Сәләтле балалар һәм яшьләрнең «Иске Казан» җыены

2009-нчы елдан «Таттелеком» ААҖ генераль директоры Л.Н. Шәфигуллин ярдәмендә, сәләтле балалар һәм яшьләрнең «Иске Казан» республика җыены уза. Анда Татарстан Республикасының барлык районнарыннан 500-ләп 5-11-нче сыйныф укучылары катнаша. Җыенның даими үткәрү урыны – Биектау районы Камай авылындагы Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгы.

Җыенның девизы – «Иске Казан – татар теле бишеге». Белем бирү программасы кысаларында ел саен атаклы тарихчылар, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар оештырыла. 2014-нче елдан башлап җыен көннәрендә «Сәләт» ШТК командаларының зур иҗат фестивале үтә, музей-тыюлык территориясендә «һөнәр ярминкәсе» эшли.

Җыен туган якның гореф-гадәтләрен, тарихи саклауны, яшь буынның туган теленә һәм татар халкының мәдәниятенә игътибарын арттыруны максат итә. 

Җитәкчелек