Шахмат турнирына чакырабыз! кире кайтырга

Определяем лучшего шахматиста!
7–17 яшьлек сәләтлеләр, Әдип Әлмир кубогына VIII шахмат турнирында катнашырга чакырабыз!

Турнир ФИДА шахмат уеннары кагыйдәләре буенча үткәрелә. Ярышлар ике төркемдә уздырыла:

I төркем – һәвәскәр уенчылар (разрядсыз); 
II төркем – разряды булган уенчылар (1-3 разрядлы).

Турнир онлайн һәм офлайн этапларда узачак. Онлайн этап 16 нчы мартта lichess.org платформасында үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча иң шәп 50 уенчы офлайн этапка сайланып алыначак. Ул 22 нче мартта Сәләт Йортында (Казан шәһәре, Островский урамы, 23 нче йорт) үткәреләчәк.

Турнирның аудиториясе елдан-ел киңәя. Узган ел турнирга Татарстанның 30 районыннан 700дән артык гариза килде. 56 уенчы сайлап алу турына үтте, 50се финалда көч сынашты.

НИГЕЗЛӘМӘ