«Санак» уку-укыту лабораториясе сине күчмә язгы сессиясендә көтә! ← кире кайтырга

«Санак» уку-укыту лабораториясе катнашучылары Биләргә язын да, җәен дә, көзен дә, кышын да кайта!
Проектның максаты — Татарстан Республикасының һәм башка регионнарның сәләтле балалар һәм яшьләрнең мәгълүмати технологияләр өлкәсендә интеллектуаль һәм иҗади потенциалын гамәлгә ашыру өчен мәйданчык булдыру.
«Санак» уку-укыту лабораториясенең язгы күчмә сессиясе 27 апрель - 2 май көннәрендә Биләрдә «Фәнсар» базасында узачак.
Сәлкешләрнең уку-укыту программасы гаять тыгыз һәм кызыклы булачак: алар программалаштыру нигезләренә төшенәчәк, мәгълүмати технологияләр өлкәсен өйрәнә, кичке чараларда, уеннарда катнашып ял итә алачак.
Лабораториянең уку-укыту программасы үз эченә олимпиадалы программалаштыру, компьютер лингвистикасын, сөйләм технологияләрен өйрәнү, web-эшләнмәләр ясау, робототехника, мобиль кушымталар, компьютер уеннары уйлап табу, 3d-модельләштерүне ала. Дәресләрне республикабызның әйдәп баручы студентлары, аспирантлары һәм укытучылары алып бара.
Иң файдалы һәм рәхәт яллар «Санак» уку-укыту лабораториясенең язгы күчмә сессиясендә!
Син дә яшь ИТ-белгечләр рәтендә булырга телисең икән, лабораториянең язгы сессиясенә гаризаңны җибәр!