«Сәләт-Аксубай» кире кайтырга

Ачылу вакыты: 2016 ел, октябрь

Урнашу урыны: Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Аксубай 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» 

«Сәләт-Аксубай» районның барлык сәләтле балаларын үзендә берләштерә, яшь буынга позитив йогынты ясый. Клубның максаты – сәләтле яшьләргә рухи тәрбия бирү, актив һәм файдалы ял иттерү.  Төп бурыч – Сәләт берләшмәсенең проектларында катнашу өчен Аксубай районы сәләтле яшьләрен бергә туплау, аларны берләштерү.

«Сәләт-Аксубай» клубы Республикакүләм «Сәмрух 2016» сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче ел премиясенең «Ел паблигы» номинациясе номинанты булды. Клуб «Сәмрух» Ел премиясенең «Ел клубы» номинациясе җиңүчесе, талантлар университетыннан фәнни ярышлар чемпионатында, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» турнирында мәктәп этабының җиңүчесе. Төрле чаралар, шул исәптән Татарстанның 100 еллыгына багышланган квест үткәрделәр.


Җитәкчелек