Театр утлары җанны җылыта! кире кайтырга

Театральные огни согревают душу!

2 апрель көнне Шәрык клубында «Яшь йөрәкләр» театр лабораториясе «Луиза…» мәхәббәт тарихы дип исемләнгән йомгаклау спектакленә театр сәнгатен сөючеләрне җыйды. Әлеге премьера тамашачыларны шагыйрь Хәсән Туфан һәм актриса Луиза Салиаскарованың мәхәббәт тарихы белән таныштырды, танылган шәхесләрнең күңел көзгесенә сәяхәт кылырга чакырды. Спектакльгә сәләтлеләр театр лабораториясенең дәресләрендә 5 ай дәвамында ныклы әзерлек алып барды: күпсанлы репетицияләр, костюмнар, декорацияләр әзерләү, рольләрне үзләштерү, актерлык осталыгы остаханәләре, ут һәм музыка элементларын уйлау…

Тамашачылар актерларның самимилегенә, ихласлыгына, үз рольләрен чын мәгънәсендә үзләре аша үткәреп, оста уйнауларына, геройларның хис-кичерешләрен төгәл җиткерә алуларына, спектакльнең куелышына, һәр элементының җентекле уйланылуына сокланып таң калдылар.

«Луиза…» мәхәббәт тарихы спектакленең режиссеры, «Яшь йөрәкләр» театр лабораториясенең остазы Раил Харисов:

— Спектакльнең идеясе ялгыш кына бер музыкаль клипта «Кайсыгызның кулы җылы..» шигыренең тетрәндергеч юлларын күрүдән туды. Мин шушы көчле сүзләр талантлы шагыйрь Хәсән Туфанныкы икәнен исемә төшерүем булды, Шәрык клубының китапханәсенә барып, аларның Луиза Салиаскарова белән көчле мәхәббәт тарихын китаплардан өйрәнеп, шушы тарихка нигезләнеп сценарий төзи башладым. Луиза исеме ниндидер мәхәббәт, ышаныч, өмет, нечкә йомшак хисләрне белдерә сыман. Минем өчен, мәхәббәт темасы үзенчәлекле, нечкә, җылы, йомшак, төп тема булып тора. Бар нәрсәнең башлангычы – мәхәббәт. Төп максатыбыз да – яшь буынга сынауларга, авырлыкларга бирешмичә, мәхәббәтен, ышанычын саклаучы көчле шәхесләр белән таныштыру, чын мәхәббәтнең нинди булуына төшендерү, шул хиснең матурлыгын, көчен күрсәтү иде. Хәзерге заманда яшьләрнең бу мәсьәләләргә карата фикерләре үзгәрде, шуңа күрә аларга бу тарихны күрсәтү аеруча мөһим иде. Шушы сокландыргыч тарихны сәхнәләштерергә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм!

«Луиза…» мәхәббәт тарихы спектакленең төп ролен башкаручы, «Яшь йөрәкләр» театр лабораториясенең катнашучысы Фәридә Миңнебаева:

— Театр сәхнәсенә беренче тапкыр чыгышым – һәм шунда ук төп роль! Әлбәттә, мин бик дулкынландым, үз-үземә: «Мин булдыра алырмынмы?», «Дөрес уйныйммы?», «Репликларымны дөрес итеп әйтә аламмы?» – дигән сораулар бирдем. Текстны ятлау авыр булмады, әмма образга чын-чынлап кереп уйнау җиңел түгел иде. Мин бөтен көчемне салдым. Шуңа ышанам: бу – минем театр дөньясына беренче адымым гына!

Минемчә, бу спектакльдә иң уникаль нәрсә – команда. Барлык актерлар һәм режиссер бердәм эшләде. Без бер-беребезгә ярдәм иттек, киңәшләр бирдек һәм фикерләребез белән уртаклаштык. Шулай ук, безнең режиссерыбыз Раил абыйның идеяләренә тукталмыйча булмый – аның креативлыгы мине илһамландырды. Барлык музыкаль композицияләрне сайлап алу, һәр этюдны җентекләп уйлау – бу зур игътибарга лаек. Мондый команда булмаса, спектакль, мөгаен, мондый тере һәм эмоциональ булмас иде.