Мәгариф һәм белем бирү технологияләре үзәге

Сәләт мәгариф һәм уку-укытутехнологияләр үзәге эшчәнлеге Сәләт оешмасында  һәм Сәләт проектларында белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итүгә юнәлтелгән. 

Максат

Сәләт мохитендә процессларны һәм проектларны концептуаль һәм методик озата бару юлы белән белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итү.



Җитәкчелек
Проектлар

«Бәләкәч»

«Бәләкәч» проекты – әти-әниләре Сәләттә тәрбияләнгән мәктәпкәчә яшьтәге балаларны җыючы һәм үстерүче проект ул.


Тулысынча укырга

«Сәләт-Адымнар» сыйныфлары

«Сәләт-Адымнар» сыйныфлары – татар этномәдәни киңлегендә иркен аралаша һәм теләсә нинди фәнни-гамәли өлкәдә һөнәри эшчәнлек алып бару өчен татар, рус һәм инглиз телләрендә белем алырга сәләтле укучының гармонияле үсешен тәэмин итә торган белем бирү киңлеге булдыру өчен ДАМУ «Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл» Полилингваль комплексы һәм «Сәләт» берләшмәсе тырышлыкларының берләшүе.


Тулысынча укырга

Сәләт корпоратив университеты

Сәләт корпоратив университеты – Сәләт хезмәткәрләре һәм активистлары өчен махсус уку-укыту мәйданчыгы, һөнәри үсеш системасы, ул оешманың стратегик максатларына ирешү призмасы аша аларның потенциалын арттыруга юнәлдерелгән.




Тулысынча укырга