Шәхес

Данис Мөхәммәтҗанов: «Беркайчан да бернидән дә курыкмагыз, максатлар куегыз, аларга ирешегез, бозваткыч шикелле алга барыгыз, иң мөһиме туктап калмагыз!»

Агымдагы елда Сәләт клубы Президенты итеп сайланган Данис Мөхәммәтҗанов сентябрь аенда төбәк «Сәләт» клублары буенча Сәләт марафоны кысыларында, 22 төбәктә кунакта булып, аларның эшчәнлеге белән танышып кайтты.

Аның Сәләт белән танышуы, Президент вазыйфасына алынуы һәм төбәк «Сәләт» клублары буенча Сәләт марафоны хакындагы фикерләре турында безнең интерьюда укыгыз.

Сәләт белән ничек таныштың?

Иң беренче тапкыр мин сәләткә 2018 елда Медиа Биләр Форумга килдем. Бу мохитне шундый ошаттым ки, хәтта кайтып китәсем килмәде. Шуннан соң мин Сәләт дөньясын өйрәнә башладым. Иң кулае булып, Сәләт активы мәктәбе тоелды. Анда гариза җибәрдем, уңай җавап алгач, шатлыгым эчемә сыймады!

Президентлык юлың турында да сөйләп кит әле.

Ел әйләнәсе Сәләт мохитендә булу теләгем клубларга илтте мине. Җәем, көзем, кышым, язым Сәләттә узды. Проектларда мин хәзер катнашучы ролендә түгел, оештыручы ролендә идем. 2021 елда вице-президент вазыйфасына алындым һәм Сәләт активы мәктәбенә өлкән куратор буларак бардым, ә 2022 ел башында Сәләт клубы Президенты булдым.

Төбәк «Сәләт» клублары буенча Сәләт марафоны оештыру идеясе нидән барлыкка килде? Марафон турында тулырак сөйлә әле.

Президент булгач, иң беренче эш итеп, төбәктәге хәлләрне белешергә уйладым, чөнки төбәк «Сәләт» клубларының уңышлы эшчәнлеген тәэмин итү гаять мөһим мәсьәлә. Алар – Сәләтнең аерылгысыз өлеше. Төбәк «Сәләт» клубларының төп максаты – үз төбәкләрендә Сәләтнең эшчәнлеген яктырту, кабатланмас мохитне тудыру, яшьләргә проектлар, файдалы һәм күңелле ял хакында сөйләү. Алдыбызга яңа уку елында барлык клубларны да барлап чыгу максатын куеп, юлга кузгалдык. Ике атна эчендә Татарстанның яртысын диярлек кенә түгел, хәтта Самара һәм Башкортстанда да булырга өлгердек! Клубларның эшчәнлеге бик сөендерә, һәр төбәктән канәгать булып кайттык.

Президент буларак сәлкешләргә әйтәсе сүзләрең бардыр. Аларга нинди киңәшләр бирер идең?

Беркайчан да бернидән дә курыкмагыз, максатлар куегыз, аларга ирешегез, бозваткыч шикелле алга барыгыз, иң мөһиме туктап калмагыз! Юл кыенлыкларсыз булмый, аларны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Зур көч, тырышлык куйган, күңелеңне биреп эшләгән очракта бар нәрсәгә дә ирешеп була.

Элвин Грей: «Максатыгызга ирешергә теләсәгез - тырышыгыз һәм бар көчегезне куегыз».

Биләрдә Элвин Грей тәхәллүсе астында танылган җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Радик Юльякшин белән иҗади очрашу булып узды. Очрашу барышында сәлкешләр аңа кызыксындырган сорауларын бирделәр, шулай ук музыкант белән бергә яраткан җырларын башкардылар.

Сәләт белән танышуы, җырчы карьерасын башлавы һәм Юрий Шатунов белән дуслыгы турында безнең интерьюда укыгыз.

Сәләт белән ничек таныштыгыз?

Минем бу яшьләр форумы турында күп ишеткәнем булды, ләкин беренче тапкыр биредә әле күптән түгел генә булдым, без Саша Головин белән бергә килгән идек. Бу искиткеч мохиткә чумдым да: «Мин мәктәптә укыганда мондый форумның булмавы бигрәк кызганыч», - дип уйлап куйдым. Мин бәләкәй вакытымда мондый җиргә килергә бик теләр идем. Аны хәзер күрә алуыма шатмын.

Сәләт - сәлкешләр кызыклы кунаклар һәм артистлар белән таныша, туган тел мохитендә була алган искиткеч урын. Сәләт телне саклау өчен бик зур эш башкара. Балаларның үз тамырларыннан тартынмавы, татарча текә җырлар тыңлавы мөһим. Мин үзем дә музыка аша моңа ярдәм итәргә тырышам.

Балаларым тугач, «Сәләт» атмосферасын үзләре сизсеннәр өчен мин аларны бирегә җибәрермен дип уйлыйм

Сезнең җырчы карьерагыз ничек башланды?

Мин үземне бик озак эзләдем һәм күп өлкәләрне сынап карадым. Музыкант буларак юлым курай музыка коралына гашыйк булган мизгелемнән башланды. Мин анарда уйнарга бик озак өйрәндем һәм бер мизгелдә җырларга теләвемне аңладым. Моңа мине укытучым этәрде.

Якынча 14 яшемдә мин җырлый башладым һәм шул ук яшьтә үземнең беренче җырымны яздырдым. Ул шунда ук радиостанциягә эләкте һәм миңа популярлыкка ирешергә ярдәм итте.

Монда утыручыларның күбесе өчен сез кумир булып торасыз, ә сезнең кумирларыгыз бармы?

Әле бәләкәй вакытымнан ук Юрий Шатунов минем кумирым булды. Мин аның җырларын бик яраттым һәм, әйтергә кирәк, аларны тыңлап үстем. Бер кызыклы очрак та булган иде әле. Бер вакыт мин аның җырлары белән кассета сатып алдым, кассетаның икенче ягында: «Әгәр сез музыка, аранжировка яки җырлар язасыз икән, миңа үз материалларыгызны җибәрегез», - дип язылган иде. Ул вакытта миңа 16-17 яшь иде һәм мин аңа үз җырымны җибәреп карарга булдым.

Ул чакта мин әллә нигә өметләнмәдем дә һәм тиздән бу хакта бөтенләй оныттым. Берникадәр вакыттан соң миңа бик күп нульләрдән торган сәер номердан шалтырату килде. Бу Юрий Шатуновның продюсеры иде. Ул мине үзләре белән бергә эшләргә чакырды. Мин Мәскәүгә бардым, Юра белән аралаштым, без аның белән дуслаштык һәм хәтта бергә җырладык та.

Яшь музыкантларга сез нинди киңәшләр бирер идегез?

Музыкада ничә яшьтә булуыңның аермасы юк. Максатыгызга ирешергә теләсәгез - тырышыгыз һәм бар көчегезне куегыз. Яраткан эшегездә һәрвакыт уңышка ирешерсез.

Сез нәрсә турында хыялланасыз?

Балачакта минем президент булу хыялым бар иде, ләкин шулай килеп чыкты инде, мин җырчы булдым. Хәзер мин бары тик гаиләм белән бәхетле итеп яшәргә һәм тамашачыларны үз җырларым белән сөендерергә телим. Музыка аша син хис-кичерешләрең белән бүлешә аласаң, кешеләр сине тыңласа - минем өчен ул тормышта иң зур бәхет.

 

Айдар Җаббаров: «Cәләттә мин иҗат итәр өчен илһам алам»

Биләрдә Медиа Биләр Форумда (Медиа/Media) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Мәскәү дәүләт «Современник» театры, А.П. Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры режиссеры, «Алтын битлек» премиясе номинанты, ГИТИС укытучысы Айдар Җаббаров остаханә алып барды.

Айдар, сез форумга артистлар өчен тренинглар әзерләп килдегез. Элегрәк «Cәләт – Рухият» аланына укытучы буларак килгән идегез. Сөйләгез әле, ничек сезгә Cәләт мохите?

Минем өчен Cәләт - ул энергия алмашу, мин моңа «Cәләт – Рухият» аланында укытучы булганда ук төшендем. Мин тәҗрибәм белән бүлешәм, ә балалар минем белән яшьлек, шатлык һәм бәхет энергиясе белән уртаклашалар.

Биредә 4-5 көн эчендә тупланган көч, илһам бер елга җитә. Cәләттә иҗат итү, хаталар ясау, аларны төзәтү һәм алга таба хәрәкәт итү өчен илһам аласың.

Кызганыч, эш аркасында берничә ел монда килү мөмкинлегем булмады. Ел саен бу энергия кими бара, бер мизгелдә хәтта моны сизми дә башлыйсың. Cәләткә кайткач кына, күпме нәрсә югалтканыңны аңлыйсың. Шәхсән мин моны кичә сиздем.

Сез үз дәресләрегездә балаларның игътибарын ничек яулыйсыз?

Минем барлык остаханәләрем дә ничек булса да театр белән бәйле. Мәсәлән, бүген без импровизациягә һәм игътибарны ныгытуга күнегүләр ясадык. Соңгы күнегүләр аеруча да мөһим иде, чөнки хәзер тормыш бик тиз ритмлы. Безнең бераз тын алырга, тукталырга һәм бер-беребезгә игътибар итәргә вакытыбыз юк.

Аралашу да формаль гына булып калды, балалар бер-берсен күрә һәм тоя белү сәләтен югалта. Мәсәлән, беркем дә үзнең сәхнәдәге партнерының күзләре бүген ни өчен моңсу булуын сорамаячак. Мин шактый чикләнгән вакыт эчендә балаларны бер-берсе белән диалог алып барырга өйрәтергә тырыштым. Әлбәттә, бу бер дәрес эчендә генә эшләнми, әмма бу гаять мөһим.

Дәрес ахырына балалар берләште, без «Җинаятьче һәм шпион» дип аталган күнегү башкардык. Әлеге уенда җиңү яулар өчен 30 кеше бергә берләшергә тиеш иде.

Сез балаларны ничек җәлеп итәсез, аларны үз дәресләрегездә ничек укытасыз?

Дөресен әйтергә кирәк: мин лектор түгел, мин - практик. Гадәттә минем остаханәләрем болай эшли: мин тема сайлыйм һәм аңа яраклы күнегүләр барлыйм. Мин кеше нәрсәне дә булса үзе эшләп каравы яклы. Бары үзең аша үткәргәч кенә, нәрсәнең чыннан да синеке, ә нәрсәнең юк икәненлеген аңларга мөмкин. Хата ясадыңмы син, әллә барысын да дөрес эшләдеңме.

Педагогика өлкәсендәге беренче тәҗрибәм Cәләттә башланды. Шул вакытта мин иң яхшысы - укучының укыту процессында катнашуы икәнлеген аңладым. Студентлар барысын да язып алсын өчен лекция сөйләү бер нәрсә, ә син нәрсә дә булса сөйләгәч, кешенең шунда ук синең алда моны эшләп каравы - бөтенләй башка.

Кайвакыт мин, мәсәлән, балаларга ниндидер сорау бирәм, киңәш сорыйм, һәм алар шунда ук процесска җәлеп ителәләр һәм үз энергияләрен бирә башлыйлар. Тормышта да шул ук хәл - балаларны максималь рәвештә кызыксындыру өчен мөмкин кадәр күбрәк эшкә җигү мөһим. Нәрсәне дә булса алар бары тик шулай гына өйрәнәчәкләр.

Сезнең спектакльләрегез бик популяр. Әйтегез әле, тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уяткан темалар бармы?

Соңгы арада мин бик күп спектакльләр куйдым, темалары да төрле: үлеп баручы авыллар, милләтара никахлар, мәхәббәт, цензура, амбицияләр. Тема үзе бик мөһим дә түгел. Иң мөһиме - ул режиссерның үзен, «чирләтерлек» итеп, чын-чынлап дулкынландырсын. Тема синең күңелеңне ихластан борчыса гына, син аны чын-чынлап ача аласың һәм тамашачы моны һичшиксез тоячак.

Илназ Сафиуллин: «Һәр бала өчен Сәләт – ул яңа чорның башы»

«Cәләт» форумының өченче сменасы - Cоциаль күнекмәләр Биләр Форум (Социальные навыки /Soft Skills) Cәләтнең җәйге профильле аланнарына конкурс буенча сайлап алу узган катнашучыларны берләштерә.

Сменага кунакка Татарстанның атказанган артисты, Сәләт активисты Илназ Сафиуллин килде. Аның җырларына Сәләтнең бер генә буыны биемәде. Илназ Сафиуллинның һәр җыры хит, Сәләт яшьләренең барысы да диярлек аның җырларын яттан белә.

Илназ, Сәләт дөньясы белән танышуыгыз турында сөйләгез әле. Кайчан булды бу?

Чынлап торып, Сәләт белән мин 2002 елда, миңа 16 яшь булганда таныштым. Мин ул вакытта татар гимназиясендә укый идем һәм 10 сыйныфтан соң Сәләт яшьләр хәрәкәтенең Әлмәттәге аланы - «Рухият»кә эләктем.
Анда мин яңа дуслар таптым, без фестивальләрдә катнаштык, җиңүләр яуладык, шушы искиткеч мохиттә мин җырлар яза башладым.

Беренче җырыгызны ничек иҗат иттегез?

Форумнарның берсендә без аланыбыз белән беренче тапкыр кубок алдык. Арып-талып һәм нык сөенеп, без кабат Әлмәткә юл тоттык, икенче көнне мин уяндым һәм күтәренке кәеф белән урамга чыктым, кулыма гитара алдым да көй үзеннән үзе барлыкка килде. Барысы да нәкъ шул вакыттан башланып китте. Минем беренче җырым «Тиздән китәргә» дип атала. Ул минем күңелемдә мәңгегә җылы хатирә булып калды.

Сезнең җырларыгыз күп еллар форум җырларына әверелде. Аларның берсенә Биләрдә клип та төшерелгән. Сез ничек уйлыйсыз, сезнең җырларыгызның хит булуына Сәләт тәэсир иттеме?

Сәләт – минем җырларымның беренче тыңлаучысы. Нәкъ менә биредә мин бик күп җырлар яздым, нәкъ бу урын минем иҗат юлымны билгеләде.
Сәләттә мин тормышымны иҗат белән бәйләргә теләвемне аңладым.

Мин ел саен сәлкешләр җырласын һәм биесен өчен дәртле, рухландыручы җыр иҗат итә идем. Аланнар программаларын әзерләсен өчен без җырны алдан ук яздырып, җитәкчелек белән раслап, аларга җибәрә идек. Бу бер традициягә әверелде.

Бер кызыклы вакыйга да бар хәтта. Мин форумга беренче тапкыр килгәч, без Тимур Сөләйманов белән бер палаткага эләктек, бер-беребез белән дуслаштык һәм әлегә кадәр дуслыгыбызны саклыйбыз.

Бервакыт мин төн уртасына кадәр җыр язып утырдым. Бу «Изге Юлларда» дип аталган җырым иде. Эшне төнге сәгать берләргә генә тәмамладым да, Тимур Җәүдәт улына моның турында сөйләргә дип шалтыраттым. «Тимур, тавышын каты итеп ач та, башыннан ахырына хәтле тыңлап бетер», - дим. Аннары ул шалтыратып, җырның үзенә бик ошавын әйтте, күп тә үтми җыр, чыннан да, форумда зур популярлык казанды.

Хәзер Сәләт белән ничек хезмәттәшлек итәсез? Нинди проектларында катнашасыз?

Сәләт минем тормышымның мөһим бер өлеше булды һәм бүгенге көнгә кадәр мин аның белән дусларча мөнәсәбәтләрдә кала бирәм. Мине монда һәрвакыт колач җәеп каршы алалар, ә быел мин монда гаиләм белән бергә кунакка килдем.

Сәләт – ул үзеңне һәрвакыт яшь итеп хис итә торган урын. Форум бер урында гына тормый - даими рәвештә яңа проектлар барлыкка килә, лагерь территориясендә шартлар яхшыра һәм бу бик шатландыра.

Сәләт белән күп еллар дәвамында таныш, форумның үсешен күзәткән кеше буларак аны оештыручыларга нинди теләкләрегезне җиткерер идегез? Республикадагы шушы гаҗәеп проектны тагын ничек камилләштерергә мөмкин?

Дөресен генә әйткәндә, мин моннан да яхшырак нәрсә булырга мөмкин икәнен күз алдыма да китерә алмыйм хәтта. Мин җиргә, үләнгә утырып, учакта ашарга пешергән вакытларыбызны хәтерлим. Ул вакыттан бирле күп нәрсәләр үзгәрде, ләкин мохит беркайчан да үзенчәлеген югалтмый. Элек мондый технологияләр һәм хәзерге барлык мөмкинлекләр юк иде, әмма ул вакытта да, хәзер дә һәр бала өчен Сәләт – ул яңа чорның башы.

Эльмира Кәлимуллина: «Сәләт - икенче гаилә шикелле»

Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы - ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество/Arts) уза.

Форумда Татарстан һәм Россиянең күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре җыелды. Бу елның иң якты һәм истә калырлык кунакларының берсе - җырчы, актриса, Татарстан Республикасының атказанган артисты һәм «Голос» проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина.

Сәләт белән танышу, җырлауда фәнни алымның әһәмияте һәм вокаль мифлар турында Эльмира Кәлимуллина белән интервьюда укыгыз.


Сез Сәләт белән ничек таныштыгыз?

Мин форумга остаханәләр үткәрергә инде өченче тапкыр киләм. Кызганыч, катнашучы ролендә монда беркайчан да булганым юк, әмма бу лагерьнең оешуына инде күп еллар булуын һәм Сәләт аша бер генә буын балалар үтмәгәнен беләм. Елдан-ел балаларның сәләте арта, кайберләрен инде беренче генә тапкыр күрмим. Димәк, кешеләр бирегә кире кайта һәм моннан башка булдыра алмыйлар. Ул икенче гаилә шикелле.  

Шунсы мөһим: монда татар телен популярлаштыралар, ә балалар бирегә килгән спикерлар ярдәмендә бәһасез тәҗрибә алалар.

Быел сез заманча вокал сәнгате буенча остаханә белән килдегез. Ничек үтте ул?

Бүген мин беренче остаханәне үткәрдем, анда тавыш аппараты турында сөйләдем һәм күпсанлы мифларга ачыклык керттем. Быел мин катнашучыларга Нью-Йорктагы халыкара вокал укытучылары мәктәбендә уку вакытында алган яңа белемнәремне алып килдем.

Күпләр шундый күләмдәге яңа мәгълүматка гаҗәпләнделәр, чөнки безнең вокал буенча мәгариф системасы күбрәк тоемлауларга һәм хисләргә таяна. Әмма проблема һәркемнең төрлечә хис итүендә.

Хәзер технологияләр шулкадәр алга китте ки, фәнни мәгълүматлардан башка вокал белән шөгыльләнү, кызганыч, мөмкин түгел. Әгәр дә без тавыш аппараты мускулларының ничек эшләвен белмибез икән, без тотрыклы җырлый алмыйбыз.

Нинди мифларга ачыклык кертелде?

Мәсәлән, без диафрагманы тотып тору һәм барысының да сулауга гына нигезләнүе турындагы мифка ачыклык керттек. Анатомияне бераз белгән теләсә кайсы кеше аны тотып тору мөмкин түгеллеген аңлый.

Шулай ук күпләр җырлаган вакытта без бары тик һава агымына гына таянабыз дип уйлый. Әмма чынлыкта тавыш чыксын өчен тавыш аппаратының мускуллары ярдәмгә килә. Тавыш чыгуына бары тик тавыш аппаратының төзелеше генә йогынты ясый. Стиль яки жанрга бәйсез рәвештә - мускуллар бер төрле эшли.

Сез дә балачакта, мөгаен, бу ялгыш фикерләр белән очрашкансыздыр?

Вокал сәнгатендә «җыр гөмбәзе» дип йөртелә торган нәрсә бар. Өскә күтәрелгән аңкау белән җырлаганда, тавышның «йомрыланган» шикеллерәк ишетелүен шулай атыйлар. Мин вокал укыту белән күптәннән шөгыльләнәм. Кечкенә чагымда, моның нәрсә икәнен аңларга тырышып, башымны вата идем.

Хәзер 20 еллап вокал белән шөгыльләнергә кирәкми – бу вакыт күпкә кыскарды, чөнки патентлы тикшеренүләр бар. Ни өчен аларны файдаланмаска һәм балалар белән бүлешмәскә?

Тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам, әгәр дә кеше дөрес җырлау турында, укытучысының фикере белән туры килгән, үзенең төгәл карашларын булдырган икән, яңа системага күчү бик катлаулы.

Әмма кечкенә чакларында, яңа ысуллар күрсәтсәң, балалар колак салачак.

Остаханәдә нәрсәләр белән шөгыльләндегез?

Без аралаштык, күнегүләр ясадык. Әйтик, балалар чын тавыш ярыларыннан тыш, ялганнары да булуын белмәгәннәр. Без аларның ни өчен кирәклеге һәм алар ярдәмендә ничек, рок шикелле музыкаль юнәлешләргә хас, үзенчәлекле тавыш эффектлары булдыру турында белдек.

Мин балаларга ялган тавыш ярыларын тою алымнарын күрсәттем. Әлбәттә, әлегә ишетү ысулы белән генә. Күп кенә катнашучыларга бу бик ошады.

Узган осаханәләрдән таныш балалар булдымы?

Катнашучыларның күбесе - яңа сәлкешләр. Әмма берничә ел рәттән килгән балалар да бар. Сәләттә балалар башка: алар игътибарлырак, кызыксынучанрак, бик күп сораулар бирәләр һәм хаталар җибәрүдән курыкмыйлар. Миңа шул кирәк тә - миңа остаханәдә дөрес җаваплар кирәкми. Мин балаларны фикер йөртергә һәм мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр ясарга өйрәтергә телим.

Музыка Сәләтнең мөһим өлеше булып тора. Сез быелгы «Ау» җырын тыңларга өлгердегезме инде?

Әйе, әлбәттә. Ул шәп, миңа бик ошый. Мин социаль челтәрләрдә дә Илгиз, Зәринә һәм Исламны бик теләп хупладым. Миңа аларның уникаль үз музыкаларын булдырулары һәм татар телен популярлаштырулары мөһим. Без алар белән хезмәттәшләр һәм дуслар. Алар шундый шәп эш башкарганда, мин ничек читтә калыйм?

Сез киләсе елда форумга килергә теләр идегезме? Бәлки берәр яңа программа белән?

Киләсе елда да шатланып килер идем. Мин дә бер урында тормыйм, үсеш алам бит, яңа белемнәремне балаларга да бирәсем килә. Әмма мин мөгаен быелгы программаны ныгытыр идем. Шул ук яшьләр белән шөгыльләнәсе һәм аларның динамикасын карыйсы килә - алар яңа ысулларны кулланачакмы, әллә юкмы.

Айгөл Габдрахманова: «Безнең бурыч - балалар өчен үсеш мәйданчыгы булдыру»

Бу көннәрдә Биләрдә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы - ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла/Junior skills) уза. Без Сәләткә сәлкеш булып килгән, ә бүгенге көндә оешма директоры булган, Сәләт мохитен тоеп, традицияләрен күреп үскән, ә хәзер аларны үз эшчәнлегендә дәвам итүче кеше - Айгөл Габдрахманова белән аралаштык.
Быелгы яңалыклар, пандемиянең форум форматына ничек йогынты ясавы һәм Сәләтнең Кырымдагы яңа базасында ниләр булуы хакында интервьюда укыгыз.

Айгөл апа, форумда катнашучыларны быел нинди яңалыклар көтә?
Форум форматында без 2012 елдан бирле эшлибез, моңа кадәр, 1997 елдан башлап, без «Сәләт» фестивале оештыра идек. Ел саен без форум инфраструктурасын яңартабыз. Быел без керү өлешен үзгәрттек, яңа арт-объектлар өстәдек, һәр катнашучының чәчәкләр яки яшелчәләр утыртырту мөмкинлеге булган «Сәләт утары» булдырдык, тиздән территориядә команда уеннары өчен яңа мәйданчыклар барлыкка киләчәк.
Яңа эко-мәйданчык аерым игътибарга лаек. Ул үз эченә төрле табигый материаллардан торган җирлекләрне ала. Монда ком, кабырчыклар, күркәләр һәм ташлар зонасы бар.
Моннан тыш, ел саен уку-укыту программасы яңартыла - яңа темалар һәм белгечләр барлыкка килә. Быел беренче смена кызыклы һөнәрләргә багышланган. Мәсәлән, балалар IT-өлкә белән таныша һәм лекцияләрдә, остаханәләрдә һәм гамәли дәресләрдә соңгы эко-трендларны белә алачак.

Пандемия сәбәпле лагерь территориясеннән чыгу мәшәкатьле иде, быел алай түгелме?
Әйе. Быелдан башлап ковидка каршы чаралар бераз йомшарды һәм хәзер катнашучылар Биләр музей-тыюлыгы территориясе белән тагын да якыннанрак таныша алачак. Балаларның Изге чишмәне, шулай ук күршедәге тауны якыннан күрү һәм аның белән бәйле күп кенә риваятьләрне белү мөмкинлеге барлыкка килде.

Пандемия форум эшчәнлегенә ниндидер уңай үзгәрешләр керттеме?
Пандемия сәбәпле безнең тормышта уңай үзгәрешләр дә күзәтелде. Мәсәлән, карантин кертелгәннән соң, безнең катнашучылар саны кискен кимеде. Бу хәлне ничек тә булса хәл итү өчен, без «Җанлы Сәләт» (SeletLive) туры эфирлар студиясен булдырдык. Без трансляцияләр оештырабыз һәм Биләрдә форумның ничек узуын күрсәтәбез.
Бу үз балаларының тормышын карарга теләгән ата-аналар өчен дә, форумга эләгә алмаган балалар өчен дә бик уңайлы. Алар өчен бу, кыска вакытка булса да, Сәләт атмосферасына чуму мөмкинлеге.
Роспотребнадзор күрсәтмәләреннән тыш, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен сез тагын нәрсәләр эшлисез?
Балалар безгә рухи һәм физик яктан сәламәтләнү өчен килә. Без алар өчен иң уңайлы һәм куркынычсыз яшәү шартлары тудырырга тырышабыз, шуңа күрә әлеге мәсьәлә безнең өчен беренче урында. Без СанПин, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия һәм Эчке эшләр министрлыгы таләпләрен үтибез. Моннан тыш, 18 яшьтән өлкәнрәк затлар форум территориясенә тискәре ПЦР-тест белән генә керә ала.

Беренче сменада кемнәр катнаша?
Безгә «Адымнар» Полилингваль комплексыннан балалар килде. Комплекслар төрле шәһәрләрдә урнашкан, шуңа без аларны уку елына әзерләү, уртак календарь төзү һәм тәҗрибә белән уртаклашу өчен җыйдык.
Адымнардан килгән катнашучылардан тыш, монда форумга кадәр булган Болгар-Туган Тел профильле сменасындагы балалар да бар. Гомумән, сменага балаларны без портфолио системасы буенча, төрле конференцияләрдә, конкурсларда җиңүләре булганнарын сайлап алабыз.

Былтыр Сәләткә конкурс бик зур иде, хәзер хәлләр ничек тора?
Быел конкурс искиткеч зур. Сәләт йортындагы телефоннар бертуктаусыз шалтырый, почтага һәм социаль челтәрләргә бихисап хатлар килә. Мәсәлән, икенче смена ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМга (Творчество/Arts) без 1000 катнашучыны гына сыйдыра алабыз, гәрчә гаризалар 2500дән артык булса да.
Башка профильле сменаларда бер урынга якынча 7-8 кеше туры килде. Кызганыч, без шулкадәр лаеклы яшьләрне сыйдыра алмыйбыз, тик алар бер сменага булса да эләгә алырлар дип өметләнәбез.

Балалар арасында аеруча популяр булган сменалар бармы?
Мөгаен, ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество/Arts) - ул иҗади яшьләр арасында зур популярлыкка ия. Ихтыяҗ зур, чөнки бу эчтәлек ягыннан караганда конкурс мәйданчыгы түгел – без, киресенчә, балаларның тәҗрибә алмашуына һәм белем алуларына күбрәк игътибар бирергә булдык. Бу сменага Татарстаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм иҗади лабораторияләр, остаханәләр уздыра торган башка күп кенә төбәкләрдән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге бик көчле белгечләр килә.

Форумның һәр сменасы билгеле бер юнәлешкә багышланган, ә аларны берләштерүче уртак темалар бармы?
Безнең тел һәм тарих юнәлеше бар. Аның асылы шунда ки, бирегә килеп эләккәч, балалар Биләр тарихы белән таныша - welcome-турдан һәм белем бирү уеннарыннан башлап, палаткаларның бизәлешенә кадәр. Мәсәлән, аларның күбесеннән монда нинди ханнар идарә иткәнлеге турында укырга мөмкин.
Балаларның төрлесе килә: кайберәүләре татарча әйбәт сөйләшә, кайберәүләре бик үк түгел, әмма берничә көннән аларның татар теленә мөнәсәбәтләре үзгәрә. Алар шушы мохиткә чумалар һәм Сәләтнең бер өлешенә әвереләләр.
Мәсәлән, безнең форумда заманча музыка яңгырый. Балалар, җырның нинди телдә икәнлеген аңламыйча да, аны җырлап йөри башлыйлар, аларның кызыксынуы арта. Музыка күңелләренә керә, алар өйләренә кайтып киткәч тә, ул җырларны тыңлыйлар, ә тора-бара аларда: «Бу сүзләр гомумән нәрсәне аңлата соң?»- дигән сорау туа. Шулай итеп, татар телен өйрәнүгә кызыксынулары арта.
Форумнан киткәндә, балалар һичшиксез татар телендә 100-150 яңа сүз беләчәк.
Форумның тагын бер уртак темасы - экология. Форумда без чүп-чар җыюның аерым пунктларын оештырабыз, уен сессияләре, очрашулары һәм төрле активлыклары булган уку-укыту мәйданчыклары оештырабыз.
Форумга килүче балалардан кире элемтә - Сәләтнең мөһим өлеше. Быелгы яңалыкларның кайсылары аларның соравы буенча барлыкка килде?
Балаларның шәрехләре гадәттә көнкүреш мәсьәләләренә һәм туклануга кагыла. Без аларны һәрвакыт исәпкә алабыз һәм елдан-ел шартларны яхшыртырга тырышабыз, мәсәлән, яңа йокы урыннары һәм уңайлырак бәдрәфләр өстибез.
Быел бездә «Сәләткафе» барлыкка килде һәм аның өчен менюны без форумда катнашучыларның бәяләмәләренә таянып төзедек.
Кире элемтә программада да турыдан-туры чагыла. Ниндидер спикерларны нык ошаталар, кайберләрен – бик үк түгел. Без күп тәҗрибәләр ясыйбыз, яңа чаралар һәм форматлар өстибез һәм балалар ярдәмендә нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлыйбыз.
Быел форум көннәренең берсе Асылташ мәктәбе балаларына һәм аларның әти-әниләренә багышланачак. Бу турыда тулырак сөйләгез әле.
Асылташ мәктәбе – Сәләттә үсеш алучы проектларның берсе. Бу безнең киңлектә үзебезнең башлангыч мәктәбебез диярлек. Анда Сәләтнең ел дәвамында куллана торган иң яхшы тәҗрибәләренең зур концентрациясе тупланган.
Хәзерге вакытта мәктәптә беренче һәм икенче «Ә» сыйныфлары бар. Хәзер без тагын бер төркем әзерләү белән шөгыльләнәбез. Моннан тыш, бездә мәктәпкәчә белем бирү төркеме бар.

«Ә» сыйныфы шартлы «А» сыйныфыннан төгәл нәрсә белән аерыла?
Укыту планында зур аермалар юк. Бездә ГОСТ программасы бар, әмма шул ук вакытта балалар өстәмә рәвештә телләрне тирәнтен өйрәнү, фән, шахмат һәм башка фәннәр белән шөгыльләнә.
Белем бирү системасының төп аермасы - Асылташта уку һәм укудан тыш эшчәнлеккә бүленеш юк. Баланың үсеш мохите - аның өчен тулаем белем алу. Бу системага ул гына түгел, укытучылар һәм аның әти-әниләре дә кертелгән.
Балалар атнага 5 көн укыйлар, ә ял көннәрендә безнең уку-укыту лагерьлары нигезендә уза торган чараларда катнашалар, театрга йөриләр һәм үз гаиләләре белән ял итәләр.

Кырымда Сәләтнең яңа базасы ачылды, ул хәзер ни хәлдә?
Әлеге база Рөстәм Миңнехановтан укучылар өчен зур бүләк дип әйтергә мөмкин. Бу - 250-300 кешелек «Сәләт Ак Барс» яшьләр үзәге, ул Кырымда Форос бистәсендә урнашкан.
Хәзер анда беренче яшьләр сменасы «Сәләт Крым» башланды, җәй көне без тагын өчне уздырырга, ә алга таба профильле юнәлешләр буенча эшләргә планлаштырабыз.
Сәләтнең киләсе елга планнары нинди?
Гомумән алганда, без сыйфат өстендә эшләргә җыенабыз, ел саен шулай эшлибез дә. Безнең өчен Сәләтнең аеруча мәгънәле өлешләрен: кешеләрне, командаларны һәм инфраструктураны камилләштерү бик мөһим. Профессионаллар буларак безнең бурыч - балаларга үз мөмкинлекләрен тагын да сыйфатлырак үстерү киңлеге булдыру.
Киләсе елны без «Сәләт» нең 30 еллыгын билгеләп үтәбез, минемчә, безне алда яңа дәрәҗәләргә күчүнең тагын бик күп этаплары көтә.

ARTS BILER FORUM (Иҗат/Творчество)-ның арт-директоры — Ислам Валеев

ARTS BILER FORUM (Иҗат/Творчество) бишенче җәебезгә нинди нәтиҗәләр белән аяк баса? Һәр елны яңалык өстәү өчен оештыручылар илһамны кайдан ала? Саунд-продюсер, музыкант, диджейФорумның арт-директоры Ислам абый Валеев белән шул хакта сөйләштек.

— Ислам абый, сез инде берничә ел дәвамында форумның арт-директоры вазифасын үтисез. Иҗат кешесе буларак, бу сезгә нинди тәҗрибә бирә?

— Форумда мине яңа буын сәлкешләре, яшьләр илһамландыра. Аларның иҗаты, сәнгатькә карашы, һәрвакыт үзгә, яңа. Форумга килгәч, яшьләр белән аралашып, сөйләшеп, үсеп баручы буынга карап, яшәреп китәм. Без, тәҗрибәле иҗатчылар, еш кына үзебез салган, ияләнгән юлдан барсак, балалар өчен иҗатта ниндидер кысалар юк, алар яңалыкка ачык.

 Катнашучылар янында үзеңне дә иреклерәк тоя башлыйсың. Сәлкешләр белән генә түгел, педагоглар, мастер-класс үткәрүче спикерлар белән дә аралашу, тәҗрибә бүлешү урыны ул форум, Биләрдә өр-яңа коллаборацияләр туа. Мәсәлән, узган ел Хәким белән җыр яздык, дуслашып, аралашып китте.

— ARTS BILER FORUM (Иҗат/Творчество)-ның быел беренче юбилее. Аңа без нинди нәтиҗәләр белән килдек?

— ARTS BILER FORUM (Иҗат/Творчество)ның форматы үзгәрде. Ул — ярыш, конкурс түгел, ә Биләрдә иҗат итү, яңа дуслар табу мәйданчыгына әйләнде. Бу үзгәрешләрнең иң шәбе, минемчә! Узган ел форумда иҗат ителгән яңа перформанслар, чыгышларны гына мисал итеп алыйк. Мәсәлән, ARTS BILER FORUM (Иҗат/Творчество)да дөнья күргән «Сәләт маршы» «Сәмрух» премиясе сәхнәсендә дә яңгырады. 

— Һәр җәй форумга бер яңалык алып килә. Идеяләр ничек туа? Илһам чыганаклары дип нәрсәне атый аласыз?

— Илһам чыганагы — ул кешеләр! Биләр табигате! Хәтта шәһәрдән качу да үзенә күрә бер илһам бирә дияр идем. Детокс (Көлә). Табигать кочагында — кырда, урман һәм чишмә буенда палаткаларда яшәп, шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итү мөмкинлеге дә үз өлешен кертә.

тулысынча укырга

Музыка юнәлеше җитәкчесе – Зәринә Вилданова

Музыка ул — ирек. «The Cheeklaweek» музыкаль проекты авторы һәм җитәкчесе, Рәсәйкүләм һәм халыкара вокал конкурслары һәм фестивальләре лауреаты, «Yummy music» бәйсез музыкаль лейблы артисты Зәринә Вилданова шул фикердә. Быел да ул ARTS BILER FORUM (Иҗат/Творчество)-ның музыка юнәлеше җитәкчесе.

Яңалыклар, үзгәрешләр һәм үзенчәлекләр турында үзе белән сөйләштек.

— Сезнең өчен музыка нәрсә ул?
— Музыка — минем өчен үзеңне, үз идеяләреңне, тойгыларыңны, уйларың һәм хисләреңне белдерү мөмкинлеге. Музыка — гади сүзләр белән әйтә алмаган әйберләрне дөньяга таныту өчен бер корал, дип уйлыйм. Нинди бар, шундый була алу мөмкинлеге бирә торган аерым бер мохит. Музыка ул — ирек.

— Юнәлеш җитәкчесе буларак, әзерлек башландымы инде? Ул ничек бара? Катнашучыларны нәрсәләр көтә?
— Әзерлек башланды, команда инде тупланды. Хәзер бергәләп спикерлар сайлыйбыз, мастер-класс, лаборатория темаларын барлыйбыз. Катнашучыларны Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы сәнгать эшлеклеләреннән өч лаборатория һәм күпсанлы мастер-класслар көтә. Алар үрнәгендә иҗат ярдәмендә нәрсәгә ирешергә мөмкин булуын күрсәтергә телибез.

— Узган еллардагы тәҗрибәгә карап, нинди үзгәрешләр сизәсез?
— Узган ел беренче тапкыр иҗади лабораторияләр үткәрелде. Бу — балалар танышсын, иҗат мохитен сеңдерсен, үз-үзләрен күрсәтсен, яңа әйберләргә өйрәнсен, спикерлар белән аралашсын һәм музыкада яңа продукт булдырсын өчен яңа мөмкинлекләр бирде. Елдан-ел балалар саны да арта. Узган җәйдә мәсәлән, форумда Казан музыка көллияте студентлары катнашты. Профессиональ музыкантлар да Биләр җиренә килергә тели. Димәк, форум сыйфат ягыннан да үсә.

— Уңышлы номер килеп чыксын өчен нинди компонентлар кирәк?
— Талант кирәк. Иҗади лабораторияләрдә шартлар үзгәрүгә җиңел яраклаша алырлык балалар катнашуы мөһим, алар үзләрен сынап караудан курыкмаска һәм импровизацияли белергә тиеш. Һәм, әлбәттә, вакыт, кыюлык, ачыклык кирәк.

— ARTS BILER FORUM (Иҗат/Творчество)-да катнашу өчен төп 3 сәбәп:
— Беренчесе — спикерлардан югары сыйфатлы мастер-класслар, музыка һәм вокалга бәйле төрле юнәлешләрне колачлаган шәп уку-укыту программасы. Икенчесе — лабораторияләр. Яңа музыка булдыру, чакырылган кураторлар, музыкантлар белән эшләү. Өченчесе — башка катнашучылар белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу.

Театр юнәлеше җитәкчесе – Лилия Нурель

ARTS BILER FORUM (Иҗат/Творчество)-ның юнәлеш җитәкчеләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Чиратта — Лилия апа Нурель. Казан Яшь тамашачы театры актрисасы һәм режиссеры быел да театр юнәлешен җитәкли.

Бу җәйдә форум катнашучыларын нинди яңалыклар көтә? Юнәлеш җитәкчесенең үзеннән сораштык.

— Лилия апа, театр сезең өчен нәрсә ул?
— Минем өчен театр — ул актуаль социаль темаларга фикер алышу мөмкинлеге. Ул тамашачыга үзенең эчке дөньясын аңларга ярдәм итә, мөһим сораулар хакында уйландыра. Өстәвенә, театрда төрле хисләр кичерергә мөмкин: геройларның тормышы өчен борчыласың да, сөенәсең дә, көенәсең дә. Театр кешене бәхетле итәргә сәләтле! Театрга йөрергә, мөмкин кадәр күбрәк спектакльләр карарга киңәш итәм. Бигрәк тә бу юнәлеш белән җитди кызыксынучыларга. Татарстанда театрлар аз түгел, үзебезнең режиссерлар да, чакырылганнары да бик кызыклы спектакльләр тәкъдим итә. Кайсысына барырга икәнен һәркем үзе сайлый.

— Театр юнәлешендә катнашырга теләгән балалар һәм яшьләрне быел нәрсәләр көтә?
— Форумга әзерлек тулы көченә бара: спикерлар белән аралашабыз, мастер-класс темаларын билгелибез, лабораторияләр программасын төзибез. Быел катнашучыларны республикабызның иң яхшы белгечләре, танылган шәхесләр белән аралашу мөмкинлеге көтә!

— Иҗади номерның уңышы өчен иң төп компонент ул?
— Үҗәтлек. Куелган максатны ахырына кадәр җиткерергә омтылу.

— Театр юнәлешенә кемнәрне көтәсез?
— Без форумда театр сәнгате, актерлык осталыгы, режиссура, драматургия, конферанс, КВН белән мавыгучыларны көтеп калабыз! Гариза җибәрегез, килегез — Биләр җирендә вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрәчәкбез. Форумда очрашырбыз!

Форумда катнашу өчен коллективлар һәм аерым башкаручылар гариза җибәрә ала. 

Венера Галимова

Хореограф-куючы, югары категорияле педагог. ARTS BILER FORUM (Иҗат/Творчество)-ның бию юнәлешенең алыштыргысыз җитәкчесе. Венера Галимова белән быелгы форум – яңалыклар, үзгәрешләр һәм сюрпризлар хакында сөйләштек.

– Сезнең өчен бию нәрсә ул?
– 6 яшемдә бии башладым. Шуңа да үземне белгәннән бирле туктаусыз хәрәкәттә яшим. Бию — тормышымның аерылгысыз бер өлеше.

– ARTS BILER FORUM (Иҗат/Творчество)-га әзерлек ничек бара? Быел катнашучыларны нәрсәләр көтә?
– Без инде актив рәвештә әзерлек эшләре алып бара башладык. Хәзерге вакытта педагоглар исемлеген төзибез, биюне яңа яктан ача алырлык яңа исемнәр эзлибез. Катнашучыларны, һәрвакыттагыча, кызыклы уку-укыту программасы, иҗади очрашулар һәм бик күп экспериментлар көтә! Быел беренче тапкыр КИНОБИЮ буенча лаборатория оештырылачак!

– Сез берничә ел бию юнәлешен җитәклисез. Узган еллардагы тәҗрибәгә карап, форумда, катнашучыларында нинди үзгәрешләр сизәсез?
– Елдан ел балаларның яңалыкка омтылуы көчәя. Ышаныч арта. Яңа тәҗрибә тупларга, яңа юнәлешләрдә үзләрен сынап карарга әзерләр. Без дә төрле форматлар булдырырга тырышабыз. Мәсәлән, иҗади лабораторияләр. Катнашучылар өчен дә, остазлар өчен дә кызыклы тәҗрибә булды. Идея, команда, яңалыкка омтылу нәтиҗәсендә өр-яңа перформанслар барлыкка килде.

– Венера Галимова фикеренчә, ARTS BILER FORUM (Иҗат/Творчество)-да катнашу өчен төп 3 сәбәп.
– Илһам, яңа танышулар, табигать!

тулысынча укырга

Алия Әхмәтова

«Асылташ» Сәләт мәктәбе координаторы

Таныш булыгыз: Алия Әхмәтова – «Асылташ» Сәләт мәктәбе координаторы.

Белеме:

- КФУ (бухгалтер исәбе, анализ һәм аудит);

- КФУ, инглиз теле бүлеге (профессиональ-ориентлаштырылган тәрҗемә);

- КНИТУ-КХТИ, магистратура (социаль өлкәдә мәгълүмати технологияләр).

Эш тәҗрибәсе:

- 2 ел «Бала Сити» үзәгендә директорның өстәмә белем һәм дәрестән тыш эшчәнлек буенча урынбасары булып эшләгән.

Сәләттә 2013 нче елдан: сәлкеш, әйдаман («Раушан», «Монреаль», «Олимп»); башҗитәк («Раушан», «Осталар бистәсе», «Болгар-Туган тел»); 2015-2018 нче елларда Сәләт клублары кураторы; «Ел өлкән әйдаманы - 2017»; оештыручы (Сәләт марафоны, «Сәмрух» ел премиясе, «БикаФест»).

Хоббие: бию, рәсем ясау, велосипедта йөрү, тимераякта һәм чаңгыда шуу.

тулысынча укырга

Сәләттә тиздән күчмә әдәби мәктәп башлана

Хәзерге вакытта «Сәләткә нур булган йолдызлар» проектының «Аккош күле»  клубына гаризалар кабул итү бара. Әлеге проект хакында без аның координаторы Айгөл Вәлиуллина белән сөйләштек.

- Айгөл, «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсының күчмә мәктәбе – ул нәрсә?

– Күчмә сессия-смена Ф.Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсы кысаларында үткәрелә. Бу проект әдәбиятка сәләте булган балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү һәм татар теле, әдәбиятын популярлаштыру максаты белән оештырыла. Хәзерге вакытта selet.biz сайтында гаризалар кабул итү бара, алар 5 нче октябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

- Программада нәрсәләр көтелә?

– Күчмә сессия сменасы программасы лекцияләр, остаханәләр, өй эшен анализлау, тренингларда катнашу, Татарстан Республикасының танылган мәдәният эшлеклеләре белән үзеңнең әсәрләрең өстендә эшләү, сессия нәтиҗәләре буенча иң яхшы әсәрләрне сайлап алу һәм республика журналларында аларны бастырып чыгаруны үз эченә ала.

- Күчмә әдәби мәктәп – ул өр-яңа формат. Нинди максатлар куясыз, конкурстан нәрсәләр көтәсез?

– Төп максатлар – яшьләрне татар әдәбияты белән бәйле чараларда катнаштыру, балаларның иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән «Аккош күле» әдәби клубы эшен оештыру, төрле әдәби жанрларда иҗат итүнең төп күнекмәләренә өйрәтү һәм, әлбәттә, талантлы татар язучысы һәм «Сәләт» берләшмәсенең остазы Флүс Латыйфи истәлеген мәңгеләштерү.

- Ни өчен нәкъ менә күчмә мәктәп форматы сайланды?

– Безнеңчә, мондый формат билгеле бер балалар контингенты белән эшләгәндә нәтиҗәле. Катнашучылар бер-берсе белән таныша, спикерлар, белгечләр белән тыгыз элемтәдә эшли, һәм алар бергәләп яңа әсәрләр иҗат итә.

тулысынча укырга

Закир Субханкулов – «Асылташ» Сәләт мәктәбе укытучысы

«Асылташ» Сәләт мәктәбенең инглиз теле укытучысы Закир Субханкулов белән таныштырабыз.

Белеме:

- СамГИИЯ. Белгечлек: Инглиз филологиясе.

- Pune State University. Белгечлек: Public Administration and English.

– Мин тумышым белән борынгы Сәмәрканд шәһәреннән һәм безнең гаиләдә барыбыз да берничә телдә сөйләшә: әни белән әти – 4, абый 3 телдә. Шунлыктан мин һәрвакыт ике эш белән шөгыльләндем: инглиз теле һәм туризм.

Үзбәкстан, Һиндстан, Кытай һәм башка илләрдә укыттым. Walt Disney компаниясендә, шулай ук Кытай университетларында белем бирдем. Үземнең FeelEng дип аталган укыту методикамны булдырдым, Казанда инглиз телен өйрәнү үзәге ачып җибәрдем. Инглиз теле өстенлекле булган гимназияләрдә дә укыттым, – ди Закир.

Сертификатлары:

TESOL, UK.

TEFL-C, USA.

CELTA, UK.

Хобби:

Сәяхәт итү, китаплар, белем, спорт.

Нәрсә соң ул FeelEng:

Ул пазл методикасына корылган, ягъни дәресләрдә укучы (бала яки олы кеше) чит телне пазл җыйган шикелле интуитив рәвештә өйрәнә. Телне бу методика ярдәмендә үзләштергәндә үткән материалны гел кабатлап өйрәнергә кирәк түгел – һәр дәрестә сораулар, уеннар, биремнәр ярдәмендә билгеле бер кабатлаулар алгоритмы бар чөнки.

тулысынча укырга

Венера Галимова - «Асылташ» Сәләт мәктәбе укытучысы

«Асылташ» Сәләт мәктәбенең хореография укытучысы - Венера Галимова.

Белеме:

- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Белгечлеге: укытучы, коллективның сәнгать җитәкчесе.

- «Белем бирү һәм педагогик фәннәр» юнәлеше буенча аспирантура тәмамлаган.

 

Эш тәҗрибәсе:

- югары квалификацияле педагог, педагоглык стажы 11 ел;

- 2009 нчы елдан бирле 6-63 яшьлекләргә хореография дәресләре бирә;

- 2013-2019 нчы елларда КФУ каршындагы «INDIGO» заманча хореография студиясе җитәкчесе;

- 2013 нче елдан «INDIGO kids» балалар хореография студиясе җитәкчесе;

- 2010-2020 нче елларда «Эстель» мода театрында педагог, хореограф-куючы;

- 2016-2017 нче елларда КДМИның хореография факультетында заманча һәм спорт-бал биюләре кафедрасы укытучысы;

- 2016-2017 нче елларда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хореографы;

- 2017 нче елдан «Площадь свободы» заманча хореография фестивален оештыручы.

- Сәләттә 2009 нчы елдан. Әйдаман; «Сәләт - Австралия», «Сәләт-Питер» проектлары җитәкчесе; «Selet Prague School» катнашучысы; ARTS BILER FORUM-да бию юнәлеше җитәкчесе, «Сәмрух» премиясе иясе.

- «Сердце отдаю детям» республика конкурсының «Педагог дополнительного образования» номинациясендә лауреат (2018);

- «Учитель года города Казани» шәһәр конкурсы лауреаты;

- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Организаторы воспитательного процесса» гранты иясе.

– Бала чактагы кызыксынуымның яраткан һөнәремә әйләнүенә бик шат мин. Бөтен тормышымны биюгә, хәрәкәткә багышлыйм, аны төрле яклап өйрәнәм. Белемнәремне арттырырга тырышам, төрле остаханәләргә, курсларга йөрим. Сәяхәт итәргә, театрга йөрергә, йога белән шөгыльләнергә һәм йөзәргә яратам, – ди Венера.

тулысынча укырга

Анна Шәрәфиева - «Асылташ» Сәләт мәктәбе укытучысы

«Асылташ» Сәләт мәктәбенең чираттагы укытучысы - Анна Шәрәфиева.

Белеме:
- 131-нче физика-математика лицее;
- КГАСУ, төзелеш факультеты, белгечлеге: ПГС;
- ИУЭП, физика укытучысы;
- Selet Prague School (2014).

Эш тәҗрибәсе:
- Белем бирү тәҗрибәсе 10 елдан артык;
- «Фәнсар» мәктәбендә физика укытучысы;
- Only Skills онлайн-мәктәбендә физика укытучысы;
- «Перелетная школа» (Һиндстан) укытучысы, 2019-2020.
- 89-нчы мәктәптә физика укытучысы.
- «Сәләт-Тел», «Сәләт-Санак», «Сәләт-Шәхес» сменаларында әйдаман һәм укытучы;
- 2015-2020 елларда Сәләт Форумында интеллектуаль турнир җитәкчесе һәм уку-укыту программасы кураторы;
- «Сәләт-Галәм» проекты координаторы.

Хобби: сәяхәт итәргә ярата. 18 илдә булган. Аркасына рюкзак асып, Алтай тауларына менгән. WoldSkills 2019 чемпионатында Горький паркында программа координаторы булып эшләгән.

- «Асылташ» Сәләт мәктәбенең «Тылсым лабораториясе»нә рәхим итегез! Үз кулларыбыз белән могҗиза тудырачакбыз, - ди Анна апа.
тулысынча укырга

Чулпан Гайфуллина - «Асылташ» Сәләт мәктәбе укытучысы

«Асылташ» Сәләт мәктәбе укытучысы, сыйныф җитәкчесе - Чулпан Гайфуллина.

Белеме:
- Түбән Кама педагогия көллияте,
2011 ел. Белгечлеге: башлангыч сыйныф укытучысы, инглиз теле.
- КФУ, 2015 ел. Белгечлеге: педагогик белем. Инглиз һәм француз телләре.

Эш тәҗрибәсе:
- «Каиссия» шахмат-шашка үзәге (Түбән Кама), шахмат укытучысы.
- Казанның 18-нче мәктәбе, башлангыч сыйныф укытучысы.
- International house (Кытай), инглиз теле укытучысы.

Хоббие: китап уку, шахмат уйнау, актив спорт төрләре, җәяү йөрү, кешеләр белән аралашу, сәяхәт итү.

- Сәләт мәктәбендә без укучыларны шәхес итеп үстерү, аларның сәләтләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырабыз. Бергәләп мәктәп белем бирү системасын үзләштерербез, гомуми һәм аерым фәннәр буенча белем күнекмәләрен үстерербез. Укучыда белем алуга карата кызыксыну уятабыз, тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерәбез, мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә өйрәтәбез һәм иҗади сәләтләренә юл ачабыз, - ди Чулпан апа.
тулысынча укырга

Илүзә Фәйзрахманова - «Асылташ» Сәләт мәктәбенең сынлы сәнгать укытучысы

Таныш булыгыз: «Асылташ» Сәләт мәктәбенең сынлы сәнгать укытучысы - Илүзә апа Фәйзрахманова.

Белеме:
Н.И. Фешин ис. Казан сәнгать училищесы (юнәлеше: «живописец–преподаватель»).
КФУның «Профессиональное обучение» бүлеге (юнәлеше: «дизайн интерьера»).
КГАСУның «Основы благоустройства и озеленения загородного участка» квалификация үстерү бүлеге.

Эш тәҗрибәсе:
16-нчы Балалар музакаль-хор мәктәбенең рәсем укытучысы, бүлек урынбасары, флорачы ярдәмчесе.
«Болгар-Туган тел» аланы әйдаманы, рәсем укытучысы.
«Сәләт-Осталар бистәсе» аланы укытучысы.
Biler Forum 2018, 2019-да «Бәләкәч» мәйданчыгы кураторы һәм укытучысы.

Хобби: шәҗәрә агачын рәсмиләштерә,
график дизайнны өйрәнә, сәяхәтләр һәм походлар белән илһамланам.

- Сынлы сәнгать студиясенең максатлары һәм бурычлары:
- формалар төзергә һәм график сурәт осталыгына өйрәтү;
- буяуларны кушып, яңа төсләр чыгарырга өйрәтү;
- перспектива законнары белән таныштыру;
- әвәләү аша төрле формаларны үзләштерү, вак моторика, елгырлыкны үстерү һәм күз ярдәмендә араларны билгеләргә өйрәтү;
- эстетик зәвык тәрбияләү, шәхси үзенчәлекне күрсәтергә мөмкинлек бирү, - ди Илүзә апа.
тулысынча укырга

Ландыш Фәттахова - Сәләт мәктәбе укытучысы

«Асылташ» Сәләт мәктәбе укытучылары белән таныштыра башлыйбыз! Ландыш апа Фәттәхованы «Бәләкәч» клубына йөрүчеләр белә инде.

Белеме:
КДПУның музыкаль белем бүлеге, музыка укытучысы;
И.Я.Яковлев исемендәге ЧДПУ «Эстрада вокалы укытучысы».

Эш тәҗрибәсе:
2001-нче елдан 24-нче балалар музыка мәктәбендә укытучы;
2014-нче елдан И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә эстрада вокалы укытучысы;
2015-нче елдан «Шарм» сәнгать үзәгендә эстрада вокалы укытучысы.

Хобби:
йөзү, йөгерү, үз куллары белән нәрсәдер ясау.

- «Асылташ» мәктәбендә курста иҗади фикерләүне, музыканы тоемлауны, ритм хисен һәм интонациянең сафлыгын үстерәбез, үзеңне җыр аша күрсәтергә өйрәтәбез. Халык алдында чыгыш ясау серләренә төшендерәбез, сәхнәдә үзеңне кыю тотарга һәм коллектив белән дустанә мөнәсәбәттә булырга өйрәтәбез, - ди Ландыш апа.


тулысынча укырга

«Балаларның янып торган күзләре һәм чиксез таланты ошады»

LEADERS BILER FORUM кысаларында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Хәйруллин Эдуард Фәрит улы белән иҗади очрашу узды. Ул форум катнашучыларына республикабызның соңгы 100 еллыгына багышланган «Татарстан 100: элек һәм хәзер» китабы турында сөйләде. Без аның белән аралашып, форумнан алган тәэсирләрен белдек.

- Ничек сезгә LEADERS BILER FORUM?

- Миңа балаларның янып торган күзләре һәм чиксез таланты бик ошады, шуңа күрә бу форум миңа бик күп энергия бирде. Шулай ук монда үзара сөйләшеп, бер-береңә сораулар биреп булуы да мине бик шатландырды. Ахырга таба безнең очрашуыбыз интервью форматына күчте. Ә бу жанр яхшы интервьюерларның бик аз булуы белән, кунакны сораштыру һәм аның сорауларына җавап бирүе белән дә катлаулы. Шуңа күрә мин сораулар бирүчеләргә чиксез рәхмәтле, чөнки алар аркылы ук балаларның кызыксынуы күренеп тора.

- Сезнеңчә, лидер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Иң элек, лидер энергия белән тулы булырга тиеш. Аңа кеше «йолдыз» булганы өчен түгел, ә башкаларны чынлап торып үз артыннан алып бара алганы өчен тартылырга тиеш. Лидер шулай ук барысы да планлаштырылганча булып чыкмавыннан курыкмаска тиеш, миңа калса.

- Сезнең «Татарстан 100: элек һәм хәзер» китабыгыз Татарстанның булачак лидерларына ничек ярдәм итә алыр иде?

- Бу китап булачак лидерларга 1920 елда республиканы җитәкләгән кешеләрне белергә ярдәм итәр дип уйлыйм. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул җитәкчеләр дәүләт белән бик яшь чакта ук идарә итә башлаган. Аларның үз бурычларын ничек үтәве, бу республиканы төзи башлавын күзәтү бик кызыклы. Бу яшьләрнең барысына да ирешә алуын раслый. Китап - яшьләрнең хәзерге көнгә кадәр көчен югалтмаган республика тудыруының мисалы.

- Әгәр Сәләт турында китап язсагыз, ул нәрсә турында булыр иде?

- Мин ул китапны монда булган һәр кешегә багышлар идем: ул Сәләткә үз шәһәреннән нәрсә алып килгән, башка райондагы иптәшенә нәрсәләр әйтергә тели... Миңа балаларның энергия, мәгълүмат һәм теләкләре белән үзара алышуы бик мөһим булыр иде.

тулысынча укырга

«Форумның масштабы гел киңәюе куандыра»

LEADERS BILER FORUM өченче ел рәттән Рәсәй мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә уздырыла. Ике оешманың дуслыгы һәм форумнан алган тәэсирләре белән РДШ уку-укыту департаменты җитәкчесе Андрей Толкачев уртаклашты.

- Андрей, Сәләт белән РДШ-ның уртак эше турында нәрсә әйтә аласыз?

- Мин Сәләтне 2013 елдан бирле беләм, чөнки без монда еш кына Студентлар лигасы белән уртак мастер-класслар үткәрдек. Күптән түгел Сәләт һәм РДШ арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыта башладык. Миңа калса, бу оешмалар арасындагы иң шәп бердәмлек.

- LEADERS BILER FORUM узган елларда үткәрелгән Сәләт форумнарыннан нәрсә белән аерыла?

- Монда Сәмрух стеласы барлыкка килгән! Элек мин бу символның мәгънәсен аңлап бетерми идем, ләкин лагерь тирәлеге буйлап экскурсиядән соң Сәләтнең хәтта шундый исемдәге премиясе дә булуын белдем. Мине форумның масштабы гел зураюы куандыра, киләсе елда форум катнашучылары саны тагын да күбрәк булыр дип өметләнәсе килә.

- Сезнеңчә, РДШ башка балалар иҗтимагый оешмаларыннан нәрсә белән аерыла?

- Балачакта мин үзем дә республикабызның балалар хәрәкәтләрендә катнаштым. Әйтик, бездә Сәләт, балалар оешмалары Советы, «Союз наследников Татарстана» кебек берләшмәләр бик нык үсеш алган. Ә РДШ - шушы балалар хәрәкәтләрен берләштерүче оешма. Тик шул ук вакытта монда алар үз мөстәкыйльлеген югалтмый. РДШ-ны федераль оешмалар белән чагыштырганда, шуны да онытмаска кирәк: бу балалар идеяләрен тормышка ашыру өчен үзенчәлекле мәйданчык. Шулай ук РДШ Бөтенроссия балалар үзәкләренә бару мөмкинлеге бирә торган координацияләүче оешмаларны да берләштерә.

- Яңа уку елына нинди яңа проектлар планлаштырылган?

- Хәзерге көндә инде күп проектлар гамәлгә ашырыла, әмма планлаштырылган эшләрнең серләрен ачып бетерә алмыйм. «РДШ белән Шопинг» проекты юнәлеше һәм исеме үзгәрәчәген генә әйтә алам. Аның ярдәмендә балалар акчаларын дөрес итеп тотарга өйрәнәчәк. Бу аларга киләчәктә дә бик кирәк булачак, минемчә.

- Форумда катнашучыларга нәрсә киңәш итәр идегез?

- Иң элек оялмаска һәм үз идеяләреңне тормышка ашырырга курыкмаска киңәш итәм. Шулай ук проектларыңны тиз арада күреп алуын да телим. Сез барысына да ирешә аласыз, моны онытмасагыз иде!

 

тулысынча укырга