Биләрдә «Сәләт» форумы тәмамланды кире кайтырга

В Билярске завершился форум «Сәләт»

Биләрдә XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы – Алдынгылар Биләр Форум тәмамланды. Ул «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән белән берлектә уздырылды.

 

Сменаның ябылу тантанасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм «Сәләт» Яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова катнашты.

 

«Бу – изге җир, биредә һәрчак иң актив яшьләр җыела. «Алдынгылар хәрәкәте»нең актив эшчәнлеген нәкъ менә биредә башлау да аерым мәгънәгә ия. Иң кызыксынучан балаларны берләштерә торган мәйданчык булуы шәп. Дөньяны яхшырту теләгегезгә тугры калуыгыз һәм үзегез артыннан да шундыйларны ияртүегез өчен рәхмәт сезгә», – диде Алсу Әсәдуллина.

 

«Бергә җыелганда, без үзебез өчен мөмкинлекләр мохите булдырырга сәләтле. Аның ярдәмендә республикабызны үстерә алабыз. Тиздән илебез шәп, белемгә омтылган балалар хәрәкәте – зур «Алдынгылар хәрәкәте» белән берләшәчәк. Без әлеге хәрәкәткә мөмкин кадәр күбрәк кеше кушылуын һәм аларның бу хәрәкәтнең моңа кадәр күрелмәгән, күңелләренә җитмәгән мәйданчык икәнен аңлавын телибез. Чөнки бу – балалар һәм олылар берләшә торган урын», – дип билгеләде Тимур Сөләйманов.

 

Алтынчы смена дәвамында катнашучылар «Алдынгылар хәрәкәте»нең 12 юнәлеше буенча эшләде. Аларны белем бирү, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният, иреклелек, ватанпәрвәрлек, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология һәм туризм буенча Россия спикерлары укытты. Форумның төп – белем бирү эшчәнлегеннән кала, смена катнашучылары үзләрен спорт һәм мәдәни программаларында да сынады.

 

Форумга кунак буларак «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының элитар клубы әгъзасы Никита Старун килде. Ул катнашучылар белән очрашты һәм интеллектуаль турнир уздырды.

 

Форумда «Җанлы Сәләт» (SeletLive) студиясеннән турыдан-туры эфирлар үткәрелде. Аларны һәркем «Сәләт»нең ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында карый алды.

 

Алтынчы сменаның ябылу тантанасында «Сәләт» берләшмәсе активистларын бүләкләделәр. Хезмәтләренә хөрмәт йөзеннән лидерларга шәмәхә төстәге футболкалар тапшырылды. Моннан тыш, активистлар Сәләт берләшмәсен ныгытуга керткән өлеше өчен I, II һәм III дәрәҗәдәге Сәләт билгеләренә лаек булды.

 

Шунысын да билгеләп узыйк: алтынчы смена ябылу белән XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы тәмамланды. Быелгы җәйге сезонда 6 профильле смена узды: Һөнәрләр Биләр Форум, Иҗат Биләр Форум, Карьера технологияләре Биләр Форум, Медиа Биләр Форум, Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум, Алдынгылар Биләр Форум.

 

Аларда барлыгы 14 000 бала катнашты (8000 – офлайн-форматта, 6000 онлайн-форматта). Форум дәвамында барлыгы 930 белем бирү сессиясе үтте. Аларны Россиянең төрле почмакларыннан килгән 280 спикер уздырды.

 

Форумда татар теле һәм тарихка багышланган юнәлеш зур урын алып торды. Биредә балалар Биләр тарихы белән танышты, күп тармаклы тел мохитенә чумды. Бөтен мәдәни, кичке чаралар, шулай ук белем бирү программасының бер өлеше татар телендә узды. Форумда алты смена дәвамында «Сәләт дулкынында» радиосы эшләде, аның плейлисты «Сәләт» хәрәкәте һәм татар башкаручылары җырларыннан төзелде. Территориянең бизәлеше: чатырлардагы мәгълүмат, мәгълүмат стендлары да татар телендә әзерләнде

 

«Сәләт» үз вакытында 65 кешене туплаган бер сменадан башланды, ә быел җәйге сменаларның 30 нчы сезоны уздырылды. Шушы вакыт эчендә «Сәләт» Россия төбәкләрендә, Татарстанда дәвамлы традициягә әйләнде. 2024 елда «Сәләт» үзенең 30 еллыгын билгеләп узачак. Берләшмәнең юбилеена багышланган чаралар киләсе елга планлаштырыла.

 

Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.