Әйдаманлык юлының мөһим этабы! ← кире кайтырга

Һәр елны әйдаман булырга теләүче яшьләр «Әйдаманнар мәктәбе»н түземсезлек белән көтеп ала. Ул Сәләт берләшмәсенең мөһим проектларыннан берсе. Проектның максаты – җәйге Сәләт аланнарын гамәлгә ашыру өчен профессиональ командалар формалаштыру. Ел дәвамында әйдаманнар төрле юнәлештә эш алып баралар: сәләтле балалар белән эшли белү, командада үзеңне күрсәтү, Сәләт традицияләрен өйрәнү, принципларын белү, сәләтлеләр өчен төрле чаралар уйлап табып уздыру. «Әйдаманнар мәктәбе»ндә, 18 яшьтән алып, югары һәм урта махсус уку йортларында укучы, моңа кадәр «Әйдаманнар мәктәбе»н үтмәгән, татар телен камил дәрәҗәдә белгән яшьләр катнаша.
«Әйдаманнар мәктәбе» сигез этапта үткәрелә: читтән торып сайлап алу, әңгәмәләр; Сәләт йортында онлайн һәм оффлайн дәресләр; онлайн тест узу; күчмә мәктәптә катнашу өчен әңгәмә; күчмә мәктәпне узу; мәктәп имтиханнарын тапшыру; җитәкчеләр белән әңгәмә; «Сәләт» яшьләр үзәге ДБУ директоры белән әңгәмә.
«Әйдаманнар мәктәбе - 2025» күчмә сессиясенә барачак абый һәм апаларның исемлеге әзер! Бу елны ул 26 нчы гыйнвардан алып 30 гыйнварга кадәр «Йолдызлы» базасында узачак. Күчмә сессиядә катнашучыларны Сәләт эшчәнлеге белән танышу, сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләрен өйрәнү һәм башка бик күп файдалы һәм кызыклы чаралар көтә. Уңышлар сиңа, булачак әйдаман!