«Сәмрух» ел премиясенең сайлап алу этаплары сәләтлеләрне кабат бергә жыйды кире кайтырга

Отборочные этапы ежегодной премии «Сәмрух» вновь собрали сәләтовцев вместе

Сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә республикакүләм «Сәмрух» ел премиясенең сайлап алу этаплары Сәмрух кошына лаеклы яшьләрне ачыклады. Сәләтлеләр өчен бу чара еллык эшнең нәтижәсен күрсәтү чарасы буларак та иң мөһимнәрнең берсе булып тора. Премиянең максаты: Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, Сәләт проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү. Традицион рәвештә һәр номинациядә катнашырга теләк белдерүчеләр техник сайлау нигезендә финалга уза һәм икенче этапта белгечләргә үз чыгышларын тәкъдим итә, интеллектуаль белемнәрен күрсәтә.

Быел «Сәмрух» ел премиясендә барлыгы 18 номинация: «Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел кулдашлары», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел методисты», «Ел директоры», «Ел аланы», «Ел клубы», «Ел остазы», «Ел партнеры», «Сәләт җырлый», «Форум башҗитәге», «Сәләт стипендиясе», «Без рәхмәтле», «Бер дулкында», «Сәләт классы», «Ел клуб кураторы», «Ел клуб укытучысы» буенча җиңүчеләр билгеләнде. Барлык номинацияләрдән 100 гә якын гариза кабул ителде.

«Ел әйдаманы» «Әйдаманнар ярышында», «Ел клубы» төбәк «Сәләт» клублары өчен гамәли уку-укыту семинарында билгеләнсә, «Ел сәлкеше», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел методисты», «Ел директоры», «Ел кулдашлары», «Ел аланы» номинацияләренең сайлап алу этаплары Сәләт Йортында узды. Мәртәбәле жюри әгъзалары финалистларның чыгышларын бәяләде һәм җиңүчеләрне билгеләде.

Соңгы булып “Ел аланы” номинациясенең сайлап алу этабы узды. Барлыгы 7 алан Сәләт йортында үз чыгышларын күрсәтте, алар ел дәвамында ирешкән уңышлары турында, аланнарының үзенчәлеге һәм эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Чыгышларны махсус чакырылган казыйлар бәяләде: ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Раушан Зарипов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйзәтуллина, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, IX Сәләт клубы президенты Айгөл Габдрахманова, Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды генераль директоры Элина Насибуллина, Филология фәннәре кандидаты, «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе Диләрә Якубова.

Җиңүчеләрнең исемнәрен исә, 19 февраль көнне, «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасында беләчәкбез.
Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!