«ВКонтакте» компаниясе вәкиле Андрей Мурашев форумның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде һәм балалар белән социаль челтәрнең яңа трендлары турында сөйләште кире кайтырга

Представитель компании «ВКонтакте» Андрей Мурашев оценил уровень подготовки форума и обсудил с детьми новые тренды соц.сети

Бу көннәрдә Биләр музей-тыюлыгы территориясендә «Сәләт» форумының бишенче сменасы - Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии /Information Technologies) уза. Смена мәгълүмати технологияләргә багышланган. Чакырылган белгечләр катнашындагы тыгыз уку-укыту программасы кысаларында катнашучылар алдынгы IT-технологияләр һәм трендлар белән танышачак.

Быел форумда «Вконтакте» социаль челтәре вәкилләре булды. Сәләтне федераль форумнар белән чагыштыру, сыйфатлы контент эшләү һәм социаль челтәрләрнең популяр форматлары турында без ВКонтакте уку-укыту проектлары менеджеры Андрей Мурашев белән сөйләштек.

Элегрәк сез күп кенә уку-укыту форумнарында спикер булып чыгыш ясадыгыз. Сәләт нәрсәләр белән истә калды?

Минем бу форум турында күп ишеткәнем булды, ләкин шәхсән аны беренче тапкыр күрдем. Биредә уникаль мохит һәм уку-укыту процессына зур хөрмәт белән караучы гаять иҗади балалар. Сәләт федераль форумнарга бөтенләй охшамаган - минем башка беркайда да мондый эчтәлекне һәм техник әзерлекне очратканым булмады. Боларның барысын да күргәч, бик тәэсирләндем. Турыдан-туры эфирлар студиясенең эшен аерым билгеләп үтәсем килә - кыр шартларында студияне техник яктан мондый дәрәҗәдә җиһазландыру бик кыен.

Остаханәләрдә нинди темалар кузгатылды?

Кичә без ВКонтактеда контентны популярлаштыру алгоритмнары һәм аның белән эшләү ысуллары турында сөйләштек. Шулай ук без катнашучылар белән аларның нинди көчле яклары булуы һәм моны социаль челтәрләрдә ничек чагылдырырга мөмкин икәнлеге турында фикер алыштык.

Бүген мин креатив идеяләргә зур басым ясадым. Без кыска вертикаль роликлар форматын җентекләбрәк тикшердек, чөнки соңгы вакытта без контентның бу форматына тренд күрәбез. Без балалар белән төп низамәтләрне өйрәндек, сторителлинг турында сөйләштек, бераз фикер алыштык һәм социаль челтәрләрдә Сәләт форумы өчен рубрикалар турында уйладык. Мәсәлән, күп кенә балалар форум эшенә волонтерлар, оештыручылар күзлегеннән карау, территориягә зур булмаган күзәтү ясау кызык булыр иде дип сөйләделәр.   Кемдер клипларда кичке чараларны яктырту, сәлкешләрнең ничек әзерләнүләрен күрсәтү идеясен тәкъдим итте.

Минемчә, видеоның мондый форматы форумда катнашучылар арасында бик популяр булырга мөмкин. Алар аны социаль челтәрләргә куячак, видео таралачак һәм форум турында уңай фикер тудырачак.

Сәләткә тагын бер тапкыр килергә теләр идегезме?

Әйе, мин бик шат булыр идем. Икенче юлы IT-сменада тулы бер иҗади лаборатория оештыру әйбәт булыр иде - минем уйлавымча, сәлкешләр белән безнең дәресләр өчен бу формат идеаль туры киләчәк - балаларга үз проектларын ясарга мөмкинлек бирү шәп булачак. 

Форумнан соң катнашучылар идеяне үзләре белән бергә алып кайтып, үз мәктәпләрендә яки көллиятләрендә тормышка ашыра һәм алга таба да үстерә алыр иде. Ә без, белгечләр һәм остазлар буларак, файдалы киңәшләр бирә алыр идек.

Сез үсеп килүче контент булдыручыларга нинди киңәшләр бирә алыр идегез?

1.Әгәр сез социаль челтәрләр өчен контент булдырырга җыенасыз икән, сезгә платформаның функционалын җентекләп өйрәнергә киңәш итәм: анда нәрсәләр эшләргә мөмкин, ә нәрсәләр - юк. Нинди контентка игътибар итәргә кирәклеген аңлау өчен алгоритмнарның эшен дә өйрәнергә кирәк. Мәйданчык үзе нәрсәне яхшырак популярлаштырачак.

Бу теләсә нинди мәйданчык өчен актуаль, ләкин, мәсәлән, ВКонтактеда сез, безнең рәсми төркемгә язылып, яңалыкларны күзәтә аласыз. Анда мәкаләләр, подкастлар һәм видеоязмалар сериясе бар, аларда без һәрнәрсәнең ничек эшләве турында аңлаешлы итеп сөйлибез.

2. Үзенчәлекле контент ясагыз, төрле кораллар кулланып карагыз, сезнең аудиториянең моңа ничек җавап бирүен күзәтегез. Шуннан чыгып, сез, нәрсәнең ныграк ошавын аңлап, бу сорауга яраклаша алырсыз. 

3. Үзегез теләгәнчә эшләргә курыкмагыз - бу сезнең үз юлыгыз һәм аерым үз күзаллавыгыз - ул һәрвакыт игътибар җәлеп итә. Тәҗрибәләр ясаудан курыкмагыз. Әгәр бер формат кабул ителми икән - икенчесен эшләп карагыз. Бәлки ул башкаларынан яхшырак килеп чыгар.