«Сәләт»нең юбилей форумы тәмамланды кире кайтырга

В Билярске завершился юбилейный форум «Сәләт»

Биләрдә X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының азаккы сменасы – LEADERS BILER FORUM тәмамланды. Форум кысаларында Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Бөтенроссия «Экотренд» сменасы узды.

Форумга Татарстанның барлык районнарыннан һәм илнең 17 төбәгеннән меңнән артык активист килде. Катнашучылар экология өлкәсенә багышланган төрле мастер-класслар һәм лекцияләрдә катнашты, шулай ук кызыклы спикерлар – Россия һәм Татарстан тыюлыклары хезмәткәрләре, төрле ММЧ вәкилләре һәм зур оешмаларның лидерлары белән аралашты.

5 көн дәвамында 230 яшь эколог һәм 970 укучылар узидарәсе активисты 75 тематик сессиядә катнашты. Дәресләрдә алар табигатьне саклау ысуллары, уңышка ирешү юллары, һөнәр сайлау нечкәлекләре турында фикер алышты. Уку-укыту программасыннан тыш, смена дәвамында Россия мәктәп укучылары хәрәкәте оешманың тарихы, традицияләре һәм проектлары белән таныштыра торган өч масштаблы интерактив уен үткәрде: балалар квестларда, квиз һәм очрашуларда катнашты.

Форумның ябылу тантанасында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова катнашучыларга мөрәҗәгать итте:
«Бүген алтынчы сменаның ябылу тантанасы гына түгел, бүген X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумы төгәлләнә. Без бу истәлекле вакыйганың шаһитлары! Әмма Сәләтнең ишекләре һәрвакыт ачык: без барыгызны да ел дәвамында уза торган проектларда, «Аргамак», «Йолдызлы» һәм «Фәнсар» базаларында һәм безнең мохитебездә көтәбез».

Ябылу тантанасында Сәләт активистларын бүләкләделәр. Берләшмәнең үсешенә зур өлеш керткән әйдаманнар, башҗитәкләр һәм оештыру комитеты вәкилләренә I, II һәм III дәрәҗәдәге Сәләт билгеләре бирелде.

Кичне сәлкешләр, әйдаманнар һәм оештыру комитеты әгъзалары тарафыннан әзерләнгән «SeletVision» дип аталган иҗади концерт белән дәвам иттеләр. Соңыннан чараның төп кунаклары – «Интонация» төркеме концерты чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла торган X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумы 6 смена форматында үтә.

Форумның беренче сменасы JUNIOR SKILLS BILER FORUM Татарстанның барлык районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән меңнән артык мәктәп укучысын җыйды. Форум балаларга хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелгән иде. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән берлектә оештырылган архитектура, модельләштерү һәм дизайнга багышланган мәйданчыклар эшләде. Катнашучылар фәнни шоу карый, пилотсыз очкычлар, авиация системалары, леттеринг, гарәп каллиграфиясе белән якыннанрак таныша алды. Шулай ук алар үз куллары белән арт-объектлар төзеде һәм Сәләт паркы макетын әзерләде. Экологиягә багышланган чаралар үткәрелде һәм форум территориясендә җәмәгать бакчасы булдырды.

Иң иҗади смена – ARTS BILER FORUM-да музыка, театр сәнгате һәм бию юнәлешләрендәге иҗади лабораторияләр эшләде. Һәр юнәлешнең остазы катнашучылардан үз төркемен туплады һәм форум дәвамында яңа иҗади номер әзерләде. Лабораторияләр үз хезмәтләрен иҗади концертта күрсәтте: классик һәм татар халык көйләренә нигезләнеп язылган җырлар башкарылды, Сәләт маршына яңа караш тәкъдим ителде. Бию һәм театр юнәлешендә татар мәдәниятенең матурлыгын күрсәткән перформанслар һәм чыгышлар әзерләнде. Форумда диджeинг, халык вокалы, хип-хоп, фламенко, балет һәм дистәләгән башка юнәлеш буенча 60 спикер чыгыш ясады.

Традицион фестиваль – SELET BILER FORUM-да Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнашты. Әлеге смена – Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләре буенча кульминацион ноктасы, 1994 нче елдан башлап, төрле елларда Сәләт эшчәнлегендә катнашучыларның җыелу урыны. Быел смена soft skills өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнүгә юнәлдерелде, ягъни уңышка ирешүдә мөһим булган, һөнәри үсешне нәтиҗәле итә торган социаль күнекмәләргә багышланды. Уку-укыту программасында критик фикер йөртү, аңлылык, стресска түземлелек, эмоциональ интеллект, ихлас аралашу һәм үз-үзеңә ышаныч кебек темалар буенча тренинглар узды.

MEDIA BILER FORUM-да фото һәм видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастлар юнәлеше буенча дәресләр узды. Смена барышында сәләтлеләрнең Биләргә кайта башлавына 25 ел тулуына багышланган «Сәләт җыены» тематик фестивале узды. Фестивальдә балалар үзләренең интеллектуаль һәм иҗади потенциалларын күрсәтә алды. «Сәләт җыены»на Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Чара кысаларында «Сәләт – кичә, бүген, иртәгә» дип аталган онлайн-очрашу узды. Аның төп темасы Сәләт «Асылташ» мәктәбенең үсеш мөмкинлекләрен билгеләү булды.

IT BILER FORUM сменасында IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнеска багышланган мастер-класслар, профильле мәйданчыклар үтте. Белгечләр катнашында узган дискуссия мәйданчыклары катнашучыларны мавыктыргыч цифралы дөнья белән генә түгел, эшмәкәрлек юнәлеше белән дә таныштырды. Смена барышында «Сәләт» форумының opensea.io сайтында урнаштырылган беренче NFT-токены сатып алынды.

Алтынчы, һәм бу җәйнең соңгы сменасы – LEADERS BILER FORUM Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырылды. Форум кысаларында Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Бөтенроссия «Экотренд» сменасы узды. Рәсми ачылышы тантанасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең башкарма директоры Ирина Плещева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.

Форум дәвамында балалар өчен «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уеннары оештырылды. Алып баручылар ролендә проектның телевизион версиясе белгечләре Николай Крапиль, Вера Рабкина, Денис Галиәкбәров һәм Ольга Быкова чыгыш ясады.

Форум сменаларында «Тотрыклы үсеш максатлары», «Тел һәм тарих» темалары кызыл җеп булып сузылды. Әлеге юнәлешләргә багышланган чаралар квест һәм интерактив уеннар форматында узды. Форумда шулай ук экология юнәлеше – ЭкоСәләт тә эшләп килде. Җәмәгать бакчасы, пластик утилизацияләү урыны, чүпне аерып җыю системасы булдырылды. Уку-укыту программасында балалар өчен экология белгечләреннән лекция һәм мастер-класслар үткәрелде.

Шулай ук форумда «Җанлы Сәләт» («SeletLive») туры эфирлар студиясе эшләде. Сәләтнең рәсми аккаунтларында тамашачы игътибарына барлыгы 23 чыгарылыш тәкъдим ителде. Традицион эфирлар белән беррәттән кичке чаралардан да махсус чыгарылышлар әзерләнде. Туры эфирлар студиясе Яшьләр эшләре федераль агентлыгы һәм Ресурслар яшьләр үзәге ярдәмендә оештырыла. Чыгарылышларны Сәләтнең Инстаграм, «ВКонтакте» һәм YouTube-тагы рәсми аккаунтларында карарга мөмкин.

Форум территориясендә «Сәләт» радиосы эшләп килде. Көн дәвамында Биләрдә татар классик әсәрләре, ретро-хитлар, альтернатив музыка, «Сәләт» аланнары аудиоджингллары һәм җырлары яңгырады. Шулай ук катнашучылар форум кунаклары һәм спикерлар белән кызыклы интервьюлар тыңлый алды.