Биләрдә «Cәләт» Форумының өченче сменасы төгәлләнде кире кайтырга

В Билярске завершилась третья смена форума «Cәләт»

Биләрдә X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – SELET BILER FORUM тәмамланды. Форумга Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр җыелган иде. SELET BILER FORUM-ның азаккы көнендә сменага нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүче аланнар бүләкләнде.

Кичне «Палатка, учак һәм гитара» дип аталган концерт белән дәвам иттеләр. Сәхнәдә сәлкешләр, әйдаманнар һәм оештыру комитеты вәкилләре чыгыш ясады. Соңыннан махсус чакырылган диджейлар катнашында open-air үтте.

Форумда барлыгы Сәләтнең 8 профильле аланы катнашты: «Сәләт – Раушан» (Лаеш районы, «Йолдызлы» базасы), «Сәләт – Рухият» (Кама Тамагы районы, «Аргамак» ИПҮҮ), «Сәләт – Биләр каласы (Биләр, «Фәнсар» ФМҮ), «Сәләт – Батыр» (Крутушка бистәсе, «Байтик» БСА), «Сәләт – Азнакай» (Азнакай шәһәре, «Солнышко» БСҮ), «Сәләт – Тулпар» (Башкортстан Республикасы, Туймазы районы, «Бабай утары» комплексы), «Сәләт – Яр Чаллы» (Яр Чаллы шәһәре, «Бумажник» ССҮ), «Сәләт – Саба» (Саба районы, Икшермә авылы, «Икшермә кадет мәктәп-интернаты»).

Быел смена soft skills өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнүгә юнәлдерелә, уңышка ирешүдә мөһим булган, һөнәри үсешне нәтиҗәле итә торган социаль күнекмәләргә багышлана. Критик фикер йөртү, аңлылык, стресска түземлелек, эмоциональ интеллект, ихлас аралашу һәм үз-үзеңә ышаныч кебек темалар буенча тренинглар узды.

Коуч һәм бизнес-тренер Эльвина Бабаева катнашучыларга үз-үзеңә ышаныч дәрәҗәсен арттыру, шәхес тәрбияләү һәм стрессны җиңү турында сөйләде, үз киңәшләрен бирде.

«Үз идеясенә һәрвакыт тугрылылы калган берләшмәләр – бик сирәк күренеш. «Сәләт» Форумы исә еллар буе үз дәрәҗәсен саклый. Алай гына да түгел, сменаларны үткәрү сыйфатын даими яхшырта, камилләштерә, – дип сөйли Эльвина Бабаева. – «Сезгә Сәләттә нәрсә ошый?» – дип сораганда, балалар һәрвакыт: «Мохит!» дип җавап кайтаралар. Аларның Сәләтне шулай югары бәяләүләрен ишеткәч, башкаларның да монда киләсе һәм шул мохитне күрәсе, татып карыйсы килә башлый!»

Аланнар футбол, волейбол, стритбол, шахмат, су полосы буенча ярышларда көч сынашты. «Сәләт-Рухият» командасы футбол һәм шахматта беренчелекне яулады. Волейбол буенча чемпионатта «Сәләт-Раушан», ә стритболда «Сәләт-Яр Чаллы» командалары җиңүче дип танылды.

Смена катнашучылары өчен кызыклы мәдәни программа әзерләнгән. Аланнар үзләренең презентацияләрен тәкъдим итте, хорлар ярышында катнашты, «Әйдә, ШаяРТ» КВН лигасы белән берлектә әзерләнгән «Comedy Biler» шоуында шаянлык һәм тапкырлыкта көч сынашты.

«Иң яхшы бию», «Иң яхшы презентация» номинациясендә һәм хорлар ярышында беренчелек – «Сәләт-Рухияттә». Иң шаян алан дип «Сәләт-Раушан» сәлкешләре танылды.

Сменада «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены үтте. Чараны махсус кунак – уенның телевизион версиясендәге суперблицта җиңү яулаган кеше, бәллүр ябалак иясе – Николай Крапиль алып барды. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?»ның кубогын «Сәләт-Биләр каласы» яулады.

Шулай ук SELET BILER FORUM-га Сәләтнең чишмә башында торучыларның берсе – Рәдис Кәбиров та чакырулы иде.

«Мин үзем әлеге форумны Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романындагы өзек белән чагыштырырга яратам. Безнең борынгы бабалар да төрле кабиләләре белән җыелып, үзара фикерләшеп, уртак мәсьәләләрне хәл итә, алга таба планнар кора торган булган. Биләргә килгән саен романдагы шул мизгелне күз алдына китерәм. Монда да төрле юнәлештә үтә торган аланнар бер-берсен күреп, аралашып, ярышып, чын дуслар булып аерылышалар. Сәләтнең төп максаты да шул бит!» – ди Рәдис Кәбиров.

Форумда экология юнәлеше – ЭкоСәләт эшләп килә: территориядә җәмәгать бакчасы, пластикны утильләштерү зонасы, чүпне аерып җыю системасы оештырылган. Уку-укыту программасы кысаларында экология белгечләре балалар өчен лекция һәм мастер-класслар үткәрде.

Смена дәвамында «SeletLive» турыдан-туры эфирлар студиясе эшләде. Һәр көнне форум җирлегеннән трансляцияләр оештырылды. Студия командасы аланнарны тәкъдим итү кичәсе, «Comedy Biler» шоуы, иҗади концерттан махсус чыгарылышлар әзерләде. Трансляцияләрне Сәләтнең Инстаграм, ВКонтакте һәм YouTubeтагы рәсми аккаунтларында карарга мөмкин.