Казанышлар

2017, август «Сәләт-Монреаль» халыкара уку-укыту һәм сәламәтләндерү лагере Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән Канаданың Монреаль шәһәрендә беренче тапкыр уздырылды. Сменаның төп максаты – Татарстан Республикасыннан һәм Рәсәйнең башка төбәкләреннән сәләтле балаларга һәм актив яшьләргә үсү өчен мөмкинлекләр тудыру. Сменада катнашу өчен 200дән артык гариза кабул ителде, Татарстаннан исә 20 кеше бәйгедән узды. Милләттәшләребез арасында Чехия, АКШ, Канададан бик күп сәләтле яшьләр катнашты.
2017, июль 2017-нче елда Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме белән Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумы 2 сменалык форматта уздырыла.

Форум яшьләрнең интеллектуаль, иҗади һәм рухи потенциалын күрсәтү, кыю инновацион проектларны тәкъдим итү өчен уникаль мәйданчык булып тора. Форумның 2 сменасында да өстәмә тема булып экология һәм тотрыклы үсеш торды.
2017, июнь Самарада «Сәләт» клубы вәкилләре тәкъдиме белән беренче тапкыр «Сәләт-Самара» исмеле профильле смена уздырыла.  Сменада Татарстаннан – 24, Самарадан – 54 һәм Сәләт клубыннан барлыгы 25 сәлкеш катнашты.  Алан программасы катнашучыларны белем, фән ягыннан да, иҗади яктан да үстерүне максат итеп куя. «Сәләт-Самара» аланының төп максатлары: Самара өлкәсендә һәм башка төбәкләрдән килгән сәләтле балаларның татар теле дәрәҗәсен арттыру, татар мохитен тудыру, балаларның фәнни һәм иҗади мөмкинлекләрен ачу, арттыру.
2017, июнь IV Төбәкара «Болгар-Туган Тел» лагере беренче тапкыр 2 сменада үткәрелә. Катнашучылар – Рәсәйнең 15 төбәгеннән җыелган 1 000 артык сәләтле балалар. Проектның максаты – татар телен өйрәнүгә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү, татар мәдәнияте традицияләрен кабул итү һәм үзләштерү. Актив позицияле сәләтле шәхес тәрбияләүдә инновацион алымнар куллану.
2016, август Биләр каласының «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә Алексеевск районы балалары өчен  беренче тапкыр «Сәләт-Имәнкәй» исемле профильле смена уздырыла. «Сәләт-Имәнкәй» аланы интеллектуаль һәм физик яктан камилләшергә теләүче балалар өчен оештырыла.
2016, июль Татарстан Республикасының Лаеш районында урнашкан «Звёздный» БСҮ  беренче тапкыр «Сәләт-Эшмәкәр» исемле профильле смена уздырыла. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, эшмәкәрлек өлкәсендә өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Эшмәкәрлек сәләтен үстерү, бизнес төзү осталыгын булдыру өчен бер дигән уникаль мәйданчык. Сменаның программасы иҗади чараларны да үз эченә ала.
2016, июнь Биләр каласының «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә беренче тапкыр «Осталар бистәсе» исемле профильле смена уздырыла. Балалар төрле өлкәләрдә үз проектларын булдыра: кул эшләре, дизайн, гравировка, 3D-проектлаштыру.

2016, 19 февраль Беренче тапкыр «Сәмрух» исемле Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясе уздырыла. Сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясендә «Сәләт» берләшмәсен актив үстерүче балалар, яшьләр, мөгаллимнәр һәм укытучылар катнаша. Ул Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Респукбликасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.
2016, август Татарстан Республикасы Президентының 2016-нчы елның 23-нче августындагы № УП-723 номерлы Указы нигезендә «Сәләт» берләшмәсе гражданлык җәмгыяте институты үсешенә зур өлеш керткәне өчен  Президент премиясе белән бүләкләнде.  
2015, июль IV Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов катнашты. Форум кысаларында Президентыбыз Биләр каласында урнашкан ел дәвамында эшләүче «Фәнсар» уку-укыту үзәген рәсми рәвештә ачык дип игълан итте.  

«Фәнсар» – Биләр тыюлыгында урнашкан фән һәм уку-укыту чаралары үткәрү өчен заманча комплекс. «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге – сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, сайлап алу һәм үстерүгә корылган интеллектуаль һәм рухи мохит. Үзәк яшьләр оешмаларын, белем бирү учрежденияләрен, тренинг-үзәкләрне, тур-оешмаларны, шулай ук аерым шәхесләрне хезмәттәшлек итергә чакыра.
2015, 10-16-нчы июнь Казан шәһәрендә  «Россия – ислам дөньясы» дип исемләнгән стратегик эшчәнлек планы кысаларында, беренче тапкыр «Әңгәмә һәм хезмәттәшлек өчен инновацияләр» дип аталган лагерь һәм яшь эшмәкәрләр өчен форум үткәрелде. Әлеге чараларга 27 илдән катнашучы җыелды. Форумның оештыручылары булып Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Ислам хезмәттәшлеген оештыру буенча яшьләр форумы (ICYF-DC) һәм Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый «Сәләт» фонды тора. Катнашучылар -  үз эшләрен яңа гына башлап килүче эшмәкәрләр. Тагын бер шарт – аларның яше 18-30 яшь аралыгында булырга тиеш. Очрашудан соң яшь эшмәкәрләр үзләренең бизнес-проектларын төзеп бетереп «Kazansammit»та тәкъдим итәргә әзерләнделәр.
2014, июнь Башкортстан Республикасының гүзәл табигатьле Кандракүл буенда «Сәләт-Кандракүл» туган якны өйрәнү аланы эшли башлады. Бу аланда сәлкешләр татар һәм башкорт халыкларының йолалары, гореф-гадәтләре, тарихы белән таныша. Беренче тапкыр «Сәләт-Кандракүл» 75 мәктәп укучысы катнашында уздырылды.
1994, июнь Арча эшчеләр поселыгында Арча педагогика көллияте һәм Арчаның 1-нче номерлы физика-математика мәктәбе базасында Сәләт компьютер аланы уздырыла. Аланда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Мәскәү шәһәреннән килгән 65 бала катнаша.
1995 Үзенә 150-дән артык студентны туплаган Сәләт клубы эшли башлый.
1997 Юстиция министрлыгында «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды (ТРМОФ) теркәлә.
Биләр мәдәни-тарихи тыюлыгында беренче Сәләт җыены үтә. Анда Татарстан Республикасыннан 120 укучы һәм студент катнаша.
1998 Профильле лагерьлар арасында уздырылган республика бәйгесендә Сәләт беренче урынны яулый. ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә Арча эшчеләр поселыганда педагогика көллияте студентлары арасында Сәләт Беренче республикакүләм әйдаманнар бәйгесе уздырыла. Кара диңгездә (Туапсе шәһәре) беренче тапкыр җәйге Сәләт аланы оештырыла.
1999, июль-август Сәләт уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланнары программасы Россия Федерациясенең Яшьләр сәясәте дәүләт комитеты билгеләгән III дәрәҗә грантка лаек дип табыла.
2001, 16 март ТР Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Алексеевск районы җитәкчелеге һәм ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты белән берлектә «Фәнсар» яшьләр академия шәһәре проектын һәм аның макетын тәкъдим итү семинары үткәрелә.
2002 Казан шәһәренең Ш.Мәрҗәни исемендәге 2-нче номерлы гимназиясе базасында «Фәнсар - аң-фәһем чишмәсе» балалар фәнни мәктәбенең кышкы укулары оештырыла. Укуларда 64 мәктәп укучысы катнаша.
«Сәләт» иҗтимагый фондының «Фәнсар - аң-фәһем чишмәсе» Республика ел әйләнә укыту-сәламәтләндерү мәктәбе проекты Яшьләр программалары арасында уздырылган Россиякүләм конкурста РФ Мәгариф министрлыгының II дәрәҗә грантына лаек дип табыла. «Фәнсар» яшьләр академия шәһәре» проекты исә конкурсның Лауреаты була.
«Байтик» компьютер лагере базасында беренче тапкыр Рөстәм Бикмуллин исемендәге автор-башкаручылар музыкаль фестивале оештырыла. Фестивальдә республиканың төрле төбәкләреннән килгән 140 укучы һәм студент катнаша.
2004 Сәләт делегациясе Несебр шәһәрендә (Болгария) узган «Славян күпере — балалар дипломатиясе» Халыкара тарих һәм туган якны өйрәнү конференциясе эшендә катнаша. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Сәләт хәрәкәтенең 10-еллыгын бәйрәм итү оештырыла. Юбилейда академик М.И.Мәхмүтов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.А. Ратникова һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры М.М. Бариев катнашалар.