Шәхес

Бер елга җитәрлек энергия алдым!

Бүген без блогер, «Skyeng» проекты контент-менеджеры, иҗтимагый мәктәп җитәкчесе, тайм-менеджмент буенча мастер-класслар һәм лекцияләр оештыручысы Анастасия Шкаляевадан интервью алдык.

Бүген без оста блогер, «Skyeng» проекты контент-менеджеры, иҗтимагый мәктәп җитәкчесе, тайм-менеджмент буенча мастер-класслар һәм лекцияләр оештыручысы Анастасия Шкаляевадан интервью алдык.

- Безнең сменабыз лиделык сыйфатларын үстерүгә багышланган. Бу сездә нинди ассоцияләр уята, сезнеңчә, чын лидер нинди булырга тиеш?

- Максатчан, үз эшләре белән янып торган кешеләрне мин һичшиксез лидерлар рәтенә кертер идем. Бары тик лидерлар гына иң соры көнне дә якты төсләргә буярга әзер булган команда булдыра ала. Алар күз алдына китерергә дә кыен булган әйберләрне чынга ашырырга мөмкин. Мондый креатив яшьләр күбрәк булган саен, киләчәгебез ышанычлы кулларда, дип курыкмыйча әйтеп була, минемчә.

- Үз алдыңа куйган максатларны чынга ашыру авырмы?

- Куелган максатка ирешер өчен гел тырышырга кирәк, чөнки син беркайчан да үтәсе - юлыңны алдан күрә алмыйсың, кыенлыклар да көтмәгәндә чыга. Шуңа өстәп синең белән ахырга кадәр бара алачак төркемне табу да бик кыен. Юлыңда нинди генә авырлыклар чыгуына карамастан, туктамыйча алга баруны дәвам итү мөһим! Бары тик шул очракта гына син теләгән нәтиҗәгә ирешә алырсың.

- Ун ел элек үзегезне әлеге вазифада күрә идегезме?

- Узган елның маенда мин төбәгебездә уздырылучы бәйгедә катнашырга булдым, тик икенче турга да үтә алмадым. Бу минем кәефемне төшермәде, ә киресенчә бары тик илһам чыганагы гына булды. 2018 елның язында «Удмуртия заряжает» форумында катнашканнан соң, мин тормышымның кардиналь рәвештә үзгәргәнен аңладым.

Берничә ай элек әлеге форумга эләгермен, дип тә уйламаган идем! Шуңа күрә максачан булу бик мөһим, мәгълүмат сине гел табачак, бары тик теләгең генә кирәк!

- Юлыгызда барлыкка килгән авырлыклар белән ничек көрәшә идегез?

- Мин - үҗәт сугышчы! Үз алдымда максат күрсәм, аның чынга ашуы өчен барлык кирәк-яракларны да табарга әзер мин. Мотивация дә минем өчен бик мөһим роль уйный. Якыннарымның ярдәме дә миңа бик кирәк, чөнки алар миңа гел илһам биреп тора.

- Лидер булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдыру мөһим?

- Тормышта ике мөһим пункт бар: үзеңә ышану һәм бирелгән барлык эшләрне башкарып бару. Мәктәптә бирелгән өй эшләре генә түгел, әлбәттә, тормыш, командаң тәлап иткәне дә. Ә үзеңә ышанмасаң, алдыңда барлык ишекләр ябык диярлек», - шушы сүзләрне мин укытучы һәм әни буларак балаларга еш кабатлыйм. Алар чын лидерларны тасвирлый, миңа калса.

- Тормыш девизыгыз нинди?

- «Моны башкарып чыгып булмый», «Бу бик авыр» сүзләре мине бик илһамландыра. Шул вакытта мин киресен исбатлар өчен барлык көчемне түгеп эшкә керешәм, чөнки «Чыгу юлын һәрвакыт табып була!»

- Лидер булып туалармы, әлеге сыйфатларны яши-яши булдыралармы?

- Дөресен генә әйткәндә, мәктәптә укыган чакта мин соры тычкан кебек бик «ябык» идем. Хәзерге сыйфаларга мин тора-бара гына ия булдым. Ләкин лидер булып туучылар да юк түгелдер. Иң мөһиме – үзеңнең сәләтеңне табып, шул юнәлештә эшләргә генә.

тулысынча укырга

LEADERS BILER FORUM яңа очрашулар бүләк итә

«Волонтеры Победы» хәрәкәте белән танышуга багышланган остаханә үткәрер өчен Биләргә спикер буларак «Волонтеры Победы» үзәк штабының федераль программалар дирекциясе җитәкчесе Анастасия Новикова килде. Без аның белән әңгәмә кордык.

LEADERS BILER FORUM-ның уку-укыту программасы кысаларында төрле һөнәри өлкәләрдә танылган лидерлар катнашында белем бирү сессияләре һәм остаханәләр уздырыла. «Волонтеры Победы» хәрәкәте белән танышуга багышланган остаханә үткәрер өчен Биләргә спикер буларак «Волонтеры Победы» үзәк штабының федераль программалар дирекциясе җитәкчесе Анастасия Новикова килде. Без аның белән әңгәмә кордык. 
- Остаханәдән соң үзегезгә нинди фидбэк алдыгыз? 
- Һәрберебезнең тормышы тулысынча диярлек Бөек Ватан сугышының нәтиҗәләре белән бәйле. Әлеге мәсьәлә яшьләрне дә нык борчый. Халыкның Бөек Җиңүгә нинди авырлыклар аша килгәнен алар гел истә тота. Мондый нәтиҗәгә туганнарының сугыш кырында көрәшкәннәре турында башкаларга сөйләгән балаларга карап килеп була. Шулай ук күп кенә катнашучыларның безнең хәрәкәт вәкилләре булырга теләве мине битараф калдыра алмады. 
- Мондый остаханәләрдән балалар нинди файда ала? 
- Киләсе елга Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел була. Тик, кызганычка каршы, 1941-нче ел вакыйгалары һәм хәзерге заман кешеләре арасындагы элемтә әкренләп юкка чыгып бара: без, үткәннәрне онытып, бүгенге көн кешеләре белән генә горурланып яшибез. Очрашу башында без волонтерлар һәм аларның оешмалары китергән файда турында әңгәмә кордык, ләкин бу хакта күпләр уйламый да икән. Шул сәбәпле әлеге темага багышланган сөйләшүләр бик актуаль, минемчә. Әлеге мастер-класслар яшьләрнең дөньяга карашын үзгәртә, киләчәккә куелган максатларын үзгәртергә ярдәм итә. 
- Мәктәп укучылары белән очрашулар оешмагыз һәм шәхсән үзегез өчен нәрсә бирә? 
- Мин мәктәп укучылары белән эшләргә бик яратам, чөнки күп кенә очракларда алар олылар эшләмәгәнне дә башкара ала. Балалар үз алдына төгәл максатлар куеп, хыяллары чынга ашканчы тырышалар. Аларның бернинди киртә, авырлыкка да карамыйча, югары нәтиҗәләргә ирешә алулары миңа көч һәм илһам бирә. Укучыларның эшләрен олыларныкы белән чагыштырып карасаң да, үзең өчен күп тәҗрибә туплап була. Хәрәкәтебез өчен дә бу бик мөһим. Оешмага караганда үзебез күпкә олырак булсак та, гамәлгә ашырылучы проектларыбыз төрле яшь аудиториясе өчен каралган. Балигъ булмаганнарның волонтерлар рәтенә керү теләге безне тагын да илһамландыра. Шундый кызыксынучан балаларга этәргеч бирү максаты белән без алар катнашы белән мөмкин кадәр күбрәк мастер-класслар оештырырга тырышабыз. Күптән түгел без Россия укучылар хәрәкәте белән уртак проектлар да эшли башладык, чөнки мондый төрдәге яңалыклар безнең өчен бик кирәкле.
тулысынча укырга

Сәләт аудиториясе башка аудиторияләрдән аерыла

IT BILER FORUM-га спикер буларак читтән торып эшләү, интернет-сәүдә һәм максат кую буенча эксперт, тәҗрибәле инвестор һәм онлайн-бизнесмен, SEKIRO.RU «Читтән торып эшләү университеты»на нигез салучыларның берсе Ксения Секиро килгән иде. Аның белән сөйләшеп алдык.

IT BILER FORUM-га спикер буларак читтән торып эшләү, интернет-сәүдә һәм максат кую буенча эксперт, тәҗрибәле инвестор һәм онлайн-бизнесмен, SEKIRO.RU «Читтән торып эшләү университеты»на нигез салучыларның берсе Ксения Секиро килгән иде. Аның белән сөйләшеп алдык.

–       Балаларны күңеленә үтеп керә алдым дип саныйм. Чөнки мин сөйләгәннәргә мәктәптә өйрәтмиләр.

–       Сез нинди максат белән килгән идегез?

–       Тәҗрибә уртаклашу максаты белән. Балаларга киләчәктә үсү өчен киңәшләр бирергә теләдем.

–       Нинди киңәшләр бирдегез?

–       Күбрәк укырга – көнгә кимендә 10-30 бит булса да. Максатлар куярга. Чөнки максатсыз хәрәкәтләнү бик кыен, кая барганыңны белмисең. Позитив булырга, кешегә ярдәм итәргә. Үзеңә дә ярдәм итүләрен, нәрсәдер бирүләрен көтеп түгел – болай гына ярдәм итәргә. Һәрвакыт белем тупларга, ничә яшь булуына карамастан. Телевизор карамаска, вакытны бушка уздырмаска. Инглиз телен өйрәнергә. Үзеңә ментор табарга, аны үрнәк итеп куярга, шуңа охшарга тырышырга.

–       Сәләт аудиториясе башка аудиторияләрдән аерыламы?

–       Бик аерыла! Мин монда үземнең комфорт зонасыннан чыктым. Гадәттә мин онлайн белем бирәм һәм миңа килүчеләр 25 яшьтән өлкәнрәкләр. Алар үзләренә нәрсә кирәген беләләр. Ә балалар сиңа ышанмыйча, шикләнеп карый, нәрсәгә кирәк инде бу, дип уйлыйлар. Аларның ышанычын яуларга кирәк. Ә бу белемнәр аларга бик кирәк булачак әле, мин моны төгәл беләм!

тулысынча укырга

Сәләт «Бәләкәч»тән башлана!

SELET BILER FORUM-да «Бәләкәч» чатыры үз эшчәнлеген дәвам итә. Без проект җитәкчесе Алсу Фәйзрахманова белән әңгәмә кордык.

SELET BILER FORUM-да «Бәләкәч» чатыры үз эшчәнлеген дәвам итә. «Сәләт-Бәләкәч» – зур проект. Ул «Фәнсар»да Сәләт гаиләләре өчен елына 3 тапкыр үткәрелә торган сессияләрне һәм ел дәвамында «Сәләт йорты»нда эшләп килүче «Бәләкәч» клубын үз эченә ала. Бу проектның үзенчәлекләре һәм максат-бурычлары белән танышу өчен, «Бәләкәч» проекты җитәкчесе Алсу Фәйзрахманова белән әңгәмә кордык.

– Алсу, сәлам! «Бәләкәч» проекты белән таныштыр әле. Бу нинди проект?

– «Бәләкәч» – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уку-укыту программасы. Аны булдырып, без баланы кечкенә яшеннән үк Сәләт мохитенә әзерлибез.

– Бу проектның бурычлары нинди?

– «Бәләкәч» балаларга аралашырга, бергәләп уйнарга һәм дөрес тәрбия алырга мөмкинлек бирә. Аның бурычлары да шуларга бәйләнгән. 12 яшькә кадәрге һәр бала да «Бәләкәч»кә килә ала.

– «Сәләт-Бәләкәч» проектының үзенчәлеге нидә?

– Беренчедән, «Бәләкәч» балаларның сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә. Икенчедән, без балаларны укырга мәҗбүр итмибез, ә аларда белем алырга теләк уятабыз. Өченчедән, без балалар белән татар телендә эшлибез, алар үзара да татар телендә аралашалар. Дүртенчедән, бүгенгә Казанда чын татар үзәкләре күп түгел. Ә «Сәләт-Бәләкәч» – шуларның берсе.

– Проект кысаларында балалар өчен нинди программалар каралган?

– Көн дәвамында балалар өчен кызыклы уеннар, төрле тәрбия дәресләре каралган. Әйтик, тиздән безгә кунакка «Салават күпере» журналы киләчәк. Алар балалар өчен мавыктыргыч уеннар әзерләгән.

– Бүгенгә «Бәләкәч»кә ничә бала йөри?

– Аларның төгәл санын әйтү кыен. Төрле көнне төрлечә. Көн дәвамына якынча 50ләп бала килә.

тулысынча укырга

ARTS BILER FORUM үз-үзеңә ышаныч тудыра!

ARTS BILER FORUM-да театр юнәлеше буенча катнашучыларга бәя бирүче Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, «Зө-Ләй-Лә» төркеме солисты Зөлфия Вәлиева белән сөйләшеп алдык.

ARTS BILER FORUM-да театр юнәлеше буенча катнашучыларга бәя бирүче Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, «Зө-Ләй-Лә» төркеме солисты Зөлфия Вәлиева белән сөйләшеп алдык.
–  Зөлфия апа, Сәләт форумнарына ел да киләсез. Быелгы ARTS BILER FORUM ничек сезгә?
–  Без Сәләт белән күптәннән элемтәдә, күптәннән дус. Мин әни кеше буларак та Сәләткә гашыйк: минем балам менә инде өченче елын Сәләткә йөри. Үземне дә остаз буларак даими чакырып торалар, бик теләп киләм. ARTS BILER FORUM-да инде икенче ел жюри буларак катнашам. Үсеш күренә. Мәгънә белән тулы форум бу. 
–  Ә ничек сезгә балалар?
–  Сәләтле балалар бар, алар күренә. Ләкин ул балалардан: «Киләчәктә театр буенча китәчәксеңме?» дип сорагач: «Әни рөхсәт бирми шул», – дип җавап бирәләр. Никтер гел сәләтле балалар әйтә моны. Ләкин мин ышанам: алар барыбер үз юлларын табачак!
–  Мондый форматтагы форумнар кирәкме соң, ничек уйлыйсыз?
–  Әлбәттә, кирәк! Мин үзем Казан кызы булсам да, без бала чакта мондый чараларда катнашу мөмкинлеге юк иде. Һәм мин, театр юнәлеше буенча китү турында хыялланып йөрсәм дә, икеләнә, үз-үземә ышанмый идем: булдырырмын микән, сәләтем бар микән? Ә менә шушының кебек форумнарда катнашкан, шушындый остазлардан белем алган булсам, бәлки, берәр җылы сүз ишетеп, үз-үземә ышаныч уянып, сәләтемне иртәрәк ача башлаган булыр идем. Менә шуның белән бик файдалы ул ARTS BILER FORUM!

«ARTS BILER FORUM» ул – төбәкара музыка, хореография, театр сәнгате фестиваль-конкурсы. Ул «Мәдәният» Илкүләм проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 
тулысынча укырга

ARTS BILER FORUM-да иҗат итәсе килеп тора!

ARTS BILER FORUM-да бию юнәлеше буенча катнашучыларга бәя бирүче хореограф-сәхнәгә куючы, педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры җитәкчесе Лилия Баһаветдинова белән сөйләшеп алдык.

ARTS BILER FORUM-да бию юнәлеше буенча катнашучыларга бәя бирүче хореограф-сәхнәгә куючы, педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры җитәкчесе Лилия Баһаветдинова белән сөйләшеп алдык.

–       Ялгышмасак, сез Сәләттә беренче тапкыр бугай?

–       Әйе. Ләкин Сәләт турында бик күп ишеткәнем бар иде. Үз күзләрем белән күрәсем килде. Менә, ниһаять, күрдем һәм ышандым: монда, чыннан да, шәп икән!

–       Ә ARTS BILER FORUM ничек сезгә?

–       Монда бик шәп, монда ирек! Иҗат итәргә ирек. Моның өчен бөтен шартлар да бар!

–       Балаларның чыгышларын карадыгыз, әзерлекләренә нинди бәя бирерсез?

–       Төрле дәрәҗәдәге балалар килгән: нуль дәрәҗәдәгеләре дә, бик яхшы дәрәҗәдәгеләре дә бар. Миңа ARTS BILER FORUM-ның белем бирә торган форум булуы ошый. Хәтта нуль дәрәҗәсендә булган бала да моннан нинди дә булса белем алып кайтып китәчәк. Сәхнәдә ничек иҗат итәргә, нәрсә иҗат итәргә икәнен аңлаячак. Ә сәләт бөтен кешедә дә бар ул. Кемгәдер уңыш елмайган – аның белән әйбәт педагоглар эшли. Кайберәүләрнең техникаларында хилафлыклар бар, ләкин техника ул вакыт белән килә. Милли колоритны бирә алган чыгышлар бик ошады.

–       Ә сез балаларның чыгышларын караганда, беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәсез?

–       Зәвык булу-булмаугадыр, мөгаен. Техникага да карыйбыз, әлбәттә. Ләкин техника бии-бии яхшыра ул. Ә зәвыкны педагоглар тәрбияләргә тиеш. Бала белән яхшы остаз эшләвен күрсәм, бик сөенәм инде.

–       Форум катнашучыларына нәрсә теләр идегез?

–       Иң төп теләгем укытучыларга: укырга, укырга, укырга. Фильмнар карагыз, күп укыгыз, белем алыгыз. Балаларны яратыгыз, аларны аңларга тырышыгыз һәм аларга яхшылык теләгез. Ә балаларга яхшы остазлар телим!

 

«ARTS BILER FORUM» ул – төбәкара музыка, хореография, театр сәнгате фестиваль-конкурсы. Ул «Мәдәният» Илкүләм проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 
тулысынча укырга

ARTS BILER FORUM – киләчәккә кертем ул!

ARTS BILER FORUM-ның икенче көнендә юнәлешләр буенча сайлап алу үтте. Музыка юнәлеше жюри әгъзалары арасында Шәкүр һәм D’ali тәхәллүсләре буенча таныш Әмирхан КОРБАНОВ та бар иде. Аның белән әңгәмә корып алдык.

–  Әмирхан, ничек сезгә ARTS BILER FORUM?

–  Миңа бик ошый. Гомумән алганда, мондый чаралар бик кирәк дип саныйм. Чөнки бүгенге көндә яшьләр, урысча әйткәндә, предоставлены сами себе. Ә бу форумда аларга белем биреп, аларны сүз белән генә булса да дөрес юлга юнәлтеп була.

–  Әгәр сез бала чакта мондый чаралар булса...

–  Мин Сәләткә килгән саен әйтәм: без укыганда мондый чаралар, мондый форумнар юк иде. Бәлки, булгандыр да ул, тик безгә мәгълүмат килеп җитми иде. Мин рәхәтләнеп җәемне монда үткәрер идем!

–  Бүген балаларны тыңладыгыз. Ничек алар сезгә? Өметлеләре бармы?

–  Музыка юнәлешендә күп кенә кызыклы егетләр һәм кызлар бар. Алга таба тормышларын музыка белән бәйләргә теләсәләр, бу форум алар өчен менә дигән мөмкинлек! Хәзер төрле кастинглар бик күп үтә. Ләкин алардан барысы да бертөрле «шаблон» җырчылар гына чыга. Ә ARTS BILER FORUM-да балаларга үз стильләрен һәм юнәлешләрен табарга ярдәм итү буенча зур эш башкарыла. Моның өчен оештыручыларга афәрин!

–  Бу форумда конкурс кына түгел, остаханәләр дә бар бит әле. Балалар белем дә алып кайтып китәләр...

–  Менә мин дә шуны әйтәм! Хәзер кешеләр белем алу өчен зур акчалар түгә. 60-70 яшьтә дә укып йөрүче кешеләрне беләм. Ә монда балалар, үз кызыксынуларына карап, остаханәне сайлый ала. Аларга еллар дәвамында сыналган профессионаллар бушка сыйфатлы белем бирә. Мәктәптә бит уку программасын сайлый алмыйсың: анда бөтен кешегә дә бер үк программа. Ә мондый форумнарда балалар үзләре теләгәнне сайлый һәм кызыгып мәгълүмат туплый. ARTS BILER FORUM – бүген балаларга бирелгән мәгълүмат киләчәккә кертем ул.

«ARTS BILER FORUM» ул – төбәкара музыка, хореография, театр сәнгате фестиваль-конкурсы. Ул «Мәдәният» Илкүләм проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Быел икенче тапкыр уздырыла: беренчесе узган ел оештырылган иде һәм бик уңышлы үтте.
тулысынча укырга

Форумның үз бакчасы бар

Форум җирлегендә җәмәгать бакчасы ачылды. Ул алты смена дәвамында эшләячәк. Теләге булган һәркем анда яшел тәмләткечләр, үсентеләр һәм яшелчәләр утырта алачак.

Форум җирлегендә җәмәгать бакчасы ачылды. Ул алты смена дәвамында эшләячәк. Теләге булган һәркем анда яшел тәмләткечләр, үсентеләр һәм яшелчәләр утырта алачак.

Әлеге бакча һәм, гомумән, эко-юнәлеш турында эко-юнәлеш җитәкчесе Диана Газимова белән сөйләштек.

– Инде дүртенче ел рәттән форумнарда эко-юнәлеш эшли. Без уку-укыту сессияләренә төрле спикерларны чакырабыз. Темалар бик төрле: ничек экологик яшәү рәвеше алып барырга, нинди экологик гадәтләр бар, калдыкларны ничек киметергә һәм ничек аерырга, экологик сәяхәтләр, экология һәм роботлар, экологик бизнес, экология һәм спорт һ.б.

Шулай ук форум җирлегендә чүпне аерым җыюны оештырабыз, пластик һәм кәгазьне аерып җыю өчен махсус контейнерлар куелган.

– Белем бирү программасыннан тыш нинди чаралар уздырасыз?

– Алары да бик күп. Әйтик, эко-квиз – анда балалар эко-табышмакларга җавап бирәчәк; «Безнең фикер» – экологик темага дебатлар; стартап-дей – анда һәр алан үзе уйлап тапкан эко-проектны яклаячак; эко-talk – анысында һәр бала үзенең экологик яшәү рәвеше турында сөйли алачак.

– Бүген форум җирлегендә җәмәгать бакчасы ачылды. Нәрсә ул, аңлатып кит әле?

– Бу бакчада һәр теләге булган кеше үзенә түтәл бүлеп ала һәм анда үзе теләгән әйберне утырта, аннары аңа су сибеп, чүбен утап, карап тора, уңышы өлгергәч, аны җыеп ала. Һәр аланның үз түтәле һәм үз тартмасы булачак, үсентеләрне һәм орлыкларны без бирәбез, барысын да үзебез өйрәтәбез. Ә киләсе форумнар бу форумда башланган эшне дәвам итәчәк. Алтынчы форум азагында уңыш җыеп алырбыз, дип өметләнәбез. Бу проектта теләге булган һәркем катнаша ала.

– Ә бу проектның максаты нидә?

– Бу проектның һәм, гомумән, эко-юнәлешнең максаты – кешеләрне нинди генә шартларда да экологик яшәргә өйрәтү һәм моны яхшы гадәткә, яшәү рәвешенә әйләндерү.

тулысынча укырга

Азалия Юнысова

«Сәләт-Азнакай» сменасы әйдаманы

- Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

- Сәләткә очраклы рәвештә 2011-нче елда килеп эләктем. Ул вакытта дус кызым гади бер лагерьга барырга тәкъдим иткән иде. (Аны бары тик без гади дип уйлый идек) (Елмая). Шул вакыттан барысы да үзгәрде.

- Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

- «Сәләт-Азнакай» аланы 2012, 2014 (сәлкеш ролендә булган сменалар), 2017 (беренче тапкыр әйдаман вазыйфасын башкарган смена).

- Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

- Әлбәттә, Сәләт үсә. Әмма, мине кайчандыр үзенә гашыйк иткән рух бераз югалып бара кебек.

- Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

- Хәзерге вакытта мин «Сәләт-Азнакай» аланы әйдаманы.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Минемчә, оешма бүгенге көндә күпкырлы үсеш алган һәм монда барысы да җитәрлек.

- Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Сәләт эшчәнлеге белән беррәттән мин КФУда, Икътисад һәм финанс идарәсе институтында укыйм, ике югары белем алам һәм күптән түгел генә эшли башладым. 

- Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

- Ян йөрәккәем!

- Сәлкешләргә теләгең.

- Сәлкешләргә оялмаска, берләшмә бирә торган мөмкинлекләрне дөрес кулланырга һәм коллекцияләрендә сары футболка булуы белән горурланырга телим!

тулысынча укырга

Арслан Сөләйманов

Сәләт активисты

- Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

- Сәләт дөньясы белән минем гаиләм таныштырды. 

- Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

- «Сәләт-Раушан-2012», «Сәләт-Аршан-2012», «Сәләт-Биләр каласы-2016».

- Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

- Ул сан, сыйфат ягыннан да бик нык үсте. Сәләт – дөнья буйлап тарала торган проект.

- Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

- Хәзерге вакытта Сәләтнең медиа командасында эшлим.

- Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

- Быел җәй мин 1-нче һәм 3-нче форумда эшли алдым, спорт программасы җитәкчесе булдым, моның өчен Нияз Мортазинга рәхмәт! Шулай ук 6-нчы форумда өлкән әйдаман булып эшләргә тиеш идем, ләкин, барып җитә алмадым… (Көлә)

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Медиа үзәк мәктәбе, безнең аудитория белән элемтә нокталарын уйлап тапкан бүлек.

- Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- КФУда ИВМиИТ институтында, 4 курста программа инженериясе юнәлеше буенча укыйм, безнең шәһәрнең төрле оешмаларының социаль челтәрләрен алып барам. Apple техникасы өлкәсендә киң хезмәт күрсәтәм, китаплар укырга яратам, көн саен укыйм!

- Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

- Алтын, сәләт, мәхәббәт.

- Сәлкешләргә теләгең.

- Булдыра аласыңмы, юкмы… Бу мөһим түгел! Үзеңне сынап кара. Шуны истә тот: уңыш кыюларга гына елмая.

тулысынча укырга

Айзирә Кәримуллина

«Сәләт-Болгар» сменасы әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

- 2013-нче елда татар теле буенча республикакүләм олимпиадада беренче тапкыр Сәләт турында ишеттем. Бирегә безнең яныбызга активистлар килде һәм аларның ни белән шөгыльләнүләре һәм әлеге берләшмәне нинди мөмкинлекләр тәкъдим итүе турында сөйләде. Мин шунда ук кызыксындым һәм яз көне «Сәләт-Болгар» сменасына гариза тутырдым. Шул вакыттан бирле мин монда һәм моңа бер тапкыр да үкенмәдем.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

- Ниндидер сменаларны аерып әйтә алмыйм. Минем өчен Сәләт - үзенчәлекле, атмосфералы туган ягым кебек. Һәрбер смена - ул кечкенә генә тормыш мәктәбе. Биредә син дуслар табасың, һәр тапкыр үзеңне яңа яктан ачасың һәм балаларны ихлас күңелдән рухландырасың. Һәр смена чиксезлек бүләк итә һәм бу бик тә шатландыра!

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

- Әлбәттә, Сәләт елдан-ел камилләшә һәм үсә бара. 2013-нче елгы Сәләтне һәм хәзерге сменаларны чагыштырып карасак, зур үсешне күрә алабыз. Сменаларның саны һәм сыйфаты артты, шәхеснең аерым сыйфатларын үстерү өчен мөмкинлекләр дә шактый. Хәзер һәр бала бу киңлеккә җәй көне генә түгел, ел дәвамында да «чума» ала!

– Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

- Быел җәй миңа ике сменада гына эшләргә насыйп булды. Беренче форумда «Болгар-Туган Тел» сменасы кысаларында эшләсәм, өченче форумда «Сәләт-Болгар» аланы командасында булдым.

– Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Сәләт эшчәнлегеннән тыш, КФУның Химия институтында укыйм, репетитор булып эшлим, татар телен өйрәнү буенча онлайн-дәресләр оештырам, шигырьләр язам, психология буенча китаплар укыйм...

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

- Тормышка карашны үзгәртеп кенә тормышны үзгәртеп була.

– Сәлкешләргә теләгең.

- Беркайчан да бер урында тормагыз! Максатлар куеп, алга хәрәкәтләнегез, яратыгыз! Һәм онытмагыз:

Тик үзеңә ышан,
Син дип дәшә җиhан
Сәләт дигән галәмдә!

тулысынча укырга

Азат Бәшәров

«Сәләт-Болгар» сменасы әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– Әлеге оешмага 2016-нчы елда килеп кердем. Бу адым мине нык үзгәртте, яңа мөмкинлекләр бүләк итте.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– «Сәләт-Болгар», «Болгар-Туган Тел», һәм тагын бер тапкыр «Сәләт-Болгар» (Елмая).

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Бу мохиттә бары тик 2016-нчы елдан гына булсам да, шактый күп үзгәрешләр күрәм. Оешма елдан-ел зурая бара, ныгый һәм алга таба кыю адымнар ясый.

– Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

– Өченче форумда эшләргә насыйп булды. Биредә алган хис-кичерешләрне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый! Шулай ук бишенче форумда делегация белән эшләү мөмкинчелеге булды.

– Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

– Сәләттә һәркемнең күңеленә хуш килерлек проектлар бик күп.

– Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Берләшмә эшчәнлегеннән тыш иҗат белән шөгыльләнәм, шигырьләр язам, гитарада уйнарга һәм җырларга өйрәнәм. Укуны тәмамладым, ә алда мине армия көтә.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Дөреслек утта да янмый, суда да батмый.

   Йөрәктән - йөрәккә, Сәләт нуры күчә.

   Безнең күңелдә, Сәләт мәңгегә.

– Сәлкешләргә теләгең.

– Могҗизаны без үзебез иҗат итәбез һәм аны әйләнә-тирәдәгеләргә бүләк итә алабыз. Шәхси яктан үсегез, бер-берегезгә ышаныгыз һәм яхшылык белән уртаклашыгыз!

тулысынча укырга

Карина Халяпова

«Сәләт-Рухият» сменасы әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

- Сәләткә 2017-нче елда килеп эләктем. Бирегә мине Руфат Киямов бер чарада җырларга чакырган иде. Берничә атнадан соң, гомумән, сменага эшләргә барырга тәкъдим итте.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

- Сменаларны аерып әйтә алмыйм. Һәрбер смена – кабатланмас һәм онытылмас!

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

- Сәләт елдан-ел көчәя генә бара! Мин моңа бик тә шатмын. Оешмага гашыйк булган балалар көннән-көн арта гына бара. Минемчә, бу бик зур куаныч.

– Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

- Мин 3-нче, 5-нче һәм 6-нчы форумнарда булдым. Әлбәттә, 3-нче форум – ул бөтенесенә дә таныш булган классик форум. Ә менә 5-нче һәм 6-нчы форумнар минем өчен зур сер иде. Биредә татар телен камил белмәүчеләр, Сәләткә беренче тапкыр килүчеләр шактый булды. Ләкин аның кызыгы да шунда бит! Сәләт принципларын аңлату, сөрәннәрне бергә өйрәнү тагын да күңеллерәк! Нәтиҗә: сменадан киткән вакытта берничә бала яныма килеп: «Кабаттан монда килер өчен, татар телен өйрәнәчәкмен!» дип әйтте.

– Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Минемчә, оешмада һәрбер баланың күңеленә хуш килә торган проект эшләп килә.

– Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Сәләттән тыш актив студент тормышын алып барам. Вокал юнәлеше җитәкчесе булып эшлим, концертларга вокал номерлары куябыз, үзебез төрле чаралар уйлап чыгарабыз. Музыка белән балачактан ук дус.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

- Мин сине яратам — бу шундый гади дә, шул ук вакытта матур да сүз, минемчә.

– Сәлкешләргә теләгең.

- Бәхетле балачак кына телим. Һәркөннең тәмен татып карагыз, үзегезне үстерегез. Сәләткә гел кайтыгыз!

тулысынча укырга

Айтуган Фатыйхов

«Сәләт-Болгар» сменасы әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

–  Әлеге могҗизалы дөньяга беренче адымнарымны мин бары тик бу елның башында «Әйдаманнар мәктәбе» аша ясадым. Шулай итеп биредә минем юлым башланып китте. Җәйне тулысынча Биләрдә әйдаман булып эшләп үткәрдем дисәм, бер дә ялгыш булмас.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

–  Әлбәттә, минем иң беренче аланым - «Сәләт-Болгар». Соңыннан, «Сәләт -Самара» һәм «Сәләт-Батыр».

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Оешмада әле күптән түгел булу сәбәпле, бу сорауга җавап бирергә авырсынам. Әмма, бүгенге көндә Сәләт – ул балаларның сәләтләрен үстерергә менә дигән мәйданчык. Бары тик балаларның теләкләре генә булсын.

– Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

– Этим летом моей первой сменой стал «Сәләт-Болгар», под руководством Рамиля Мингазова и Алины Рамазановой. Далее же отработал 4-ый, 5-ый, 6-ой форум.

– Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

– Хәзерге вакыттагы тенденцияләргә карасак, минемчә, Сәләткә киберспорт буенча дәресләр җитми. Чөнки, бүгенге көндә балаларның күбесе әлеге өлкә белән бик кызыксына. Соңыннан, турнирлар да оештырылса шәп булыр иде дип саныйм. Минем уйлавымча, киберспорт бик тә популяр!

– Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Фотошоп, видеомонтаж белән кызыксынам. Күптән түгел парашюттан сикердем. Армиядән соң, парашют спорты белән шөгыльләнергә планнарым бар.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Тормышта очраган кыенлыклар аркасында үзегезнең кәефегезне төшермәгез. Кем белә, бәлки бу сезнең гомерегезнең яңа ишекләрен ачарга ярдәм итүче ачкычлардыр.

– Сәлкешләргә теләгең.

– Сәлкешләр, яңа эшләргә тотынырга курыкмагыз! Бары тик бу очракта гына биек үрләр яулый алачаксыз. Иң мөһиме, яныгызда һәрвакыт ярдәм итүче кешеләр булсын. Курыкмагыз һәм хыялларыгыз артыннан барыгыз!

тулысынча укырга

Адель Хәертдинов

«Сәләт – Самара» сменасы әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– 2013-нче елда дустым һәм елны Сәләт аланына баруы турында сөйләде. Мин лагерьларны бөтенләй яратмый идем, ләкин дустыма ияреп Сәләткә барып карарга булдым. Һәм мин инде бу берләшмәдә 5 ел!

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– Катлаулы сорау. Барысын да яратам. Ләкин «Сәләт – Самара», «Сәләт – Ак Бүре» и «Сәләт – Имәнкәй» аланнарын аерып әйтергә мөмкин.

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Сәләт һәр елны үзгәрә, яңадан-яңа мөмкинлекләр барлыкка килеп тора.

– Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

– Мин 3-нче һәм 6-нчы форумнарда («Сәләт – Самара», «Сәләт – Ак Бүре») булдым. Һәм шундый фикергә килдем: һәр форум да бер үк җирлектә үтсә дә, һәрберсенең үз рухы, үз үзенчәлеге бар иде.

– Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

– Белмим дә. Минемчә, хәзерге вакытта булган проектлар барлык өлкәләрне дә колачлый.

– Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Укыйм, укыйм һәм тагын бер тапкыр укыйм! Укудан тыш халыкара проектларда, мәсәлән, БМО моделендә катнашырга тырышам.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– «Син ышанма, матурым», «без бәхетле» һәм «хыялым».

– Сәлкешләргә теләгең.

– Сәлкеш, ирешкәннәрдә генә тукталып калма! Бел: камиллеккә чикләр юк, шуңа күрә үзеңне булдыра алган кадәр яраткан эшеңә багышларга тырыш!

 

тулысынча укырга

Гүзәл Мөхәммәтнәбиева

«Сәләт-Яр Чаллы» сменасы әйдаманы

- Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

- Бу бик тә кызыклы вакыйга. Эш шунда ки, дусларым арасында Сәләт дөньясына күптәннән чумганнар шактый күп иде. Җәй узган саен аларның җырлап йөргән җырларын, сөрәннәрен, дөресен генә әйткәндә бик аңлап бетерми идем. Әмма, 2015-нче елда әнием минем өчен «Сәләт-Болгар» аланына гариза тутырып җибәрдек. Тик, бирегә мин эләгә алмадым. Ул елны «Агыйдел» Форумына барырга насыйп булды.

- Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

- Сәләтне яраткан һәм яратмаган сменаларга бүлә алмыйм. Минем өчен нинди дә булса аланга бару үзе бер зур шатлык!

- Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

- Сәләткә кереп киткәнемә күп вакыт үтмәде әле. Әмма, мондагы үсеш бик нык күренә! Балалар өчен уңайлыклар күбәя!

- Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- «Сәләт-Cамара» аланының көзге сессиясенә бик барасым килгән иде. Тик уку процессы бик тыгыз булу сәбәпле, бара алмадым... Мондый мөмкинлекләрне кабаттан ычкындырасым килми. Елмая елмая Сәләт Йортына, проектларда катнашыр өчен йөгерәсем килә!

- Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

- Җәен, бер көтмәгәндә Форумның төп сменасына, «Сәләт-Яр Чаллы» аланына эләктем. Шунысы кызык, бирегә, гомумән, барырга планнаштырмаган идем. Әңгәмәгә дә «Әйдаман булыр өчен нигә чират торалар?» дигән сорауга җавап табам дип килгән идем.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Оешмага нәрсәдер җитми дип әйтә алмыйм. Эшчәнлек тә, үсеш тә бик яхшы бара, минемчә. Тик, җәйнең бер көнендә алан ачырга теләгем барлыкка килде. Кайчан да булса аның турыда кешеләргә сөйләрмен дип уйлыйм. (Елмая)

- Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Хәзерге вакытта 3-нче курста белем алам, университетның активисты булып саналам. Югары белем бирү йортында төрле чаралар оештыру – минем иң япраткан эшләремнең берсе. Спортны үз итәм. Факультет данын яклап мини-футбол, волейбол һәм стритбол командаларында уйныйм. Вокал студиясен тәмамладым. Фотосурәтләр иҗат итәргә, рәсем ясарга, язмалар язарга, телләр өйрәнергә яратам. Хәзерге вакытта исә гитарада уйнарга тырышам һәм график дизайн нигезләрен өйрәнәм.

- Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

-«Үз тормышыңны ЯРатып», «Елмай», «Гел яхшылыкка омтыл», «Могҗиза көтмәгез, үзегез бер могҗиза булып яшәгез», «Матурлык – ул син, бәхет – ул син».

- Сәлкешләргә теләгең.

- Сәлкешләргә теләк булып, махсус шигырь иҗат иттем.

Сәлкешемә. (Автор: Гүзәл апа Мөхәммәтнәбиева )

Менә, адым ясап, кердең Сәләт дөньясына. 
Сәлам, Дустым! Рәхим ит син, Сәләт гаиләсенә. 
Монда булган һәрбер мизгел кабатланмас, 
Шатлык, бар мизгелләр калыр, булып мирас.

Сәләт дөньясында тапкан һәрбер дустың, 
Иң кадерле нәрсә булыр, гүя алтын. 
Торма читтә, тизрәк кушыл безнең янга 
Нишләгәнең әле барып җитә алмас аңга.

Елмай! Омтыл яхшылыкка, бөек үргә 
Тормыш тәмен таты безнең белән бергә. 
Без - бер гаилә, бердәм дәүләт, без - бер галәм, 
Без - көч, без - Рух, Сәләт хәзер синең гаиләң.

Синең көләч йөзең минем өчен алтын кебек, 
Күпме шатлык һәм күз яше синең белән күрдек. 
Кочагымда сине тату - бер могҗиза, 
Тормышымны сиңа багышларга да мин риза.

Сәлкеш, минем өчен син хәзер - зур галәм! 
Бу минуттан Сәләт - синең гаиләң. 
Син мәңгегә минем йөрәгемдә, шуны син бел. 
Яратырга сине омтыла минем күңел.

тулысынча укырга

Карина Цой

«Сәләт-Самара 2018», «Сәләт-Акбүре 2018» сменалары әйдаманы

- Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

- Безнең мәктәптән бик күпләр Сәләткә барып кайтты (Ислам абый Вәлиев, Камилә апа Сөләйманова, Алсу апа Ганиева һәм башкалар). Минем дә Сәләт мохитенә чумып карыйсым килде һәм 2012-нче беренче тапкыр «Сәләт-Раушан»га бардым.

- Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

- «Сәләт-Раушан», «Сәләт -Самара», «Сәләт-Имәнкәй».

- Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

- Хәзер инновацияләр һәм мөмкинлекләр күбрәк, мин сәлкеш булганда аның кадәр үк түгел иде.

- Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Смена әйдаманы булудан тыш, быел мин Казанның 9-нчы мәктәбенең Сәләт Клубы кураторы булдым.

- Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

- Быел «Сәләт -Самара» сменасы белән 3-нче һәм «Сәләт-Акбүре» сменасы белән 6-нчы форумда булдым. 6-нчы форум миңа күбрәк ошады.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Әгәр бу интервьюны элегрәк алган булсагыз, мин «рәсем сәнгате белән бәйле проект кирәк» дип җавап биргән булыр идем. Ләкин өлгерми калдым (елмая). Күптән түгел Сәләт «Шәһри Биләр» пленэр-мәктәбен уздырды бит инде.

- Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Робототехника һәм тиз уку дәресләрен алып барам, француз телен өйрәнә башладым, гитарада уйныйм.

- Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

- Игорь абый Смирнов әйтмешли: «Хәерлесе», «синең шул булыр инде».

- Сәлкешләргә теләгең.

- Бик күпләр, тизрәк зур үсәсем һәм әйдаман буласым килә, ди. Ә мин сезгә менә нәрсә телим: зур үсәргә ашыкмагыз, балачак мизгелләренең тәмен белегез! Латинча әйтсәк, carpe diem («мизгелне тотып калыгыз»)!

тулысынча укырга

Рамил Минһаҗев

«Сәләт-Болгар 2018» сменасы директоры

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– 2009-нчы елда беренче тапкыр сәлкеш булып «Сәләт-Раушан» аланына бардым. Ә берләшмә турында мәктәптә танышларымнан ишеткән идем. Сәләтнең энергетикасы һәм сәлкешләр белән еллар буена элемтәне югалтмавы ошады. Кызганыч, тик бу сәлкеш булып соңгы тапкыр баруым иде. Ә 2016-нчы елда Назлыгөл Вәлиуллина мине үз командасына чакырды, һәм нәкъ менә шул вакыттан мин әйдаманнан профильле смена директорына әйләндем.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– Әлбәттә инде, «Сәләт-Болгар», аннары «Сәләт-Ак Бүре», ә өченче урында – калган барлык аланнар, чөнки мин аларның барысын да яратам (елмая).

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Бер әйбер генә әйтә алам: оештыру елдан-ел үсә. Ниндидер аерым моментларны аерып күрсәтәсем килми. Сәләт үсте, аның белән бергә мин дә үстем!

– Сәлкеш – ул...

– Сәлкеш – ул аланның кәефе, аланның җиңүләре, аланның җаны!

– Әйдаман – ул...

– Әйдаман – ул эш кешесе, максат кешесе!

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Талия апа Усманова белән Нияз абый Мортазин. Мин һәрвакыт аларга охшарга тырыштым!

– Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Сәләтнең бөтен яңалыкларыннан хәбәрдар булырга тырышам. Берләшмәдә проектлар бик күп. Бәлки, берәрсендә үземне оештыручы ролендә дә сынап карый алырмын.

– Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

– Миңа өченче Форумда эшләү насыйп булды. Дөресен генә әйткәндә, мин җаваплылык тоймады, бары эшемне 200 процентка җиренә җиткереп эшләргә, команданың куркынычсызлыгын, сәламәтлеген, яхшы кәефтә булуын кайгыртырга тиешлегемне генә тойдым.

– Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?

– Минем берничә идеям бар, ләкин әлегә сер булып калсын әле (көлә).

– Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Магистратурада укыйм, инженер программист булып эшлим, «Сәмрух» иҗат берләшмәсенең техник бүлеге командасына керәм.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– «Әйе», «әти», «әни», «гаилә».

– Сәлкешләргә теләгең.

–  Һәр кешедә Сәләт кисәкчеге булуын һәм һәркемнең бу зур берләшмәгә керүен телим.

тулысынча укырга

Алинә Рамазанова

«Сәләт-Болгар» сменасы өлкән әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– 2012-нче елда дустым мәктәптә күрешкән саен Сәләттә, аеруча «Сәләт-Санак»та ничек шәп булуы турында сөйли иде. Кызыктым да үзем дә катнашу өчен гариза калдырдым. Ләкин ул елны бара алмадым. Бары тик 2013-нче елда гына бару насыйп булды. Сәләт дөньясына сәяхәтем шулай башланды.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– Әлбәттә инде, «Сәләт-Болгар», «Сәләт-Изге чишмә» һәм «Сәләт-Раушан». «Сәләт-Болгар» – гаилә, «Сәләт-Изге чишмә» – яшьлек, «Сәләт-Раушан» белем.

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Ниндидер нәтиҗәләр ясар өчен, мин үземне Сәләт «старичогы» дип уйламыйм әле. Ләкин бер нәрсә үзгәрми – танышулар.

– Сәлкеш – ул...

– Ул әйдаман һәм башҗитәк өчен мотиватор, барысы да алар өчен эшләнә бит.

– Әйдаман – ул...

– Сәлкеш өчен беренче кеше. Ул үз эшенә һәм сәлкешләр елмаюына гашыйк кеше булырга тиеш.

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Алар минем өчен үрнәк! Зилә апа Нәбиуллина белән Руслан абый Закиров.

– Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Хәзерге вакытта мин әйдаман гына.

– Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

– Мин алты форумның бишесендә булдым. SOFT SKILLS FORUM-нан MEDIA BILER FORUM-га кадәр. Форумнар күзгә күренеп үсте, камилләште. Алар белән бергә без дә үстек.

– Сәләткә нинди проектлар җитми дип уйлыйсың?

– Даими нигездә эшли торган иҗади проектлар кирәк. Мәсәлән, мин үзем атнага 2-3 тапкыр биюгә яки актерлык осталыгы дәресенә йөрер идем. Үзебездә булган тәҗрибәне башкалар белән уртаклашырга кирәк дип саныйм.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Әнигә бизнеста ярдәм итәм, репетитор булып эшлим. Бу миңа бик ошый. Балаларга Сәләт турында сөйләдем һәм алар үзләре дә аланнарга килделәр.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Елмай. Артта калмаска, икеләнмәскә.

– Сәлкешләргә теләгең.

– Дөньяны яратыгыз, максатларыгызга ирешегез һәм бер-берегез белән дус булыгыз. Хәзерге көндә кулыгызда булган мөмкинлекне ычкындырмагыз.

тулысынча укырга

Галәэтдин Усманов

«Сәләт-Рухият 2018» сменасы әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– Сәләткә мин 2017-нче елда килеп эләктем. Әлеге оешманың аланнарына баручыларның ни өчен шуның кадәр күзләре януларын, бу «дөньяны» икенче өй дип йөрткәннәрен аңлыйсым килә иде. Бу сорауга җавапны үзем монда килгәч кенә таба алдым. Сәләт – бер ел алга энергия бирә ала торган мохит ул... Җылы мохитне, минемчә, якын кешеләр белән дуслык барлыкка китерә. Моны тойгач, мин үзем дә бирегә кабат һәм кабат килергә теләүчеләрнең берсенә әйләндем дияргә кирәк. 

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– «Сәләт – Саба 2017», «Сәләт – Рухият18», «Сәләт –...2019».

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Һичшиксез, берләшмәнең зур, бары тик яхшы якка гына булган үзгәрешләрен күрергә мөмкин. Аланнарда да, «кырда» да инфраструктура елдан-ел яхшыра бара – моны әйтмичә булмый. Моңа тагын бер дәлил: сәлкеш һәм әйдаман булып барырга теләүчеләрнең саны арту. Сәләт Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә, башка илләрдә дә үсә. Бу безне бик куандыра.

– Сәлкеш – ул...

– Сәлкеш – зур потенциалга ия булган бәләкәй кеше.

– Әйдаман – ул...

– Әйдаман – балаларны яхшы якка юнәлдерүче кеше.

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Кызганыч, тик минем сменага беркайчан да бала булып барганым юк.

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Ике ел дәвамында Сәләт аланнарында әйдаман вазыйфасын башкарам. Гаҗәеп дөньяны күрергә ярдәм иткән беренче тәҗрибәм «Сәләт – Саба 2017»дә тупланды. Икенче әйдаманлыгым исә «Сәләт – Рухият 2018»дә узды. Биредә мин бу могҗизалы дөньяга тагын да тирәнрәк чумдым.

– Күбесе белгәнчә, бу җәйне Биләрдә Сәләтнең 6 форумы үткәрелде. Син эшләгән форум турында сөйләсәң иде...

– Быел миңа 3-нче һәм 6-нчы форумнарга барырга насыйп булды. Аларның һәркайсы минем хәтердә эз калдырды дияргә дә була. Эссе һава, суыклар, яңгыр – боларның берсе дә Биләрдә алган хисләрне бетерә алмаячак!

– Сәләткә нинди проектлар җитми дип уйлыйсың?

– Бу сорауга җавап бирү авыррак... Минемчә, кызыклы проектлар инде шактый күп. Хәзер аларның һәркайсын яхшыртуга һәм аларның нәтиҗәлелеген арттыруга игътибарны юнәлтергә кирәк дип саныйм.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Менә инде 15 елдан артык мин каратэ белән шөгыльләнәм. Спорт минем өчен бик мөһим, мин үземне шуннан башка, хәрәкәтләрдән, тренировкалардан башка күз алдына китерә алмыйм. Бу елларда каратэ белән шөгыльләнгәндә мин төбәкара һәм Бөтенроссия дәрәҗәләрендә күп кенә җиңүләр яуларга өлгердем. Хәзерге вакытта без команда белән институт һәм университетта партнерлык элемтәләрен үстерү белән шөгыльләнәбез. Бу Фандрайзинг дип атала.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Безнең республиканың шигаре һәм барлык авыр эшләрне башкарырга ярдәм итә торган: «Без булдырабыз!»

– Сәлкешләргә теләгең.

- Сәлкеш, исеңдә тот! Булдыра алмаслык нәрсә юк! Башларыбызда булган барлык мәсьәләләрне, чикләрне без үзебез булдырабыз. Сезнең барлык максатларыгызга ирешүегезне, беркайчан да өметсез булып калмавыгызны һәм һәрвакыт камиллеккә омтылуыгызны телим!

тулысынча укырга