"Әйдаманнар мәктәбе": 2нче дәрес

"Әйдаманнар мәктәбе": 2нче дәрес

"Сәләт" йортында әйдаман булырга теләүчеләр өчен дәресләр башлана!
Әгәр дә:
- студент-активист икәнсең
- "Сәләт" проектларында катнашасың килсә
- татар телен камил белсәң
- илһам чыганагың бай, көчең күп, дәртең ташып торса

әлеге дәресләргә сине дә көтеп калабыз!

22 окт, 19:00 - "Сәләт" берләшмәсе - принциплар, традицияләр, мәдәният. "Сәләт"нең профильле лагерьларын тәкъдим итү
5 нояб, 19:00 - Сәләтле яшүсмерләр белән эшләү
26 нояб, 19:00 - Төрле яшьтәге яшүсмерләр белән эшләүнең педагогогик һәм психологик аспектлары
3 дек., 19:00 - Шәхси һәм һөнәри компетенция буларак коммуникация
17 дек., 19:00 - Стресска каршы тору. Үз-үзеңне кулда тоту