Апрель турында кыскача! кире кайтырга

Коротко об апреле!

Апрель аеның аеруча якты һәм истәлекле вакыйгаларына нәтиҗәләр ясар вакыт җитте! Язның икенче ае чараларга бик бай булды һәм һәркемнең күңелендә, һичшиксез, бары тик яхшы эмоцияләр калдырып китте.

·         «Яшь йөрәкләр» театр лабораториясенең йомгаклау спектакле (02.04.)

2 апрель көнне Шәрык клубында «Яшь йөрәкләр» театр лабораториясе «Луиза…» мәхәббәт тарихы дип исемләнгән йомгаклау спектакленә театр сәнгатен сөючеләрне җыйды. Әлеге премьера тамашачыларны шагыйрь Хәсән Туфан һәм актриса Луиза Салиаскарованың мәхәббәт тарихы белән таныштырды, танылган шәхесләрнең күңел көзгесенә сәяхәт кылырга чакырды. Спектакльгә сәләтлеләр театр лабораториясенең дәресләрендә 5 ай дәвамында ныклы әзерлек алып барды. Тамашачылар актерларның үз рольләрен чын мәгънәсендә үзләре аша үткәреп, оста уйнауларына, геройларның хис-кичерешләрен төгәл җиткерә алуларына, спектакльнең куелышына, һәр элементының җентекле уйланылуына сокланып таң калдылар.

Тулырак: https://selet.biz/tat/news/teatralnye-ogni-sogrevayut-dushu/

·         «Сәләтле җәй» марафоны (ай дәвамында)

«Сәләтле җәй - 2025» ял итү кампаниясенә әзерлек кысаларында «Сәләтле җәй» марафоны үз эшчәнлеген актив алып бара. Ай дәвамында Сәләт йортында аланнар сәлкешләр өчен төрле чаралар оештырды: «Осталар бистәсе» аланының «ОСТАханә» кичәсе, «Шаян»& «Манзара»& «Биләр каласы» очрашуы, «Галәм» аланы һәм «Сәләт – Идел» клубыннан «Галәм көне», «Батыр» аланы һәм «Мирах» клубы – интеллектуаль уен, «Кама» аланының спорт чарасы, «Саба» аланы кичәсе, «Гайрәт» аланының «Тиздән җәй» чарасы, «Алмаз балкышы» - «Алмаз» аланы, «Шәхес&Олимп» квизы, «Имәнкәй серләре» остаханәсе, «Акбүре» аланы һәм «Мирах» клубыннан интеллектуаль уен, «Мирас» аланының «Фатирник» кичәсе. Шулай ук Сәләт аланнары «Алмагач» мәктәбе белән шактый күп очрашулар уздырды, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия, Казан шәһәре Яңа Савин районының «Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем белем мәктәбе», Шәмәрдән лицее һәм Саба районының балалар иҗат үзәге укучыларын Сәләт дөньясы белән якыннанрак таныштырып, аларга күңелле остаханәләр оештырдылар. Сәләтлеләр шулай ук «ТНВ», ГТРК Татарстан һәм «ШАЯН» телеканалы тапшыруларында, «Тәртип» радиосының эфирында «Сәләтле җәй - 2025» турында сөйләде. Моннан тыш, Сәләт йортында җәйге профильле аланнарның программасын тәкъдим итү чарасы булып узды.

·         «Әйдаманнар мәктәбе» һәм «Укытучылар мәктәбе»нең яңа дулкыны (12.04-13.04)

Яңа белемнәргә гаять бай уку-укыту программасы кысаларында булачак әйдаманнар һәм укытучылар ике көн дәвамында Сәләт дөньясының концепциясе, үз рольләренең функционалы һәм аның үзенчәлекләре белән танышты, педагогик очракларны чишү, беренче ярдәм нигезләре, шәмчекләр, нәтиҗәле программа төзү нигезләрен өйрәнү тренингларында катнашты һәм имтиханнарын уңышлы тапшырып, «Әйдаманнар мәктәбе»н һәм «Укытучылар мәктәбе»н уңышлы тәмамлавын раслаган таныклык алды.

·         «Сәләтле җәй» ял итү кампаниясенә һәм XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумына багышланган матбугат конференциясе (23.04)

Ел саен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Сәләтле җәй» ял итү кампаниясенә багышланган матбугат конференциясе уза. Быел чарада Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе, «Остаз» һәм «Сәләт җыены» проектлары җитәкчесе Диләрә Якубова һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары, «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Аяз Ханафин катнашты. Быелгы ял итү кампаниясе яңалыклары, Сәләтнең миссиясе, җәйгә әзерлек ничек башкарылды һәм XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумында ниләр булачагы турында сүз алып барылды.

·         Флүс Латыйфи исемендәге XIV республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсы (19.04.)

19 апрель көнне XIV «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсы җиңүчеләре Казанда Сәләт йортында җыелды. Яшь язучылар һәм аларның җитәкчеләре Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында һәм Г.Камал исемендәге Татар академия театрының тарихи бинасына театраль экскурсиядә катнашты. Бу елны конкурсның яңалыгы буларак «Ачык сөйләшү» форматындагы экспертлар белән очрашу да оештырылды, очрашу барышында катнашучылар ясалма фәһем һәм аны иҗатта ничек кулланырга мөмкин икәнлеге турында әңгәмә алып барды. Шулай ук финалистларның жюри әгъзаларыннан үз иҗат җимешләре буенча кайтаваз ишетү мөмкинлеге дә булды. Флүс Латыйфи исемендәге XIV республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсының Гран-при ияләре булып Ләйлә Нуриева һәм Энҗе Ильясова билгеләнде.

·         Әдип Әлмир кубогына XI шахмат турниры (20.04)

20 апрель көнне Сәләт йортында Әдип Әлмир кубогына XI шахмат турнирының йомгаклау этабы узды. Турнир яшь шахматчыларны бергә җыйды һәм аларга үз осталыкларын күрсәтер өчен шәп мөмкинлек булды. Турнир бик җитди көрәш белән узды, уенчылар үзләренең зиһен, мантыйк һәм фикерләү сәләтләрен күрсәтте. Турнир ФИДА шахмат уеннары кагыйдәләре буенча үткәрелде. Ярышлар ике төркемдә үткәрелде. Турнир призерларына истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә җиңүчеләр Әдип Әлмир кубогына ия булды.

Тулырак: https://selet.biz/tat/news/shakhmatnyy-turnir-prazdnik-dukha-pobedy-sily-dukha-i-druzhby/

·         Ачык ишекләр көне (24.04)

Сәлкешләр, әйдаманнар, башҗитәкләр – барлык сәләтлеләр һәм кунаклар 24 апрель көнне Сәләт йортында Ачык ишекләр көненә җыелды. Сәлкешләр һәм кунаклар өчен барлык Сәләт аланнарына җанлы сәяхәт оештырылды, һәрбер алан үз юнәлеше турында сөйләде, төрле уеннар, остаханәләр оештырды. Шулай ук Ачык ишекләр көненә танылган блогерлар һәм йолдызлар да килде: Сәидә Мөхәммәтҗанова, Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыров, Алинә Гималтдинова һ.б. Алар Сәләтнең җәйгә әзерлегенең мизгелләрен беренчеләрдән булып күрә алдылар. Чара бик күңелле һәм җылы мохиттә узды!

·         «Асыл гаилә» җыены (26.04)

26 апрель көнне «Йолдызлы» базасында «Асыл гаилә» җыены узды. Ана теле көне уңаеннан программа укытучылар һәм укучылар тарафыннан куелган театраль спектакльдән башланып китте! «Асыл гаилә» җыены катнашучылары махсус кунак Айдар Абрахимов белән очрашты һәм «Ата-бабалар музыкасы» проекты белән танышты. Милли рухта узучы, җыр, бию һәм шигърият бәйрәме мохите һәр катнашучының күңеленә хуш килде.

·         М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең Х Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе (30.04)

30 апрель көнне Сәләт йортында фән белән кызыксынучы яшь галимнәр җыелды! Сәләтле яшь галимнәр жюри әгъзаларына фәнни эшләрен тәкъдим итте һәм шушы эшләр арасыннан иң яхшысы сайлап алынып, җиңүчеләр бүләкләнде.
Берсеннән-берсе уникаль фәнни темалар, берсеннән-берсе матур чыгышлар, конференция фән бәйрәменә әверелде! Моннан тыш, катнашучылар өчен «Проект әзерләүдә нейрочелтәрләр куллану» темасына багышланган очрашу оештырылды.

·         «Санак лаб» уку-укыту лабораториясенең язгы сессиясе (27.04-03.05)

Мәгълүмати технологияләрне үз итүчеләр «Санак Лаб» лабораториясенең язгы сәяхәтенә кузгалды. Иң сәләтле балалар заманча технологияләр мохитендә, якын дуслар һәм әйдаманнар янында ял итә. Мавыктыргыч уку-укыту программасы белән алар өчен мәдәни программа да оештырыла.

·         «Алчарлар» проекты

Апрель аенда «Алчарлар» проекты үз эшчәнлеген актив рәвештә башлап җибәрде! Бу яңа проект сәләтлеләрнең яшь буыны вәкилләрен бергә җыеп, Сәләтне үстерүдә, ныгытуда алып барылачак эшләрне күз алдында тота. Тиздән сез бу проект белән якыннанрак таныша алачаксыз!