм клублары «Адымнар» мәктәпләре базасында да уңышлы эшләп килә. «Сәләт» сыйныфлары укучыларының Белем бәйрәме Актаныш, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә булып узды. «Сәләт-Адымнар» сыйныфларының гомуми саны артты.

Асылташлар ел дәвамында Сәләттә һәм мәктәптә уздырылучы проектларда, чараларда катнаша. Гаиләләрнең бер-берсе белән якыннанрак танышуы, кызыксындырган сорауларына җаваплар табуы өчен күчмә сессияләр, төрле өлкәләрдәге танылган шәхесләр белән очрашулар оештырыла. Укучылар төрле концертларга, экскурсияләргә, театрларга, музейларга, күргәзмәләргә йөри. Асылташлар яңа уку елында да Сәләт берләшмәсенең төрле проектларында һәм чараларында катнашып, белемнәрен тирәнәйтәчәк һәм яңа тәҗрибә туплаячак.

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән укучылар белем дөньясы белән танышуларын башлады, ә 2 нче, 3 нче һәм 4 нче «Ә» сыйныф укучылары исә, ныклы итеп, яңа уку елына аяк басты. Ул балалар өчен дә, аларның укытучылары һәм әти-әниләре өчен дә уңышлы, гомерлекә истә калырлык матур һәм яхшы булсын иде!