Сәләт кабат иң шәп яшь шахматчыларны билгеләде! кире кайтырга

Сәләт вновь определил лучших юных шахматистов!

5 нче майда Сәләт Йорты яшь шахматчылар өчен кабат үз ишекләрен ачты. Әдип Әлмир кубогына VII шахмат турнирының йомгаклау уены узды.

Узган елгы формат аудитория өчен кызыклы булу сәбәпле, оештыручылар быелгы турнирны да онлайн платформада башлап җибәрде. Турнирга Татарстанның 30 районыннан 700дән артык гариза килде!  

27 нче апрель көнне lichess.org платформасында ярышның онлайн этабы үтте. 
56 яшь шахматчы сайлап алу узды. 5 нче майда 50 финалист инде чын шахмат тактасы артында көндәшләре белән күзгә-күз очрашты.

     Һәр йөрешне төптән уйларга, үзеңнең генә түгел, көндәшеңнең дә адымын алдан фаразларга кирәк. Вакыт турында да онытырга ярамый - моны яшь шахматчылар яхшы белә. Шуңа да уен чын мәгънәсендә кызу барды!

Ярышлар ике төркемдә үткәрелде:

– I төркем – һәвәскәр уенчылар (разрядсыз);
– II төркем – разряды булган уенчылар (1-3 разрядлы). Нәтиҗәдә һәвәскәрләр һәм разрядлары булган уенчылар арасыннан өчәр призер билгеләнде:

I төркем: I урын – Әмирхан Хәйруллин (10 яшь, Балтач районы), II урын – Алмаз Җәлилов (17 яшь, Спас районы), III урын – Инсаф Мөхәммәдияров (14 яшь, Саба районы);

II төркем: I урын – Руслан Минхәйдәров (8 яшь, Казан шәһәре), II урын – Нурлан Хисмәтов (12 яшь, Кукмара районы), III урын – Ирек Галиев (17 яшь, Казан шәһәре).

Турнир призерларына истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә җиңүчеләр Әдип Әлмир кубогына ия булды. 

Ярышта үз көчен сынап караган һәр катнашучыга рәхмәтебезне белдерәбез! Афәрин!