"Сәләт" КВН Лигасының Ачык кубок фестивале
20 нче апрель көнне "Сәләт" КВН Лигасының Ачык кубок фестивале оештырыла! Барлык КВН командаларын һәм актив, креатив яшьләрне катнашырга чакырабыз!
Безнең Лига ачык һәм теләге булган барлык төркемнәр дә катнаша ала.
Лиганың уңай яклары:
- лигада уку-укыту каралган (уенны ничек язарга, сәхнәдә ничек чыгыш ясарга);
- ТР иң шәп редакторларыннан тәҗрибә алу;
- Казанның иң яхшылардан булган концерт залында чыгыш ясау (560 тамашачыны сыйдырырлык "Ак Барс" яшьләр үзәге концерт залы);
- "Сәләт" КВН Лигасы чемпионнары ТР Татар лигасының финал уеннарына үтә.
Гаризалар кабул итү 15-апрельгә кадәр дәвам итә.
Рәхим итегез, дуслар!