Башҗитәкләр һәм медиа белгечләре яңа белемнәр туплады! ← кире кайтырга

«Башҗитәкләр мәктәбе» – стратегик яктан мөһим проект, ул «Сәләт» җәйге профильле сменаларын гамәлгә ашыру өчен җитәкчеләр командасын әзерләүгә һәм формалаштыруга юнәлдерелгән. Аланның эшчәнлеге иң беренче башҗитәкләрдән башлана, шуңа күрә алар ел саен квалификацияләрен күтәреп, команда җыю һәм аның белән эшләү үзенчәлекләренә, нәтиҗәле коммуникация серләренә өйрәнәләр, норматив-хокукый база нигезендә эшләү кагыйдәләрен камилләштерәләр.
«Медиа мәктәбе» аланнар эшчәнлеген һәм анда булачак чараларны беренчеләрдән булып яктыртучы медиа белгечләре әзерләде. Мәктәпнең уку-укыту программасы катнашучыларына кирәкле белем һәм осталыкларны бирүгә нигезләнгән. Алар танылган остазлар белән очрашты, мавыктыргыч остаханәләрдә катнашты һәм медиа дөньясының серләренә төшенде, аларны гамәлдә кулланырга өйрәнде. Моның өчен шушы өлкәдә эшләүче белгечләр җәлеп ителде. Бу смена катнашучылары әйтүенчә, аларга иң ошаганы видеоконтент ясау, текстлар язу, визуал белән эшләү кебек гамәли дәресләр булган. Мәктәп нибары өч көн дәвам итте, шуңа күрә булачак медиа осталары бер минутны да бушка уздырмады, хәтта кичке якта да теоретик һәм гамәли материаллар өйрәнделәр алар.